Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Георгийдан бер бәйләм шигырь

Карендәшебез, җырчы һәм шагыйрь Георгий Ибушев язгы матур иртәдә редакциябездә кунак булды. Аның яңа язган шигырьләрен дә тыңладык. Аларны сез дә укып чыгыгыз әле, күңелегезнең шигъри нур, якты сагыш белән тулганын үзегез дә сизәрсез.

Яз сулышы

Тау битенә кара сызык сызып,
Яз билгесе булып җир чыккан.
Җан кытыклап, шундый рәхәт тойгы
Агылып тора нурлы офыктан.

Әнә, таллар бөреләрен ачкан, –
Елмаялар, йомшак үзләре.
Алар – язның тәүге чәчәкләре,
Җылы бөркеп торган күзләре.

Әле иртә... Гөрләвекләр чыңлап,
Челтерәп акмый, көлеп үрләрдән.
Кояш сеңеп авырайган карлар
Көпшәкләнгән, гүя керләнгән.

Тиздән, тиздән әкрен генә саркып,
Кар сулары җыелыр үзәнгә.
Аннан беркөн шаулап кузгалырлар,
Елгалардан ташып гөрләргә.

Кыр өстендә – җырлап туймас тургай,
Рәшә төшәр сизелер-сизелмәс.
Кояш төшкән ярда тузганаклар
Ачылыр да, җан шунда түзмәс,

Балкып торган киңлекләргә карап,
Яз сулышын күреп сөенер.
Нурга тулып, ләйсән яңгыр белән,
Күкрәп, шаулап, гөлгә күмелер.

Йолдыз сыман

Тау битләре тынып, оеп калды,
Төн пәрдәсе белән ябынып.
Сызылды да төште төнге күктән
Тау артына йолдыз атылып.

Мизгел генә... Бар да шул ук калды –
Йолдызлы күк, туган кыйгач ай.
Мин сискәнеп киттем, ә төнге күк,
Хәтта, аны сизмәде бугай.

Ул тын, бөек әнә. Миллиардлаган
Йолдызлары аны, нур булып,
Бизәгәннәр. Шушы биеклектә
Күк торадыр кебек чакырып.

Безнең җан да беркөн, йолдыз сыман,
Очар, беләм, чиксез киңлеккә.
Беркем белми, нинди катламнарны,
Галактикаларны ул кичәр?

Йолдыз булып кабынадыр, бәлки,
Безнең җаннар җирне сагынып,
Ә беркөн түзми, йолдыз сыман,
Җиргә кайтабыздыр атылып.

Көзге иртә

Үтә күренмәле көзге иртә,
Алтын төстә яна яфраклар,
Шундый чиста, җиңел кырпак кырау.
Лепер-лепер шаулап усаклар,

Нидер сөйлиләр күк очкын чәчеп.
Яфрак кына, яфрак юл өсте –
Көзләр исе сеңгән затлы келәм, –
Алтын җептән сугылган төсле.

Ерактагы офыклар да балкып,
Җиңел элпә белән төрелгән.
Соңгы җылы сулыш булып, җиргә
Көз кояшы назы сибелгән.

Тынып, оеп калган өрәңгеләр,
Ут капкандай, ялкын эчендә.
Күңел сизә, соңгы алтын көннәр,
Китә казлар, кошлар күченә.

Әллә нишли җаным... Көзге иртә
Елмая күк җылы нур аша.
Басу өсләрендә соңгы рәшә
Тибрәп уйнап, җемелдәп ята.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев