Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Георгий Ибушевның өр-яңа шигыре

Балачагы авылда узган кешеләрнең сагынуларын гына түгел, авыллар сагышын да үз эченә алган шигырь.

Арба тәгәрмәче

Өй артында — арба тәгәрмәче,
Белмим, күпме юллар үткәндер...
Стенага каккан агач чөйдә
Аңа урын тапканнар хәзер.

Авылымда атлар бетте инде,
Сагыш уятты шул җанымда.
Ат арбасы салган тояк эзле
Авыл юлы — күзем алдында.

Ничек онытасың?! Бөтен йөкне
Атлы арба тартты. Бик беләм,
Колыннарын дәшеп, ял таратып 
Чапкан атлар китми күңелдән.

Тәгәрмәчтәй тәгәрәде еллар,
Алышына күз алдында чорлар.
Ат сукасын амбар почмагына
Кертеп куйдалар да, оныттылар.

Бу дөньяны белеп булмый аны,
Бәлки кирәк булыр, торсын диеп,
Язын атлар төшкән болыннар да 
Калды кебек моңсу, җанны телеп.

Өй артында — арба тәгәрмәче,
Стенага каккан агач чөйдә 
Эленеп тора, җиңел сагыш бөркеп —
Машиналы, тракторлы өйдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев