Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Георгий Ибушевның «Буран» хикәясе

Россиянең — атказанган, Татарстанның халык артисты, танылган җырчы, шагыйрь Георгий Ибушевның хикәяләре дә укып туймаслык. (дәвамы бар)

Менә икенче көн инде кар ява да кар ява, давыллап, бөтен тишек-ярыкларга кереп. Морҗада әллә нинди тавышлар чыгарып, сызгырып, безнең кечкенә генә тәрәзәләргә кагып, суккалап, мине куркытып. Өй түрендәге карт каенны шыгырдата-шыгырдата елатып, беркайчан да туктамас төсле булып. Әни: «Котырды бу көн, төбе төште бу буранның», - ди. Мин дә урамга чыгам дип әнине интектермим, үз йомышым белән генә чыгып керәм дә мич башына менеп китәм. Мич төбенә җәю өчен, әни миңа иске бишмәт бирә, ә мин анда, үз дөньяма чумып, онытылып, үз хыялларым эченә чумам. Уйнар өчен минем анда төрле шакмакларым, үзем тапкан, үзем генә аңлаган уенчыкларым бар.

 Күптән түгел генә әни мине врач Хәтирә апа янына укол ясатырга алып барды. Дарулы мамык белән беләгемне сөртә башлагач, башта еларга уйлаган идем дә, ә аннан соң еламаска булдым. Хәтирә апа, менә бу егет ичмасам дип, миңа ике сары витамин кәнфите каптырды. Ә ул кәнфит әллә нин- ди шунда, башта тышы баллы гына үзенең, аннан соң шундый әче, андый кәнфит була- мыни инде? Бу дарудыр инде дип, мин аны йоттым да куйдым. Аннан соң Хәтирә апа миңа катыргы тартма да бирде әле, ул шундый матур, эчендә әллә ничә бүлеме дә бар, ул бүлемнәргә бәләкәй генә әллә нәрсәләр салып була. Менә шул тартма да минем мич башында тора. Әле Наналарның Питере килгәндә, без аның белән дә мич башында уйнарга яратабыз. Бүген ул да килми, ничек килсен мондый көнне, анасы Начта түти аны чыгармый да чыгармый инде, Питер миннән дә бәләкәйрәк бит әле. Менә әти дә керде. Керешли үк: «Жил, бакча ягыннан карны себереп, абзар түбәсенә кадәр өеп куйган, ма- лайлар мәктәптән кайткач төшерттерәсе бу- лыр, түбәне сытып төшермәсен тагын, буран туктагач та бер-ике көннән суытыр әле ул, мондый бураннан соң гел шулай була», - ди әти.

Безнең өйнең тәрәзәләре кечкенә генә һәм бер катлы инде, алар күптән ап-ак булып туңып беткәннәр. Әни аларның өске өлге- ләрен генә калдырып, өйдә җылырак булсын дип, тыш яктан саламнан ясалган капкач ке- бек әйбер белән каплап куя. Шуңа күрә өй эче, эңгер төшә башлаган вакыт кебек, гаҗәеп бер серлелек белән тулган кебек тоела. Менә без өчәү өйдә утырабыз: әти, әни, мин. Әни: «Тиздән дәдәләрең кайтып җитәр», - ди. Ул, алар кайткач та, мичтән ит турап пешерелгән бәрәңгеле чуенны алачак. Аның өстенә яп- кан табаны ачкач, табага ябышып кызар- ган бәрәңгеләр чыга. Алар шундый тәмле, мин аларны кубарып алам да берәм-берәм кетердәтеп ашыйм. Әле аннары табаны ач- кач та өйгә шундый татлы хуш ис тула, әти андый вакытта: «Өйгә яшәү яме керде», - ди. Бүген әти дә, әни дә өйдән чыгарга бик ашкынып тормыйлар, абзардагы малларны, тавыкларны карап керделәр. Анда нәрсә дип чыгасың инде, шулхәтле җилләп әкәмәт кар яугач. Әни мичкә терәлеп утырган да йон эрли, бигрәк кызык инде, орчыгын бөтереп җибәрә дә әкрен генә йонны тарта башлый, ә йон сузыла-сузыла да җепкә әйләнеп куя. Әти китап укый, әкрен генә, миңа ишете- лерлек кенә итеп. Ниндидер бер дию пәрие дигән кеше бер егетнең биленнән тотып ала да җиргә атып бәрә, егет тезенә хәтле җиргә бата, аннары инде егет сикереп чыга һәм шул дию дигән кешене җиргә бәрә, дию дә биленә хәтле бата. Теге егет тартып чыгармаса, ул аннан чыга да алмагандыр әле. Мин әкрен генә әтине тыңлап утырам, ул гел шулай пы- шылдап кына укырга ярата. «Әти, әти, теге дию дигән пәри ничек чыга соң?» - дим мин. «Чыга, улым, дию дә сикереп чыга», - ди әти. Ул да булмый, ах-ух килеп, мәктәптән Учып дәдәй кайтып керә. Ул шундый ак, Кыш Бабай шикелле, бөтен җире кар гына. Әни: «Тукта әле, улым, тукта, койма монда карыңны», - дип, дәдәйне өйалдына алып чыгып китә. Ул дәдәйне канат белән себе- реп чыга, ничек инде себермисең ди, эреп, бөтен өйне су итеп бетерер аның кары. Аннары апай дәдәй кайта. Ул бишмәте белән бүреген өйалды ишеге борысына кагып керә. Дәдәйләр, көлешә-көлешә, кемнәрнеңдер тәрәзәсенә, тагын бүтән кешеләрнең капкала- рына кадәр ничек итеп кар күмеп киткәнлеге турында сөйләргә тотыналар. Әти: «Безнең дә абзар түбәсенә кадәр кар яткан, балалар, аны төшермичә булмас», - ди.

Ашагач, әти белән дәдәйләр кар төшерергә чыгып киттеләр, мин дә әнигә чыгам дип маташкан идем дә, әни, дәдәңнәрнең ничек кайтканын күрмәдеңмени, дигәч, чыкмаска булдым. Мин, урта тәрәзәнең өске өлгесен өрә-өрә, урамга карарга боздан тишек ясар- га тотындым, аннан соң, әни күрмәгәндә, тырнагым белән калын булып каткан карлы бозны тырнап алам да кабып карыйм, әни күрсә ачулана, салкын тидерәсең, ди. Әнә урамнан, бөрешеп бетеп, Пәнтәлләрнең Әсүк дәдәй кайтып бара. Ул кинәт кенә туктады да, безгә таба борылып, кулын болгый-бол- гый, нәрсәдер кычкырырга тотынды. Беләм инде, ул минем дәдәйләр белән сөйләшә, аб- зар түбәсеннән дәдәйләр кычкырып туктат- каннардыр әле. «Әни, Әсүк дәдәйләр безгә туган бит, име», - дим мин. «Әйе», - ди әни. Үкчей түти, Әсүк дәдәйнең анасы, безгә гел кереп йөри. Аның тавышы шундый матур, йомшак, мин бик яратам аның кергәнен. Мин, тәрәзәгә өрә-өрә, бәләкәй уч төбе хәтле итеп чистартып кына бетерәм, ул яңадан туңа да башлый, аннан мин аны күлмәк җиңе белән әйбәтләп сөртәм дә, ул бераз гына туңмый тора. Әнә безнең күрше Питә Павалы чыкты да безгә кереп килә. Көн саен керә ул безгә. Ул шундый кызык, әллә каян бармагыңны селкеткәләп кытыклаган кебек итсәң дә, шы- рык-шырык көлә башлый. «Нишләп алай итә ул дәдәй?» - дип сорыйм мин, «Аның кы- тыгы бик тиз килә, шуңа күрә», - ди дәдәй.

Кичкырын көн бераз басыла төшкәч, безгә Микай Ибаннарының Ычтук дәдәй килде. Көн бераз басыла төште, җитәр инде, бик ко- тырынды, ди ул әтигә. Алар әти белән мич ал- дына тезләнәләр дә сөйләшә-сөйләшә тәмәке тарталар. Ычтук дәдәй начаррак ишетә, шуңа күрә әти аның белән кычкырыбрак сөйләшә. Ул әллә нинди американнар, кытайлар, тагын әллә нәрсәләр турында сөйли. Мин андый җирләр барлыгын әле белмим дә. «Әти, ул каян белә андый җирләрне?» - дип сорыйм мин. «Ычтук дәдәң гәҗитләр күп укый», – ди әти. Шуңа күрә әти аны «чит ил хәбәрләрен таратучы» дип йөртә. Безнең Ястык урамын- да әле тагын кара Жәгүр Анна түти белән Сапый әби дә тора, алар күршеләр. Анна түтинең тавышы шундый каты, ул, кычкырып-кычкырып, менә, Лиза, анда шулай бул- ган, монда болай булган, дип китә сөйләп, кемнәр ызгышкан, кемнәр сугышкан, кем кая киткән, каян кайткан - барысын да белеп тора. Әни, шаккатып: «Кит аннан, әнекәем, менә сиңа кирәк булса», - дип, ике кулын аякларына суккалап куя. Учып дәдәм аның турында «биләмче» ди. Мин: «Нәрсә ул биләмче?» - дип сораган идем, «Өендә утыр- мыйча, авылның бер очыннан икенче очы- на кешедән-кешегә йөрүче», - диде дәдәй. Әни дәдәйгә алай дип әйтмәскә куша. Шуңа күрә Анна түтине «авыл хәбәрләрен тарату- чы» дип йөртәләр. Ә Сапый әбине «башка авыл хәбәрләрен сөйләүче» диләр. Ул әле генә Әрнәштә, Албайда йә Чия башына барып кайта, йә гел әллә кайдагы Түбән авылга да төшеп китә. Сапый әби дә безгә төшкәли. Ул кайчакта шундый кызык итеп биеп тә куя, бер урында тыпырдап, әле бер якка, әле икенче якка борыла. Гел ата каз биегән кебек, мин көләм: алай биемиләр инде, Начтуклар кунак җыйганда, аларның өй түрендә гел икенче төрле биеделәр. Әле ул чакта миңа Начтук бәләкәй бөккән дә алып чыгып биргән иде. Әкренләп көн бөтенләй тынычланды, Ычтук дәдәй дә кайтып китте, әти мичкә ягарга бер кочак утын алып керде, әни, мичне кабызып җибәрер өчен, зур чыра пычагы белән мич башында ятып кипкән төз усак утыныннан чыра телә. Әти лампага ут алды, лампа ян- гач, өй бөтенләй икенче төрле була, почмак як бераз караңгырак, түр як якты, мич башы бөтенләй караңгы, шуңа күрә мин анда мен- мим дә, бәлки, анда йорт иясе дә бардыр, дип уйлыйм мин. Әти, тезләнеп, мичкә утын тутырды да кипкән чыраларга ут кабызып җибәрде, алар шундый тиз янып китәләр, аннары олы утыннар да яна башлый. Без әти белән мич алдында утырабыз, ул гел шулай, мич яккач, мине алдына алып утыра. Анда шундый җылы, бераздан күмерләр төшә башлый, мин, күзләремне йомгалый-йомгалый, шул күмерләргә карыйм, алар төрлечә җемелдәшеп күренәләр. Үземнең эреп кая- дыр китеп югала баруымны сизми дә калам. Әтинең «Чистый арып бетте бу бала, көне буе өйдә кая бәрелергә белмичә йөри-йөри» дигән сүзен ерактан гына ишеткән кебек булып.

Мин Микайла апай дәдәй кочаклавыннан уянып киттем, ул да минем янга тун астына кереп яткан. Алар кардан да, суыктан да курыкмыйлар, ә минем өчен бөтенесе дә курка, әти дәдәйләргә гел, күз-колак булып торыгыз, ди, син бәләкәй әле, диләр миңа. Ничек бәләкәй булыйм инде, Мүкле күлгә, Кучтрай сукмагына да үзем бара беләм мин, җәй көне малайлар белән су да коенам. Инде мичне әни томалаган, ә анда мич эчендә ике таба Сталин коймагы, әни табаларга әз генә майлы сызык сала да бәрәңгеләрне урта- лайга ярып табага тезеп чыга, алар мичтә кызарып, алсуланып, шундый тәмле булып пешәләр. Мин дә, йокыдан айнып, гөр ки- леп ашарга утырабыз. Әти мич төбенә салып пешерелгән түгәрәк ипине күкрәгенә тери дә шундый матур итеп телемләп кисеп өстәлгә куя. Ул ипине әни үзе пешерә, әллә ничә мәртәбә күргәнем бар, суга он, тоз, әз генә май, әле тагын ниндидер әчеткеч камыр да салып куя. Аннары бөтенесен бергә изә дә мич башына җылы урынга куеп калдыра. Иртән торгач, әни ул камырны, он өсти- өсти, нык итеп баса да, кабарсын дип, тагын мич башына куя. Мичнең күмерләрен тар- тып томалагач, түгәрәкләп ясаган ипиләрне ипи көрәге белән мич төбенә берәмләп тезеп чыга. Алар шундый матур булып күпереп, алсуланып пешәләр, ипинең татлы исе өйгә генә түгел, урамга хәтле тарала.

 Йоклар алдыннан әти ишегалдына чыгып керде дә: «Көн бик суыткан, йолдызлар чекерәеп торалар, иртән бик суык булырга охшаган», - ди. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев