Галия
"Галия" җырын тәкъдим итәбез!
Сикереп төштем чишмәгә, Галия, әй, канатым, най
Чишмә суы сайдыр, дип, сандугач баласы;
Карашыңнан сизеп алдым, Галия, әй, канатым, най
Миндә күңлең бардыр, дип, сандугач баласы.
Әйдә чыгыйк сахраларга, Галия, әй, канатым, най,
Чәчк алыйк гөл өчен, сандугач баласы;
Синең өчен өзлә эчем, Галия, әй, канатым, най,
Бер сөйләшер сүз өчен, сандугач баласы.
Сагынам сезне, сагынам сезне, Галия, әй, канатым, най,
Кичен дә көндезен дә, сандугач баласы;
Көймәләр кебек чайкалам, Галия, әй, канатым, най,
Сагыну диңгезендә, сандугач баласы.
Алып бирим алтын тарак, Галия, әй, канатым, най,
Маңгай чәчен тарарга, сандугач баласы;
Йөзләреңдә нурлар уйный, Галия, әй, канатым, най,
Кыймыйм туры карарга, сандугач баласы.
Чуклы чәрикләр киясең, Галия, әй, канатым, най,
Кояш чыгып җир кипкәч, сандугач баласы;
Якты йолдыз янган кеүек, Галия, әй, канатым, най,
Булып кала син килгәч, сандугач баласы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев