Җем-җем Аннук (хикәя. дәвамы)
Чын хикәя.
Хикәяненң Башы.
— Малай, нишлибез инде хәзер, ничек йоклыйбыз? — дидем мин, Җәдитнең җиңеннән тартып.
— Ничек булсын, ятып, — диде ул эшлекле кыяфәт белән. Тик аның да шикләнүе күзләренә чыккан иде.
Инде ашарга сорап эчләр кычкыра башлады. Әби шактый юмарт «кыланган». Өстәлгә авыл каймагы, карлыган кайнатмасы һәм алдан вәгъдә ителгән, кайнарлыгы бетсә дә җылысын саклаган авыл ипие куелган иде. Әби чәйләр ясады да, почмак якта кайнаша башлады. Без башта уңайсызланып торсак та, бераздан көлә-шаяра, каймаклап ике-өч чынаяк чәйне каплап куйдык.
— Әби, сезнең исем ничек булды соң инде, Җем-җемме, әллә Аннукмы? — диде Җәдит, авыз кырыен сөртеп.
— Икесе дә минеке, — диде дә әби, кеткелдәп көлеп җибәрде. Дукумитта Аннук — Анна инде. Авылда — Җем-җем. Мин кечкенә чакта әтием ярминкәгә барган җиреннән миңа бик тә матур бер күлмәк алып кайткан иде. Шуны кигәч, «Минем кызым җем-җем итеп тора» дигән. Вәт, шул исем тагылып калды миңа. Инде әтинең дә, күлмәкнең дә духы да юк, ә «җем-җем» бар. Әле миннән соң да яшәр, Алла боерса! Матур бит?! Аның йөзенә моңсу елмаю чыкты.
Өстәл яныннан кузгалырга өлгермәдек.
— Аннук түти, кайда җегетләрең? — дип, ишектән иртән безне каршы алган яшь ханым килеп керде. — Әле болар һаман сыйланып утыралар икән?! Әйдәгез, мин алып килгән әйберләрне алып керегез әле.
Бишәүләп урамга атылдык. Капка төбендә колхоз УАЗигы тора иде. Шофер егет безнең белән, олы кешегә санап, кул биреп исәнләште дә, машинадан кәгазь тартмаларны бирә башлады. Ит, ярма, макорон, шикәр комы тутырган пакетлар иде анда.
— Ай-яй, минем җегетләремнең аяклары җиңел булды. Приданнары нык булган боларның, — дип, елмаеп каршы алды безне әби.
— Җегетләр, иртәгә җиденче яртыда кантор янында көтәм үзегезне. Соңга калмагыз. Ярый, Аннук түти, исән булып тор. Үзең дә җегетләрне тик тотма!
Әби «күчтәнәчләр» алып килүче апаны озата чыгып китте. Без үзебез алып кергән тартмаларны актаргалап карый башладык. Рустик-старостага бу бик ошап җитмәде. Ул арада әби дә әйләнеп керде.
— Бигрәк нык сыйларга уйлаганнар үзегезне. «Ашаган малда өмет бар» дип әйтә торган иде минем әти. Менә кичкә итле аш пешерербез. Ир җегеткә ит ашарга кирәк ул. Ит ашасаң гына тәнгә ит куна, — дип, әби Начтый китергән азык-төлекне урнаштырырга тотынды. Без исә авыл белән танышып кайтырга дип чыгып киттек.
Федотовка — шактый гына таралып утырган керәшен авылы икән. Һәр йорт каршындагы бакчада әле көзге кырау көйдермәгән, нык өлгергән чия төсендәге тубал-тубал дәлияләр (георгиннар) балкып утыра.
Коймаларга сарылып, авыл урамына әкрен генә әчкелтем-куе бәрәңге сабагы исе җәелә. Урам тын, кеше-кара күренми. Акыллы, сәламәт кеше мондый көнне урамда селкенеп тә йөрми инде. Бөтенесе бакчада кайнаша. "Илле кешегә эш бар, тиле кешегә генә эш юк«,- дип әйтә минем әни. Урам башына кадәр бардык та, тыкрык буйлап үзәккә күтәрелгәч, кибеткә кереп өч кило виноград сатып алдык.
— Әйдәгез, тиле кеше кебек урамда селкенеп йөрмик, кайтыйк, — дидем мин малайларга.
— Ну, — дип минем сүзне җөпләде Җәдит. — Бездән башка урамда берәү дә юк.
— Че, запряг? — диде Юра, Җәдитнең «ну» дигәненә авызын ерып.
— Аха, давай садись, — диде Җәдит тә, сер бирергә теләмичә.
Без кайтып кергәндә өйгә тәмле аш исе таралган иде. Кулларны юып табын янына утырдык. Өстәл уртасына зур коштабакка салынган ит килеп кунаклады. Аның өстенә урталай ярып пешерелгән бәрәңге, кулчалап суган турап салган. Зур гына касә белән катык куйган. Әби бишебезгә дә токмачлы аш салып китерде дә, үзе дә безнең янга килеп утырды. Өй ашын тансыклаган булганбыз икән. Бер кеше дә авыз ачып сүз әйтмәде. Катыклап, борыч сибеп «эһ» дигәнче ялтыраттык.
— Итен ашагыз, сез эшкә барасы кешеләр. Сөякле ит тәмле була ул, — дип, Аннук түти итне безнең алгарак этеп куйды.
— Син үзең дә аша инде, әби, — дидем мин, иткә үрелеп. Ит чыннан да тәмле иде. Үзебез ит ашыйбыз, үзебез шул арада шаярышып алырга да вакыт табабыз. Сөйләшә-көлешә яхшы гына сугып куйдык. Итен ашадык, ә сөякләрен сыдырып Олег алдына өеп куйдык. Без ярый инде, бу юлы безгә Рустик-староста да кушылды.
— Ну ты Олег жрешь, — диде Юра. — Совесть надо иметь, не успели поработать, а ты уже столько мясо сожрал.
Без, эшебездән канәгать булып, дүртәүләп, ат кешнәгән тавышлар чыгарып, ыржаештык. Булдырдык, янәсе.
Олег та сер бирмәде.
— Уметь надо, — диде, елмаеп. Нәрсә дисен инде.
Без Аннук түтигә ияләнеп, аңа игътибар да итми башлаганбыз.
— Ну, ашап та карыйсыз, җегетләр... Күрми дә калдым, сез сөякләре белән ашап бетергәнсез икән. Әнә иптәшегез сөякләрен булса да калдырган. Сез инде икенче юлы хет сөякләрен ашамагыз, алдыгызда калсын. Җыеп песигә бирермен, — дип, әби Олегка карап елмайды да, күзен кысып куйды. Ә чуваш малаена «ике дөнья, бер морҗа» иде әбиеңнең сүзләре. Ул аңламады, ә безгә оят иде. Беренче көн шулай узып китте.
Рәфкать Шәһиев.
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев