Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Елизавета Цыганова: «Керәшенем минем»

Чистай шәһәренең 2нче гимназия укытучысы Елизавета Цыганованың өр-яңа шигырьләре.

Күке тавышы

Агач башларында башын иеп,
Күке саный гомер елларым.
Бер, ике, өч...һәм тагын, тагын.
Ерак барыр микән гомер юлларым?

Кечкенәдән инде ишетә килдек:
«Күке саный гомер елларын».
Белеп була микән бу санаудан
Аңлашылмаган күке серләрен?..

Урмандагы биек агачларда
Шашып сөйли күке серләрен.
Күпме тыңласак та, анлап булмый
Агач башындагы күке сүзләрен.

Агачларда качып бер елый ул,
Тавышлары аның үзәк өзәрлек.
Ишетелгән шомлы тавышлары
Бөтен гомерләргә җитәрлек.


Яз ае

Мин яз аенда туганмын,
Табигатькә җылы өргәндә,
Күчмә кошлар җепкә тезелеп,
Туган якларына кайтканда.

Мин яз аенда туганмын,
Елмаеп кояш көлгәндә,
Урамнар буйлап уйнаклап,
Гөрләвекләр йөгереп акканда.

Мин яз аенда туганмын,
Алмагачлар чәчәк атканда,
Умырзая-чәчәк иркәләнеп,
Әкрен генә борын төрткәндә.

Мин яз аенда туганмын,
Ләйсән яңгыр сибеп яуганда.
Күңелләргә ямьнәр өстәп,
Гөлләрдән хуш ис таралганда.


Картаю-ул яшәү билгесе

«Картаям» дип, уфтанма син,
Картаю — ул гомер фасылы.
Күзең күрә, сау-сәламәт син, 
Шушы бит ул яшәү асылы.

«Картаям» дип, син борчылма,
Картаю — ул гомер агышы.
Оныкларың, балаларың янда йөри,
Шул түгелме гомер табышы?!

«Картаям» дип, син кайгырма,
Картаю — ул гомер юлдашың.
Гомер атын кумыйсың син,
Салмак кына алга барышың.


Кара мунча җылысы

Элек авылым шундый тату булган,
Баксаң әгәр, исең китәрлек.
Күңелем шул уйлар белән тулган, —
Хатирәләр елга җитәрлек.

Су буенда торган бер мунча,
Чиратлашып, мунча ягылган.
Һичкемнән дә оялып тормыйча,
Күмәкләшеп мунча керелгән.

Кара мунчаның бер ягында
Йодрык сыярлык кына төннек,
Ләүкә өстендә сузылып ята,
Каеннан бәйләнгән миннек.

Мунча яме булып басып тора,
Агачтан ясалган зур кисмәк.
Янәшәдә генә тора ләүкә, сәке,
Әти ясаган бит, исең китмәк.

Су сибүгә, чыжлап чыккан
Кара мунчаларның эссесе.
Тәнебезне шунда өтеп алган,
Таштан чыккан мунча парысы.

Кара мунчаның корымнары
Тән-битебезгә килеп ягылган.
Халык аннан куркып тормый,
Юынырга мунчаларга агылган.


Керәшенем минем

«Телсез халык — телсез балык»,— диеп,
Әйтеп килә безнең карендәш.
Балык булмас өчен, туганыйга
«Арулармысыз»,— дип, син эндәш.

Керәшен халкы моңлы бит ул,
Җыруларын тыңлап туймаслык.
Йола-бәйрәмнәре дан калырлык,
Кемгә генә өлге итеп куймаслык.

Халкым минем — киң күңелле,
Һәрбер милләт моңа шакката.
«Керәшенем, карендәшем»,— диеп,
Һәр туганыйга ул җан ата.

Җырчылары белән шагыйрьләрен
Илһам чыганагына тиңләрлек.
Вера, Венера, Алинә, Олеглары,
Уйлап баксаң, таңнар калырлык.

Дунай, Гәрәй, Вадим, Георгийлар
Дөнья бәясенә тиңнәр торырлык.
Исемнәрен алтын хәреф белән,
Тарих битләренә уеп корырлык.

Керәшеннәр алар — юмарт халык,
Ярдәм итәргә дип, әзер торалар.
«Күрше хакы — Тәңре хакы», диеп,
Соңгы кисәк ипиен дә бирәләр.

Синең шатлык белән шатланалар,
Кайгы килсә, уртак итеп бүлешә.
Чын керәшен керәшенне ташламый,
Бу сыйфатлар аңа бик тә килешә.


Калган эшкә кар яуган

Гомер көзем килеп җиткән икән,
Көннәремне саныйм минутлап.
Борылып карыйм узган юлларыма,
Үтеп булмый аны кабатлап.

Гомеремнең матур вакытлары,
Узып киткән бушка, әрәмгә.
Эшлисе эшләрем дә эшләнмичә,
Әйләнгәннәр кипкән әремгә.

Бушка үткән матур вакытларны,
Кайтарып булмый эзләп яңадан.
Санап карыйм үткән минутларны, —
Калган эшкә күптән кар яуган.

Эшләнмәгән эшләр бик күп алар,
Ни файда бар хәзер үкенеп?!
Кайберләрен бәлки эшләрмен дип,
Язмышымнан әле сорыйм үтенеп.

«Калган эшкә кар ява», — дип,
Бик тә белеп әйтә килгәннәр.
Эшләнмәгән эшне саный-саный,
Чәчләремә бәсләр тигәннәр.


Көннәр үтә, айлар, еллар үтә

Көннәр үтә, айлар, еллар үтә, 
Үтеп бара безнең гомерләр.
Һәр узган көн янган учак кебек, —
Аннан кала бары күмерләр.

Көннәр үтә, айлар, еллар үтә,
Гомер йомгагының җебе сүтелә.
Кояш чыкканнарын өзелеп көтә-көтә,
Гомер дигән юлларыбыз кителә.

Гомер юлы шәмнәре яна тора,
Ничә шәме инде аның калгандыр...
Ходай аны үзе җайлап тора,
Ашыйсы ризыклар күпме калгандыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев