Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Елена Зайцева: «Ходай сынавымы?»

Мамадыш районының Дүсмәт авылында туып, хәзерге вакытта Шәдчедә яшәүче Елена Зайцеваның шигырен тәкъдим итәбез

Ходай сынавымы?

Сынау биреп карый ходай безгә,
Түзәрбезме? Сыный бар яклап.
Рәхәтлекне куя, шартламасмы....
Бай, муллыктан туймый колачлап?

Хаман кирәксенә икән кеше
Бер сәгате тулса, нишләсен?
Э михнәткә түзә, түзә килә
Бары гомер генә бетмәсен.

Сынау биргән чакта сынып калсаң
Әвәләнеп сагыш эчендә
Рәхәтлектән күккә сикеренү
Барысы да. Ходай көчендә.

Без бары тик дөнья уенчыгы
Кайда борса шунда борылып.
Сыпырганда җилнең уңаена,
Булмас тынычлыкта утырып.

Сыный. Ходай безнен нәфеслектән
Күрсәтәме? Төртеп. Төрлесен
Укылганы, анысы калды артта
Белмибез бит, алда. Серлесен....

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев