Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Елена Зайцева шигырьләре

Җыр-моңга, шигырияткә гашыйк карендәшебез Елена Зайцева Мамадыш ягыннан.

Адаштым

Адаштым да, буранга уралдым
Өнемдәме, әллә төш күрдем?
Бер мизгелгә югалыплар калдым,
Яндым да мин, пыскып тиз сүндем.

Адашыпмы яңгырда чыландым?
Кыштан китеп язга төрендем.
Берләп түгел инде меңләп тапкыр
Терелттен дә, янә үтердең.

Адашмыйм дип, җәйгә кердем
Як-ягымда тере яшеллек.
Мин жансыз да, янган төссез кыл
Инде икебез дә сүрелдек.

Адаштырма, яңгырлы көз калды.
Уйнама да, салма утка да.
Шуны сизәм. Гомер утлы күмер
Ә мәхәббәт юка пыяла.

 

Үлчәүләргә салып үлчәр идем

Үлчәүләргә салып үлчәр идем,
Сатып алып булса яшьлекне.
Өсләремә учлап сибәр идем,
Әгәр туфрак булса, бәхетне.

Кесәләргә тыгып йөртер идем,
Туңган кулга булса, бияләй.
Муеныма төймә итәр идем,
Яшьлек тагылмый шул, ник алай?

Кайда калган беркем күргәне юк.
Ә мин беләм кайда иңгәнен.
Яшьлек бит ул йөрәкнең турендә,
Тоям унсигездә икәнен.

Йөрәк яшьлек белән, ә бит үзем
Уздым ярты гомер уртасын.
Әле ярый хисләр үпкәләми,
Эзләп йөрми яшьлек тузанын.

Үлчәүләргә салсаң күтәрә алмас,
Куңелдәге шатлык, сагышны.
Борыласым килми узган юлга
Сикәлтәле булды язмышым...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев