Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Елена Григорьева: «Көймә комга терәлгәч»

Талантлы карендәшебез, «Бәрмәнчек» артисты Елена Григорьева-Данилованың өр-яңа шигырен тәкъдим итәбез.

Көймә комга терәлгәч

«Күп тә түгел, әз да түгел-
Ярый инде бер чамага...»
Шулай диләр, хәл белешкәч,
Буш урында, сүз ялгарга.

«Булмый инде, булмагач!..»- дип
Әйтеп куя, сук(ы) ранганы.
Әйли-шөйли йөри-йөри,
Эче пошып, уфтанганы.

«Әй, ходаем, бир уңаен-
Үзем табармын җаен да!..»
Шулай дибез, буып алып,
«Артка терәлгән» чагында.

«Җан биргәнгә җүн бирә!»-дип,
Юатабыз үзебезне.
Юкса, беркем телебездән
Тартып алмый сүзебезне.

«Ярар!»-диләр,- «булмас зарар!»-
Ризалаша, күңел өчен.
Бер «ярар»дан бөлмисең дә,
Түгелми дә артык көчең.

«Бер кичкә кер мичкә!»-диеп
Әйткәннәргә дә күнектек.
Шул мичләргә керә-керә,
Ай-һай, байтак тирне түктек.

«Юрганга карап сузарга»
Өйрәттеләр, аякларны.
Мичкә кереп, юрган биреп
Күп «үз иттек» чит-ятларны.

«Әй, ходаем, ник бирдем?»-дип
Зар елыйбыз, вакыт үткәч.
Башны ташка орабыз, тик
Искә төшеп, артка типкәч!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев