Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Елена Григорьева: «Кагылмагыз ялгызларга»

Мамадыш районының Владимир авылында туып-үскән «Бәрмәнчек» артисты Елена Григорьева-Данилованың шигырен тәкъдим итәбез.

Кагылмагыз ялгызларга

Ялгызларга саксыз кагылмагыз,
Авыр сүзләр әйтеп кимсетмәгез.
Чарасыздан үрсәләнгән җанны
Үпкәләтеп кабат үксетмәгез.

Телгәләнеп беткән бер йөрәкне
Тагын ничә телем телеп була!?
Бәгырь ташы тузгып уалганга
Һичкем түзмәс, хәтта таштан кыя!

Кыйнамагыз мең кыйналган җанны,
«Калдык» диеп мыскыл сөйләшмәгез!
Ат күтәрмәс йөкне тарта Ялгыз,
Көч сынашу көлке-көрәшмәгез!

Кузгатмагыз тынган гарасатны,
Уятмагыз сыкрау, әрнүләрне.
Күкләр күрә сезне - оялыгыз!
Төшмәс микән ятим рәнҗүләре!?

Ялгызлардан көлгән этләрне дә
Җир күтәрә - Ходай алсын хакын!
Яшә кимсенмичә, күтәр башың!
Горур бул, син, мәгърур Ялгыз хатын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев