Елена Григорьева (Данилова) шигырьләре
Талантлы карендәшебез Елена Григорьеваның иҗатын бик күпләр ярата. Сезгә аның берничә яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез.
" Баеганнар безне күрми,
Үлсәләр, без күмәсе!.."
(халык әйтеме)
Баеганнар безне күрми,
Үлсәләр, без күмәсе!..
Аптырашта калды халык-
Белми, монда еларгамы,
Әллә инде, көләсе?!.
Хәтердә бит, бай абзыйның,
Күкрәк кагып йөргәне:
Кан исерткән бүре кебек,
Сары тешләрен ыржайтып,
Ырлый-ырлый өргәне!..
Төкерек чәчеп өстән аска
Кимсеткәне күпләрне...
Күктән төшмәс кебек иде,
Таптап-изеп йөргән чакта
Безнең кебек «чүп» ләрне...
Бу дөньяда кем дә калмас,
Ач та, тук та үләсе!..
Коткармады дусларың да!..
Капчык-капчык акчаң калды,
Дуслар белән бүләсе...
Шулай, абзый! Эшләгәндә,
Теләмәдең түләргә...
Хәерчеләр күнгән инде,
Түләмәгән түрәләрне,
Таптый-таптый күмәргә!
КЕМ КАЛЫР
Туу белән үлем арасыннан
Атлап түгел, йөгереп үтә кеше.
Яшәгәнме ул, «җан асраганмы»-
Үзеннән соң сөйли кылган эше.
Гомер озынлыгы кыска үлчәм-
Күкерт сызып, шырпы янган вакыт!..
Салдыңмы юл, калдырдыңмы сукмак?..
Эшең белән яшьнәдеңме балкып-
Барсы бер иләктән калыр саркып!
Бер күләгә булып калырсыңмы:
Пардан калган сыкымы син, бозмы?..
Үлчәдеңме фаразларың, фалың-
Кемнәр булдың- "алтылык«мы, тузмы?!.
Кайсын сайлар, заман, сыйфатыңның-
Зиһенеңме?..
Холкың танырсың бит?!.
Хөкем булса сиңа, соңгы карар,
Йолкып чүпкә аткач, «тамырсыз,»-дип!..
...Чәчкә белән чәчкә аерыла:
Бер үк түгел төсләр, исе... Тамыр...
Дөньялыкны яулар хушбуй өчен
Кайсысыннан затлы хуш ис калыр?!.
Экспромт-шаяру
Кемгә нәрсә ябыша бит, бер табышмак чишәм күптән;
Бик җентекләп, озак чишәм: җавабын да көтмим күктән.
Асылташмы, металлмы мин?.. Бер үсемлек, җисем микән?
Үзем белгән асылымны корамага кадәр сүтәм!..
Алтын түгел! Көмеше дә читләп кенә йөри миннән,
Кыйммәтлесе кушылмаган; ясаганнар, димен, җиздән...
«Юньле кеше өскә менә! Ә син, аста казынасың;
Сиңа бакыр бик төс инде!»- диеп көлә миннән җизнәм.
Казыйм, эзлим, барсын күзлим; кыйммәтлегә төшми күзем:
Мондый эштә сабыр булу кирәк сыйфат: булыйм түзем!
«Бәя бирер кыйммәт төптә!»- диеп җөплим соңгы сүзем;
Тамыр булсам да бик җиткән! Я булмаса, бакыр-үзем!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев