Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Елена Григорьева (Данилова): «Качар идем»

Елена Григорьева-Даниловадан өр яңа шигырьләр.

ЫШАНМА

Кызык, бозык дөнья... Аңламассың:
Кайда яхшы- яман?.. Кайсы ялган?..
Кайсы дөрес? Кемгә ышанырга?..
Кемнәр уңган?.. Авыз пешеп, янган?!.

Сине иш итмәгән, куш күрмәгән-
«Көтмәгәннән» ярдәм килеп төшә...
«Ышанганың»- җан дус булып йөргән,
Агу, үлек тулы шешен тишә...

Дус булырмы, ыштыр-битлек каплап,
Сине таплап, таптап, яла яккан?!.
Үз кирәген, мәнфәгатен яклап,
Дан бәрабәренә сине саткан?!.

Һич чирканмый, алдан исәп корып,
Яла сүзен тыгар, кирәк җиргә!
Рәхәт табып, тәмләп, сатар дустың,
«Ялый» белеп ярап илгә, миргә!...

Дөнья бәһаседәй кыйммәт сүзләр-
Каныңа сал, йөрәгеңдә сакла:
«Дошманыңны ярат-дустан сак бул!..
Дошман сине белми... Дуслар сата...»

КАЧАР ИДЕМ

«Качып котылмакчы булып
Китәм мин бу дөньядан...»
И. Юзеев «Туйдым икейөзлелектән.»

Качып котылмакчы булып
Китәм мин бу дөньядан...
Мин, әләктән ясалмаган!
Мәкер белән тумаган!

Дөрес, туры сөйләгәнне,
Әллә, куркыталармы?..
Әллә, соң ул, ялганларга,
Махсус укыталармы?..

Күпме бозык!.. Күпме пычрак:
Ак-карасы буталган...
«Дөреслекне раслыйм,»-дисәң,
Ялган, ярып, хут алган!

Бүре булып, ыржайганнан,
Килә, йөгереп, качасым:
Күрмәс өчен, баштанаяк,
Дөм, төренеп ятасым!..

Азу ярган, адәмнәрдән,
Килә читтә йөрисем:
Каннан гарык!.. Иснәр идем,
Чын тир тамган, җир исен!

...Миңа монда бар да чит- ят:
Мин дөньяны куалмам!..
Үзем китәм!.. «Тиеш! -»диеп,
Икейөзле булалмам!

ХЫЯЛЫЙ

Һәрчак уемда син!.. Онытмадым!
Йолдызлардан сорыйм хәлләреңне...
Зәңгәр күктә йөзгән купшы болыт,
Пышылдар күк, кайнар сәламеңне...

Хыялланып сөйгән, ул бер- миндер!
«Оныткансың,»- дияр идең... Әгәр;
Булса башка, миннән бәхетлерәк,
«Ул исән!»- дип, ирешкәндә хәбәр!.

Күпме очты?.. Күпме дөрләп янды,
Сиңа атап язган, «кайнар» хатлар?!.
Яшьлегебез калган язлар төсен
Кабатланмас хатирәләр саклар!

Минем кебек, шашып, беркем сөймәс!
Мин һаман да шул ук... Хыялыймын!
Боз куышны җылы сарай итеп,
Шул җылымда үзем уалырмын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев