Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Егор Уткинның көз темасына язылган шигырен тәкъдим итәбез

Лирик шагыйрь Менделеевск районындагы Бөрешле авылында туган.

Августтан бирле ук көз үзен сиздерә башлаган иде. Инде табигатьтә алтын көз. Көз гаҗәеп матур, үзенчәлекле фасыл. Ул үзенең матурлыгы белән сокландыра. Шагыйрьләр көз турында бик күп шигырьләр иҗат итә.

Көзге моң
Ашыкмыйча килә бу көз,
Дәрәҗәсен, вакытын белеп.
Көннәр якты, үтә якты,
Шул яктылык чыңлый кебек.
Ялгыш хет бер үлән суласын,
Күз явың алыр яшеллек:
Яңа борын төртеп чыккан
Яшь уҗымнар көнләшерлек.
Кырлар тынган, кырлар буп-буш,
Каралып, таралып ята.
Төркем-төркем оча кошлар,
Шулар көзне хәтерләтә.
Күтәрелеп китәләр дә,
Әйләнеп төшәләр кире.
Китүләре авыр...Газиз шул
Кошларга туган җире.
Ашыкмыйча килә бу көз,
Бөтен җирдә якты нурлар.
Көмеш кебек якты көндә
Үзенчә бер сагыш-моң бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев