Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Егор Уткин: «Кояш баткан мәлдә»

Карендәшебез Егор Уткинның «Күңелемә коя чишмәләр» китабыннан алынган шигырьләр.

Егор Васильевич Уткин 1932 елда хәзерге Менделеевск районы Бөрешле авылында туа. Балачактан ук ул үзендә туган иленә мәхәббәт, хезмәткә һәм өлкәннәргә хөрмәт тәрбияли.

Туган җиргә, чишмәләргә гашыйк  Егор Уткин бик күп шигырьләр язган.  Егор Уткин  иҗатының әһәмияте күпкырлы һәм эчтәлекле.

Кызганычка, Егор Уткин 1977 елда 45 яшендә фаҗигале рәвештә вафат була... Үзе  инде күптән арабызда булмаса да, шигырьләре мәңгелек.

Кояш баткан мәлдә
Кояш баткан мәлдә тик бер мизгел,
Тик бик азга яшьни, диләр,
Яшел яшен.
Гомер кояшы батканда, баеганда,
Кешедә дә шундый хис
Туа, күрәсең.
Түшәгендә сулып килә,
Сүнеп килә
Җитмеш биш ел гомер сөргән
Авыл карты.
Кичер, диде, карчыгына,
Гомер буе
Әйталмадым: мин бит сине
Бик яраттым.

Янып яшәсәм — кеше
Була уйланган чагым,
Була ут янган чагым;
Була күңелем боегып,
Үземнән туйган чагым.
Була шатлыклы чагым,
нн Күкләргә ашкан чагым.
Суда ак син, җилләр каксын,
Гел тынгы белмә, җаным.
Була тау менгән чагым,
Тырмашып, кысып тешем.
Янып яшәсәм — кеше,
Кешегә кирәк эшем.

Кырда
Күптәнме соң әле сокландыргыч
Борчак унды монда ишелеп.
Бүген менә яшел уҗым калка,
Арыш чыккан инде тишелеп.

Агач яфраклары саргаялар,
Сарылары җилдә коела…
Ә бу басу, көзне үчектереп,
Елмаядыр кебек тоела.

Җәе кырда узган игенчегә
Бу яңалык түгел түгелен…
Гыйбрәт ал син шушы яшел кырдан,
Картаюны белмә, күңелем.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев