Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Дарья Аппакованың «Иске чиләк» әкияте

Автор әлеге әкияттә күп нәрсәнең яңа чагында кирәк булып, искергәч кадере китүен искәртә.

Дарья Аппакова 1898 елның 2 мартында Түбән Каманың Байгол авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа һәм унөч яшенә кадәр шунда, матур табигать кочагына урнашкан туган авылында яши. Үзе кебек үк авыл балаларының авыр тормышын күреп, чәчәкле болыннарда уйнап үсә ул. Белемгә омтылган унөч яшьлек кыз баланы әти-әнисе Казанга укырга җибәрә. Монда ул керәшеннәр өчен ачылган укытучылар мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач, Казан күргәзмә мәктәбендә һәм туган авылы Байголда укытучы булып эшли. Казанда керәшен “Кызыл әләм” газетасының хәбәрчесе була.

Д.Аппакова гомеренең соңгы көннәренә кадәр язучылык эшендә була. Балалар язучысы, талантлы прозаик, драматург 1948 елның 28 маенда 50 яшендә каты авырып вафат була.

 

Бар иде, ди, яши иде, ди, дүрт стена. Ул стеналарны түбә каплап торган чакта, ул урынны келәт дип атыйлар иде, ди. Хәзер инде аның исеме дә калмаган. Хәзер инде монда ташландык нәрсәләр генә өелеп тора. Монда һичкем дә керми, бары тик, ара-тирә, җил генә кереп чыккалап йөри. Менә бер көнне стеналарның берсенә доң итеп күгәреп беткән иске чиләк килеп бәрелде. Ул чүп-чар өеменең уртасына ук килеп төште дә “Ооооох!” – дип түбәнгә таба тәгәрәде. Кинәт җил очып керде, сызгырды, бөтерелде һәм ташландык чиләкнең хәсрәте өстеннән көлә-көлә биергә тотынды. Иске нәрсәләргә җан кереп китте; чыңлап, шалтырап, кыштырдап алдылар алар. Иске ишек тоткасы:

 – Ах, мин сезне күрүгә ни тикле шат!, – дип кычкырып куйды. – Мин үз арабызда кемнең дә булса, үз ишебездән берәүнең булуын күптән телидер идем. Сөйләгез әле зинһар, сез ничек монда килеп эләктегез? –, диде. Чиләк „доң!“ итеп авыр сулап куйды.

– Мин шул тикле каты бәрелдем, әле дә булса аңыма килә алмыйм.

– Алай булгач, минем баштан үткәннәрне тыңламыйсызмы? –, диде ишек тоткасы. Минем хәл күпләргә гыйбрәт булырлык. Мин балалар бүлмәсенә керә торган ишекнең тоткасы идем. Аны бизәп матурлап торадыр идем. Ишекнең мин иң кирәкле җире, миннән башка ул ачыла да, ябыла да алмыйдыр иде. Минем башыма хуҗабызның улы Алеша гына җитте. Фу, нинди начар малай иде ул, Алеша. Җирән чәчле! Кып-кызыл битле! Ул сипкелләрен, сипкелләрен күрсәгез иде! Әйтерсең лә битенә ясмык чәчкәннәр инде менә... Аның бармаклары да һәрвакыт я балчыкка, я вареньега буялган була торган иде.

 – Үткән эшкә Салават! Лыгырдап торасы да юк! —, дип кычкырды кухня мужигы тимер кисәү.

 Ул ишек тоткасы ише ак сөякләрне һич тә ошатмый иде. Шунд ук шешә шыңшырга тотынды. Ул да үзен бик кимсетелгәннәрдән саный иде. Алеша аның эченә керосин салган, җитмәсә тагы авызына үлгән тычканны тыгызлап керткән.  Доң итте чиләк.

– Әйе, менә карагыз сез, без нинди ташландыклар өеме арасында ятабыз. Тирәбездә ялангач стеналардан башка берни дә юк. Ә, электә, минем тышым зәңгәр эмальга буялган иде, чарчакланып җемелди торган кристаллар белән бизәлгән иде минем эчләрем. Әйтерсең лә, кышкы айлы кич иде минем күренешем.

– Сөеклем, чиләк! Сез үзегезнең матурлылыгызны ничек югалттыгыз, соң? – дип сорады ишек тоткасы.

 – Барсына да Алеша гаепле,— диде чиләк. – Әйе, әйе. Шул сипкелле малай. Бер вакыт ул өйдә берүзе калды. Кулына таяк алды да, минем кабыргаларымны санарга тотынды – доң, доң, доң! Ә иптәшләре кухня буенча маршка атлап йөрергә тотындылар. Бер, ике, сул белән, сул белән! Мин бик тиз аңымны югалттым. Соңыннан нәрсә булгандыр,– хәтерли алмыйм. Аңыма килгәндә, минем эчемдә саф чиста су урынына, миңа шакшы лакан суы сала башладылар... Әйе, яшь чагыңда чиста да буласың, картайгач кадерең китә. Доң! итәләр дә чүплеккә ташлыйлар.

– Шулай, гомер итү, диңгез кичүдән кыенрак –, дип куйды кисәү. Шул вакыт стена артында тавышлар ишетелде, һәм келәт эченә малайлар кереп тулдылар. Алар берьюлы:

 – Менә кая табыш! Мондагы тимер томыр бер танкка җитәрлек! – дип хор белән кычкырдылар. Балалар иске әйберләрне носилкага төяп, тимер юл станциясенә илттеләр һәм склад дежурныена тапшырдылар. Складта нәрсәләр генә юк иде. Менә бакыр шәмдәл. Ул үзенең сынган аягын кәкерәйтеп салган да яньчелгән тимер мич янында утыра. Менә иске кровать. Аның кабыргаларын сындырганнар. Шуңа күрә, аңар аз гына кагылсаң, бер туктаусыз шыгырдарга тотына. Тегендә – күгәргән дагалар; монда – борынсыз тимер чәйнекләр; менә – консерв савытлары. Ә бер кырыйда, солдатлар шикелле тезелеп, шешәләр басып торалар.  Доң итеп щыңгырдап куйды чиләк.

 – Билгеле инде бу чүп-чарны шәһәргә алып барып чокырга ташларлар. Ләкин безне дә шулар белән алып бармагайлары дип куркам... Беттең дигән сүз...

 – Ах, бу нинди куркыныч! –, дип кычкырды ишек тоткасы. Сафта торган шешәләрнең берсе:

 – Сөйләмә инде, бетте баш! –, дип куйды. Чүп-чарлар төне буе шаулашып чыктылар. Фикер йөрттеләр, сатулаштылар, уйладылар , юрадылар, һәркайсының, монда боларны нәрсә өчен җыйганнарын беләселәре килде. Менә, иртүк эшчеләр килеп керделәр. Төяү-ташу башланды. Барлык вагоннарны ташландыклар белән төяп тутырдылар. Шуннан... шуннан сон су трубалары, ләгәннәр, кроватьлар, ишек тоткалары, чиләкләр зур шәһәргә, аннан заводка һәм мичкә барып керделәр. Анда инде, корыч йомычкалар, чуен кисәкләре яталар иде. Аларны кыздырдылар, эреттеләр, әйләндерделәр, болгаттылар, әле өскә, әле түбәнгә ыргыттылар.

 – Ох! Хәзер эрим...– диде иске чиләк, һәм шунда ук кызып, эреп акты. Аңына килгәндә инде ул шыңгырдап тора торган, көчле һәм нык иде. Ул бит корыч белән юкка гына бер рәттән кайнамады ла! Аны тарттылар, суздылар, кисәкләләделәр, шомарттылар да ниндидер нәрсәләр ясадылар.

– Мин нәрсә соң инде хәзер? – , дип шаккатты иске чиләк.

– Мине граната дип атыйлар. Нинди дә булса берәр кадерле нәрсәдермен ахырсы. Күрәсең, ящикларга ничек итеп саклык белән генә салалар үземне,– диде. Ящикларны бик тиз генә вагоннарга төяделәр дә, яңадан юлга алып чыгып киттеләр. Озак бардылар. Ямь-яшел далаларны уздылар, биек таулар кырыеннан үттеләр, кырлар, елгалар буен кичтеләр. һәм кинәт куе урман эчендә туктадылар. Ә анда: бух – бабах! Тра-та-та-та-тата! Бум-бух! Сызгыру. Шартлау. Күк күкрәү, һава шаулый. Агачлар авалар. Аяк астында җир тетри. Яшик янына сугышчы килә. Аның күкрәгендә Кызыл Йолдыз. Адымнары җитез. Ул иптәшләренә таба борылада:

 – Сугышчылар! Әнә теге авылда, кырыйдагы өйгә дошман оялаган. Аны аннан көйдереп чыгарырга кирәк. Ягез әле, гранаталар алыгыз. Алар нәкъ кирәк вакытта килеп җиткәннәр! – ди. Граната сугышчыга күз төшерә. Аның бу егетне элек кая күргәне бар соң? Мондый, очы югарыга күтәрелеп торган борынны кайда күрде соң ул? Ул ясмык¬-ясмык сипкелләр кемнең борыннарында иде соң?

 Иске чиләк:

 –  Алеша! –, дип кычкырып җибәрде граната һәм шунда ук аның җылы кулларын сизде. Шатлыктан аның күзләре яшьләнде, һәм ишетелер ишетелмәс кенә итеп:

 – Эх, син бит таяк белән минем кабыргаларымны санаган идең. Син ул вакытта бер акылсыз малай идең, ә мин чиләк идем! – диде. – Хәзер мин граната, ә син сугышчы. Шунысы кызык, син минем белән ни эшләмәкче буласың? Менә отряд тапталган бодай өстеннән алга таба үрмәләде. Отрядның башында – Алеша, ә аның кулында граната. Үрмәлиләр һәм як-якка күз төшерәләр, кая булса да дошман качып ятмыймы?

– Иптәш! Бодай камылларын кыштырдатма! Дошманның ишетеп алуы бар, – ди Алеша. Бераз китеп өлгермиләр, Алеша яңадан: – Башларыгызны ия төшегез! – ди. Менә авылга да якынлаштылар. Яшелчә бакчалары да күренә. Кинәт кемнеңдер шатлыклы тавышы чыңлап китте: – Эх, далам, син нинди иркен, Нинди бушсың, нинди киң... Граната әйләнеп карады, караса – шешә! Алешаның кесәсеннән башын чыгарган да, эре генә булып карап утыра.

 – Исәнме, якташ? –диде граната. Кара әле безнең хуҗабызга, нинди егет булган? Мин аның мине таяк белән кыйнавын кичерәм... Әллә мине танымыйсыңмы? Мин бит электәге чиләк. Ә син шешә идең һаман да, шешә булып калгансың?

 – Сау гынамы, күрше? Шешәсен мин һаман да шешә, тик минем эчемдәге су, гади су түгел. Утлы су! –, диде шешә.

 Шул вакытта отряд читән кырыена барып җитә. Ә анда йорт кырыенда танк тора һәм тупларыннан ата. Алеша:

 – Өчегез уңнан! Өчегез сулдан!–, дип команда бирә. Өчегез арттан килеп бәрегез! – ди дә, үзе шуыша- шуыша танкка каршы китә. Өй тәрәзәләреннән пулеметтан аталар. Алеша бернәрсәгә дә карамастан, батырланып алга шуыша да алга шуыша. Менә ул сикереп торды да кулындагы шешәсен танк өстенә ыргытты. Дзззин – бүлк!– итеп шешә теткәләнеп китте, танк өстен ак ялкын чорнап алды. Танк эченнән еланнар шикелле булып дошманнар чыга башладылар.

 – Хәзер эш миндә тора! Тизрәк!–, диде граната, хуҗасын ашыктырды, һәм шешә артыннан ук ыргытылды. – Тра-тра!— килде ул бөтен көченә һәм кайнар тимер кыйпылчыклары булып дошман өстенә сибелде; кайсысының кулына, кайберенең маңгаена, кайберенең аягына барып кадалды. Алеша бер кырыйда бик рәхәтләнеп басып торды һәм гранатаны мактады:

– Шул кирәк аларга! – диде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев