Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Бер үк хәрефтән башланган сүзләрдән шигъри юллар тезә

Түбән Кама районының Келәтле авылы кешесе, «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җырчысы Мария Савельева бер үк хәрефтән башланган сүзләрне шигъри юлларга салырга ярата.

Күңелле керәшеннәр

Керәшеннәр — кызык кешеләр:
Көндез койма коялар,
Кич кумушка куалар.
Кунакларны кадерлиләр —
Кулларыннан килгән кадәр:
Кабартма, көлчә, күмәч кабартып,
Кичкә күрше-күләнне көтәләр.
Күршеләр керә күчтәнәчен кыстырып. 

Керәшеннәр — кызык кешеләр:
Кунакчыллар, кызып китүчеләр,
Кунакларны каршылаганда
Кулларын кысып күрешүчеләр.
Келтерәтеп, кычкырып көлүчеләр,
Капка келәсен каерып керүчеләр.
Көрәшчеләр, көчлеләр,
Күпне күрүчеләр,
Көтмәгәндә килеп керүчеләр.

Керәшен картлары
Картлар кайчыларын
Кайракта кайрыйлар.
Килеп, карама кайрысын
Кисеп-кисеп карыйлар.
Кисмәгәчтен, кабат кайрыйлар.
Картлар көндез кояшта кызына, 
Кичен кояш кереп киткәч, 
Капка кырыенда, күмәкләшеп,
Кызып-кызып, картлар киңәшә.
Кесәләрендә — көнбагыш,
Корсакларында — киң каеш.
Картлар колакларын каплап,
Кепкаларын кырын куеп,
Кылтаеп-кылтаеп, көлдерәләр...
Көн дә кызык күрәбез, 
Концерт куя, карый күбебез.
Картаерга кабаланмыйбыз.
...Керәшен калкы күпне күргән,
Көч-куат канына күчкән.

Килен, каенана
Кызлар кадерле — кыз көе,
Күз карашкаен күрче,—
Кара кашын кыйгачлап,
Кызлар күтәрә күңелне. 
Карт каенанасы каты, 
Көләч килене килешмей,
Кияүләре — көйсез, күрешмей.
Карт каенана киреләнә,
Килененә күперенә.
Килен кеше — ким кеше...
Кемгә керсен киңәшкә?!
Көтмәгәндә кызлар кереп,
Киленнең күңелен күтәрә —
Керәшен көйләрен көйләп...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев