Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Балык Бистәсе ягы кызы Елена Даниловадан шигырьләр

Елена Данилова Балык Бистәсе районының Иванай авылында туган. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә балалар бакчасында эшли.

Елена Ильинична күңелендә булган якты хисләрен шигырь юлларына салырга ярата.

Керәшен кызы

 

Чулпыларың чылтыр-чылтыр,

Чылтырый биегәндә.

Моңлылык, серлелек

Түшеңдәге тәңкәдә.

Сылу гәүдәгә килешә,

Балитәкле күлмәге.

Күңелле ул, "Сәхнәләрдә –

Керәшен кызы", дию

Алай булыр да, дими ул,

Болай булыр, дими.

Бөтерелеп, бөтерелеп,

Керәшен кызы бии!

 

 

Кызык та, кызганыч та

Кызык та, кызганыч та

Безнең кайбер гамәлләр.

Көлке дә, кайчак еларлык та

Уйлана калсаң әгәр.

Кызык та, кызганыч та-

Үзебезне күрсәк читтән.

Дөнья куабыз, ду килеп,

Бәхет эзлибез читтән.

Кызык та, кызганыч та-

Дуслар кими көннән-көн.

Байлык белән масаялар,

Янәсе, "мин кемнән ким!"

Кызык кызганыч та-

Бу заманда яшәве.

Кеше, ишетәсеңме?

Җавап биреп, дәш әле!

 

 

 

Җаулык җыя җегет-җилән,

Бистәр чиккән кыз-килен.

Парлы ярлар туйны уйлый,

 Парсызлар күзли тиңен.

Килегез, урман аланына,

«Чүк" бәйрәменә, диеп.

Чын безнеңчә - керәшенчә,

Күңел ач, җырлап-биеп.

Иванай халкы да агыла,

Каз.Чаллылар да килә.

Безнең җакның кошлары да

Чут-чут-чут, диеп көлә.

Ике авыл арасы ла,

Түгел жырак барасы.

Кеше булмый тау күрешмәс,

Көтеп торыр каласы.

Моңлы авыл көйләренә

Бүген гармун сөенә.

Әйдә, җырлыйк, туганаем,

Бас чабата көенә!

 

 

Синнән башка.

Синнән башка берәүне дә

Сөймәмен кебек иде.

Синнән башка берәүне дә,

Күрмәмен кебек иде.

Синнән башка тормышым да

Мәгънәсез кебек иде.

Сине көткән көннәрем дә

Бихисап, бик күп иде.

Синнән башка да тормыш

Хәйран матур икән.

Син килмәсәң дә яныма,

Түзә аламын икән.

Синнән башка яши алмам,

Дип ялгышканмын икән.

Миңа тиңнәр бу җиһанда

Бер син генә түгел икән.

Йөрәгемә үтеп кергән,

Күренмәс бер ук булып,

Яндыра, көйдерә идең.

Төтенсез бер ут булып.

Син киттең үз юлыңнан,

Мине ярым чакырды.

Синең белән узган юлым

Тарихка кереп калды.

Ачуланма! Дуслар булыйк.

Мин дә үпкә сакламыйм.

Тик нигә читләштең миннән,

Менә шуны аңламыйм…

Синнән башка берәүне дә

Сөймәмен кебек иде…

 

Өзелмәсен сихри җепләр!

 

Салкын җилләр усал була-

Өшетә кайчак җанны.

Эретерлек кайнар була,

Бертуганнарның тыны.

 

Шатлыкларны шатлык итеп,

Зур бәхет - яшәү бергә.

Кайгылар да җиңелә -

Бергә булып, бердәм генә.

 

Бертуганнар - бер тамырдан,

Йөрәктән бәйләнгәннәр.

Уртаклашып һәр мизгелне,

Сихри җепкә үрелгәннәр.

 

Өзелмәсен сихри җепләр!

Аяз булсын гаилә күге!

Ал чәчәкләргә күмелсен,

Һәммәбезнең күңел түре!

***

Менә тагын язлар җитте…

Мин язларны шашып яратам.

Язлар бүләк иткән яшьлек исен

Күңелемдә һәр ел яңартам.

 

Кабат җәйләр килә…

Мин җәйләрне өзелеп яратам.

Яшәү көче өсти һәммә үлән,

Яшьлек дәрте сизелә алардан.

 

Кабат көзләр җитәр…

Мин көзләрне бик тә яратам.

Алтын төсләр тагын кайчан булыр,

Алтын хисләр өчен җан атам.

 

Килер инде салкын кышлары да…

Никтер, кышлрны да яратам.

Бураннар да, зәһәр суыклар да,

Ак хисләрне бездә саклаган.

***

Тик өч көнлек дөнья бит бу.

Табигатьнең гүзәллеген,

Тирә-якның ямьлелеген,

Якыннарның изгелеген,

Тоеп яшисе килә!

Тик өч көнлек дөнья бит бу -

Кичә, бүген, иртәгә…

Бу кояшның яктылыгын,

Көн һәм төн чиратлашуын,

Чәчәкләрнең төрлелеген,

Күреп яшисе килә!

Тик өч көнлек дөнья бит бу -

Кичә, бүген, иртәгә…

Шыбырдап яңгыр яуганны,

Кошларның моңлы сайравын,

Шаулап елгалар агуын,

Иш(е)теп яшисе килә!

Тик өч көнлек дөнья бит бу -

Кичә, бүген, иртәгә…

Балалар буйга җитүне,

Тормыш дәвам итүне,

Кемгәдер кирәк булуны

Белеп яшисе килә!

Тик өч көнлек дөнья бит бу -

Кичә, бүген, иртәгә…

Кичәгесен инде сагынып,

Бүген туган көнгә сөенеп,

Иртәгегә өмет итеп,

Әле яшисе килә!

Тик өч көнлек дөнья бит бу -

Кичә, бүген, иртәгә…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев