Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Аннуш әби ниләр сөйли…(Дәвамы бар)

Гыйбрәтле язмышлар, ачы сагышлар, аерылулар, югалтулар, бәхетсез мәхәббәт – гомумән, адәм баласының башыннан нинди генә язмышлар узмаган.

Иван Глухов 1937 елда Зәй районы Урта Баграж авылында туа. Урта мәктәп, Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Лаеклы ялга чыкканчы журналистика өлкәсендә эшли, “Зәй офыклары” район газетасы редакторы була. Ул күп китаплар авторы. “Халкым минем керәшен”, “Тарихта калган эзләр” һәм “Яшик әле бергәләп”, “Якын миңа туган як” китаплары авыл тормышына багышланган.

Бүген без сезгә Иван Глуховның “Аннуш әби ниләр сөйли” хикәясен тәкъдим итәбез.

Аннуш әби бик гыйбрәтле тормыш кичергән. Без күргәннәрне адәм рәтле кешенең эте дә күрмәгәндер, безнең баштан үткәннәрне хәзерге яшьләргә кабатларга язмасын, берүк Ходай үз бәндәләрен каргышлы-рәнҗешле язмышка тарытмасын. Каргыш-рәнҗеш тота ул, бигрәк тә, гөнаһсыз, нахакка рәнҗетелгән бәндәләрнең күз яше болай гына узмый. Ә аналарның ана кадерен белмәүче, тәртипсез балаларына булган рәнҗеше Ходай җибәргән җәзага әйләнә. Бу сүзләрне әйткән Аннуш әбинең, инде бик күп гомер үтүгә карамастан, җыерчыклы хәсрәтле йөзе, сүнеп барган нурсыз күзләре күз алдыма килде. Үземнең дә, аның хәленә кереп, Аннуш әби, күп нужалар, кайгы-хәсрәтләр күргәнең сизелә, сөйлә, бераз җиңел булып китмәсме, дидем. Ярый, улым, рәхмәт, янган йөрәгем басылып китмәсме, ичмасам, дип ул сүзгә кереште.

 –  Заманында мин дә авылыбызның егетләр күзе төшәрлек чибәр, кайгы-хәсрәтсез, юктан да көләргә әзер торучы, шат күңелле бер кызы идем. Егетләр дә артымнан калмыйча йөрделәр, бөтенесе миңа чык та миңа чык, дип йөдәтеп бетерделәр. Шулай булмаса, мин унсигез яшем дә тулмыйча, кияүгә чыгар идеммени? Ирем Иван, үземнән биш яшькә олырак иде, бик яратып, теләп киттем мин аңа. Озак та үтми мәхәббәт җимешләре дөньяга килә башлады: 1928 елда малаебыз туды, аңа Сандыр исеме куштык. Әтисенә җир сөрешергә ярдәмчебез булды, дип бик сөенештек. Аның артыннан 1930 елда кызыбыз, 1932 елда тагын бер малаебыз, 1934 елда тагын кызыбыз туды. Шулай итеп, җиде ел эчендә ишле гаилә булдык.

Мәгълүм булганча, утызынчы елларда колхозлашу башланды, безне дә колхозга димләделәр. Без, берничә гаилә, ни сәбәпледер, картлар сүзенә карапмы, колхозга кермәскә булдык. Атыбыз, мал-туарыбыз, җиребез бар. Беләктә көч, йөрәктә дәрт ташып торганда, колхозга кермичә дә, тормышны менә дигән итеп алып барырга була, дип уйлаштык. Көт син андый тормышны?! Шуннан башланды инде безнең ябалак каргаган кире тормышыбыз. 1934 елда көтмәгәндә ирем, безне ташлап, якты дөньядан китеп барды. Мин егерме биш яшемдә дүрт бала белән тол, сыңар канат булып калдым. Ирсез хатын күрә икән тормышның ачысын-төчесен: минем өчен ул чагында дөнья җимерелеп, асты-өскә килгән кебек булды. Өстәвенә, без – биш җан төп йортка да сыеша алмый башладык. Ярый инде, бием – биатай, үземнең туганнарыма рәхмәт, алар ярдәме белән авыл башындагы чокыр ярына мунча кадәр генә бәләкәй йорт салып, шунда көн күрә башладык.

Әмма безне, шушылай ятим, ярдәмсез, эт типкесендә калып та, хөкүмәт аңламады. Кая ул ярдәм итү? Колхозга кермәгән өчен өсте-өстенә налук салдылар, барлы-юклы мал – туарыбызны тартып алдылар, әйтми-нитми җиребезне колхоз җиренә куштылар. Атыбызны ничек кирәк алай алып калган идек, озакка бармады, тартып алырга кыҗрап йөргән колхоз рәисе әмере белән, атыгыз колхоз басуында йөри, шунда туклана дигән сылтау белән, аны колхоз абзарына ябып куйдылар. Колхоз рәисе миңа, йөзенә мыскыллы елмаю чыгарып, Аннуш, атыңны колхозда калдырасыңмы, әллә колхоз басуында йөргән өчен атың бәясеннән дә күбрәк штраф түлисеңме, диде. Теләгеңә ирештең, сөен инде, балалар күз яше сиңа да төшәр, дип кайтып киттем. Атым яңадан ишегалдына кайтып кермәде. Бөтен мал-мөлкәтемне, җиремне колхозга биреп тә, мине колхозчы итеп санамадылар, нык араладылар, колхозчыларга 25-30 сутый йорт-каралты җире бирсәләр, безгә нибары 10 сутый гына иде, алай гына да түгел, аерым хуҗалыкка санап, икеләтә-өчләтә налог түләттеләр, бер малың булмаса да, 80 килограмм ит, 300 литр сөт, тагын күпмедер данә йомырка, йон заданисе җиткереп тордылар. Кыскасы, җелекне суырдылар, тереләй тирене тунадылар. Балалар тиешле тәрбия күрмәделәр, шуның аркасында утыз икенче елны туган малаем рахит чиреннән вакытсыз үлеп китте.

Сугыш башланды. Ул сугыш чорында күргән җәфаларны сөйләп бетерерлек кенә булмады. Бер телем икмәк күрмәгән еллар булды. Шул 10 сутый бакчабызның бәрәңгесе генә җаныбызны саклап калды. Үземне, колхозчы итеп санамаслар да, бушка – таяк хакына колхозның бөтен кара эшенә җиктеләр. Улым Сандрны 14 яше тулуга, елатып, ФЗОга озаттылыр. Ул Казанда хәрби заводта биш ел эшләгәч кенә авылга кайта алды, кайтып атна-ун көн үтмәгәндер, армиягә алдылар.

Сугыштан соң да яхшы тормыш тиз генә килмәде. Ул налог, заем белән теңкәләргә тиюләрен һич онытырлык түгел. Ашарыңа, кияреңә юк икәнне, беркаян бернәрсә килерлегең булмаганны белеп торалар, юк, син теләсә нишлә – түлә, заемга языл! Колхозчы булып саналмагач, безнең бер хокукыбыз да булмады – эндәшә, каршы әйтә алмадык, безгә һәрчак бармак белән төртеп күрсәттеләр, акырдылар да бакырдылар гына. Шулчакларда ук, яшь булсам да, кемнәрнең безгә каргышы төшә микән, кемнәрне без рәнҗеттек микән, югыйсә, беркемгә дә зыян эшләмәдем, Ходайга тел-теш тидермәдем, дип уйлый идем. Уйларымның очына чыга алмагач, бер мин генә түгел, минем кебек җәфа чигүчеләр күп бит дип, язмышым белән ризалаша идем.

Сугыштан соңгы кырык алтынчы ел булса кирәк, төгәл генә хәтерләмим, бер көнне безнең тавык алачыгы кадәр өебезгә авыл Сәвите рәисе, районнан килгән берничә налог җыючы килеп керделәр. Налог җыючыларның берсе үзебезнең авылныкы иде. Бәлки ул минем хәлгә керер, дип өмет иттем. Кая, ди ул, нәкъ шунысы, ләгънәт төшкере, ярсый — ярсый, түлисеңме налогыңны, юкмы, дип йонлач йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты. Өстәл тактасы сынды, ике кызым куркып елый башладылар. Мин аптырап, нәрсәм белән түлим, сатарга да бер әйберем юк бит, дидем. Болар эзләнә башладылар, баз капкачын алып ташладылар. Базда 10-15 чиләк бәрәңгебез булгандыр, аны тутырырга куштылар. Кызларым белән капчыкларга тутырып бирдем, берсе лапастан ашатырына булмаганлыктан ябыгып, йөнтәсләнеп беткән кәҗәбезне сөйрәп чыкты. Шулай итеп, яз башында соңгы ризыгыбыз, соңгы малыбыздан мәхрүм калдык. Өчәүләшеп идән уртасына утырып үкси-үкси еладык. И Ходаем, нинди языкларыбыз өчен безне шушы дошманнардан җәберләтәсең, безнең хәлне дә күр, ичмасам, дидем. Яшермим, иле белән кадалып китсен, хөкүмәте, колхозы тончыксын, дип каргадым. Нәрсә эшләргә иде безгә ул чакта? Ходай җан биргәнгә юнь бирә, ди. Олы кызым, ул инде унбишенче яшендә, уй-исәп йөртерлек, әни, мин үземне ничек тә туйдырырмын, чыгып китәм, диде. Кай якларга юл тотасын да әйтмичә, бу дошманнарның чырайларын күрмәс өчен авылга беркайчан да кайтмаячакмын, дип китеп барды. Һәм кайтмады да. Аны жәлләүдән үзәкләрем өзелеп калды, туктатып калырга да көчемнән килмәде.

Унбер яшьлек кече кызым белән, икебез ачлык белән күзгә-күз терәшеп, өйдә калдык. Әмма үләсе килми бит, кызымны ияртеп күрше авылга хәер сорашырга чыгып киттек. Кызым хәлсезлектән арыды, берничә җирдә — кайда утырып, кайда сөялеп ял иттек, көч-хәл белән барасы авылыбызга килеп җиттек. Уф, Аллакаем нишлим… Нинди кыз идең син, Аннуш, дәртләнә-дәртләнә тормыш көттең, эштән курыкмадың, балаларыңны үстерим дип көчеңне кызганмадың, соңгы ризыгыңны авызыңнан өзеп, шуларга бирдең. Ә хәзер син кем? 36 яшеңдә – хәерче, өй борынча теләнеп хәер сорашучы адәм заты бит син, дип бик нык үртәлдем. Ә моңа кем гаепле? Бер Ходай үзе белә… Без ул елны, иртә яздан җирләр кипкәнче, тишек чабатадан пычрак ярып, авыл саен хәер сораштык.

Хәер сорашканда, җир йөзенең гел туң йөрәкле, кеше хәсрәтен бар дип тә белмәүче, әшәке кешеләрдән генә тормавын аңладым. Ярлы-ябагай, гади халык арасында ярдәмчел, кешелекле, кеше кайгысын үз хәсрәте кебек уртаклашучы затлар күп икән. Күрше авылда хәер сорашканда шундый бер ир-атка тап будым. Ул колхозда атлы эш башкара икән, гаиләле, йорт-җире дә нык күренә. Минем нигә мондый хәлгә калуым, гаиләм турында сорашты бу. Уйлап-уйлап торды да, күрәсең, бер ипи сыныгы яки бер бәрәңге биреп чыгарырга читенсенгәндер, май аеның матур көне булгангадыр, син бәрәңге утыртасыңмы, дип сорады. Мин, бик утыртыр идем дә, орлык та юк, бакчам да сукаланмаган, дидем. Ярар, сеңлем, борчылма, әйдә, орлык тутырыйк та, авылыңа барып, бәрәңгеңне утыртыйк, диде. Кызым белән капчыкларга бәрәңге тутырдык, абзый кеше аларны арбага төяде дә, безне утыртып, авылыбызга алып кайтты, шул ук көнне ун сутый бакчабызны сукалап, бәрәңгене утыртып бирде. Без аңа нинди генә рәхмәтләр укымадык! Нинди мәрхәмәтле, олы җанлы кеше булган ул – без, мескеннәрне ачлык тырнагыннан йолып калды, алдагы тормышыбызны ризыклы итте. Югыйсә, без аның беркеме дә түгел идек. Орлыктан калган бәрәңгесе безгә ашар өчен яңа бәрәңге җитешкәнчегә кадәр җитте. Шул көннән башлап, без бу абзыйны атабыз урынына күрдек, аңа йөргән җирләрендә бәхет-уңыш теләдек.

Шулай, улым, михнәт-газаплар кичерү кешеләрнең кемлеген танып белергә өйрәтә икән, дип дәвам итте Аннуш әби. Безне ач үлемнән исән алып калган, киләчәгебезгә өметебезне сүндермәскә ярдәм кулы сузган әлеге чит татар абзые бик озак еллар яшәде, авылларында абруйлы булды, олы хөрмәт казанды. Без дә аның белән элемтәләрне өзмәдек, тормышлар рәтләнгәч, (инде ул бик картайган иде) янына хәл белергә, хәер-бүләк бирергә еш бардым, ул да барган саен бәхиллеген бирә торды.

Ә менә авылыбыз кешесе булып та, мал-туарыбызны, атыбызны тартып алган, безгә көн күрсәтмәгән колхоз рәисенә безнең көн килде – паралич сукты, янына хәлен белергә баручы да булмаган, үләр алдыннан теле беткән, кеше күзенә карап яткан, дип сөйләделәр. Шулай ук, авыл кешесе, кызларым белән үземне күз яшенә батыручы, хәер сорашуга китереп җиткерүче налук җыючыны да газраил хастаханәгә дә китереп җиткермичә, ярты юлда җанын алды. Боларга, тагын шундыйларга бер минем рәнҗешем төште, каргышым тотты, дип әйтә алмыйм, чөнки алар мине генә рәнҗетмәделәр, күпләр изаланды алардан. Аллаһы Тәгалә барысын да күреп тора, үзеңнән үзең качып котылып булмаган кебек, аннан да качып та, бер нәрсәне качырып та булмый. Халык ыңгырашуына җавап итеп, Хак Тәгалә җәза бирде аларга.

Аннуш әбинең сүз башында ана рәнҗеше турында да нәрсәдер әйтергә теләгәнен исенә төшердем.

– Ярый, улым, боларын сөйләгәч, анысын да әйтермен, анысы монысына караганда да яманрак аның. И, Ходаем, ана-бала арасындагы низагларны, аңлашылмаучанлыкларны бәндәләреңә берүк күрсәтмә, аларны арала, үз юлларыннан җибәр.

Хәер сорашудан яхшы адәмнәр аркасында котылгач, боларны никадәр җәфаласак та, эт җаннар кебек, барыбер үлмәячәкләр диптер, безне колхоз эшенә куша башладылар. Колхозлар да бераз мантый башлады шикелле — эшләгәненә карап әз булса да, әҗерен түләделәр. Аерым хуҗалык дигән яман атыбыз да әкренләп усал телләрдән төшеп калды. Кешегә ничек — безгә шулай. Кыскасы, ачтан үләрлек түгел. Иң мөһиме — читләтүче, кыерсытучы юк. Улым Сандыр армиядән кайтты, беркая да чыгып китмәскә хәл итте. Башта ул шул иске өебезне бик әйбәтләп яңартты, аннан колхозда балта остасы булып эшли башлады.

Аңа кадәр, янымдагы кече кызым авылда әнисе белән генә торучы, тормышчан бер егеткә кияүгә чыккан иде. Озакламый Сандыр да, үзенә тиң кыз табып, өйләнде. Шулай итеп, тормышыбыз түгәрәкләнде. Киленебез бик уңган булып чыкты, колхозда аның шикелле эшкә батыр хатыннар бик сирәк булгандыр. Ул елларда колхоз шикәр чөгендере игә башлады, бөтен эш кулдан башкарылды. Безгә дә һәр елны өчәр гектар чөгендер кишәрлеге бирделәр. Ул чагында әле үзем дә егәрле идем, килен белән бер көн калмыйча, көнне төнгә ялгап, бик яхшылап эшкәртә идек без аны. Аннан, кара көзләр җитеп, җир туңганчы, басуда чөгендер алып шикәр заводына озаттык. Бер елны чөгендер уңышы, аны заводка озату күләме буенча колхозда беренчелекне яуладык. Безгә өч йөз сум акча, ике капчык шикәр комы бирделәр. Ул чагында бик күп акча, бик күп писук иде ул. Ул хәтле байлыкны күрербез дип башка да китергән булмады — бик сөенештек. Шулай елдан-ел тормышыбыз алга барды. Иске өебез дә канәгатьләндерми башлады. Сандыр өй җиткерү артыннан йөрде. Бер хәселенә кергәч, ике ел эчендә Сандыр алтыпочмаклы, биек, калай түбәле, таш нигезле йорт төзеп куйды. Кулыннан теләсә нинди эш килә иде шул аның.

Тормыш гел шулай гына барса иде ул… Юк, бармый икән шул. Әллә йөрер сукмакларыбызны «кара мәче» кисеп чыкты, әллә үзебез белмәгән языкларыбыз өчен кемнеңдер каргышы төште, әллә кайсыдыр безнең бераз алга китүебезгә көнләшеп, күз тидерде — белгән юк, тормышыбыз бөтенләй тискәре якка борылды да куйды. Дөрес, бу хәл кинәт кенә килеп чыкмады, элегрәк тә чамалап булды аны.

Озак кына көтсәк тә, килен бала тапмады. Килен белән улым арасында «син гаепле» дә «син гаепле» дип «мырлашулар»ының киләчәктә юньлегә илтмәвен сизенә идем. Ләкин үз балаң булса да, яшьләр тормышына кысылуны кирәк тапмадым, бәлки әле балалары да туар дип уйладым. Ләкин бала булмады. Үзләре дә артыннан йөрмәделәр. Югыйсә, кайбер шундый яшь парлар врачына, имчесенә йөри — йөри теләкләренә ирешәләр бит. Аның каравы, килен үзенә җайлы «тынычландыру» юлы тапты — эчә башлады. Эчкән кеше сылтауны һәрвакыт таба — тегенең туган көне булган, иптәш хатыннары сыйлаган, бүген хезмәт хакы алганнар да җыелышып эчкәннәр, тагын әллә нәрсәләр, санап бетерерлек түгел. Сандыр гел эштә, күбесен күрми-сизми дә кала. Тавыш-гауга чыкмасын дип, вак-төяген мин дә яшереп калам. Тора-бара, безне капчыкта яшереп булмаган кебек, киленнең эчүе яшерүдән узды, ул хәтта эчкән урынында төн кунып кала башлады. Билгеле инде, өйдә ызгыш-талаш китте.

Азган эчкече үзен беркайчан гаепле санамый, гаеплене читтән эзли, өстәвенә хәйләкәр, оста алдый белә, кирәк икән эт кебек койрык болгый, елан кебек ыслый ала, кыскасы, бөтен нәрсәгә сәләтле икән. Килен шундый сәләте белән Сандырны үзенә каратты да куйды, мине – анасын, дошмандай күрәлмас итте. Азаккы чутта, ул минем алда: «Сандыр, синең белән торып булырые, син алай ук начар түгел, ләкин анаң – газраил, ул безнең тормышны болгата, йә аны тый, йә мин ярты байлыкны алып китәм, чыдарлыгым калмады», – диде. Шулай итеп бөтен болганчыклыкка сәбәпче булып мин калдым. Ә Сандыр, беркатлы Ходай бәндәсе, аның бөтен сүзенә ышанды, аның ягына ауды. Авып кына калмады, мине кага башлады. Шул көннәрдән башлап, мин Сандырдан да, киленнән дә юньле сүз ишетмәдем, алар һәр көн куып чыгарырга сәбәп эзләделәр. Ләкин төрмәдә яшәгәндәй яшәсәм дә, чыдадым, түздем, беркемгә сер чишмәдем, аңларлар, бәлки бу каһәрле тормыш Ходай кушуы белән үтеп китәр, дип өмет иттем.

Кая, ди ул үтеп китү, килен элеккедән дә уздырып эчүен дәвам итте, хәзер ул беркемнән курыкмый, өйдә тулы хуҗабикәгә әйләнде. Аздырды шул аны Сандыр, әле берзаман аны үзе дә авызлыклый алмас, ләкин хәзергә аңламый. Сандыр үзе дә киленгә ияреп, салу ягын каера башлады, кайчагында икәүләшеп икешәр-өчәр көн сәрхүшләнеп йөрерләр иде. Аракы эзлисе, сатып аласы юк – заводлары үзләрендә, беткәннән-беткәнгә көмешкәне куып кына торалар. Минем тыярга, үз аңнарына китерергә маташулар стенага борчак сибү белән бер булды, алай гына да түгел, ачуларын кабартты. Аларга яхшылык эшлим дип, үз – үземә авырлык, өсте-өстенә чир генә ала идем. Чебен дулап тәрәзә вата алмаганны аңлап, мин дә бөтенләй кысылмаска, эндәшмәскә карар иттем. Юк шул, бер кирегә киткәч уңайга борам димә икән, болай да ярый алмадым. Эчкән саен хәзер алар үзләре миңа бәйләнә башладылар, мин алар өчен тәмам күрәлмас кеше, сөймәс җанга әйләндем. Өйдә кара болытлар йөзгәндәй, кояш мәңгегә баткандай булды, кабер тынлыгы урнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев