Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Гыйбрәтле тормыш үрләре (хикәя)

Анастасия Усачеваның хикәясен тәкъдим итәбез.

Бу «язмыш» дигән кырыс сынаулар һәркем өчен үзенчәлекле бер гыйбрәттер ул, мөгаен. Югыйсә, буйга җиткән алсу алмадай, зифа буйлы, шаян, тапкыр сүзле, тырыш һәм ярдәмчел булган Нинаның күргәннәре, санап кына бетерә алмаслык тормыш гыйбрәтләре, Мамадыш районында урнашкан Колышчы авыл халкын гаҗәпкә калдырырлык булмас иде.

Яшьлек гөлләре чәчәк атарга өлгереп кенә җиткән чак иде. Түбән Кама яшьлек каласында сатучы һөнәрен үзләштереп, зур өметләр белән эшкә урнашып, әти-әнисенә шатлыкларын уртаклашу өчен авылга кайта Нина. Әтисе — Борис Тимофеевич та туган авылындагы кибеттә сатучы булып эшли иде аның. Әнисе Нинаны туган авылы кибетенә эшкә кайтуын үтенсә дә, аны яшь кала күбрәк үзенә тарта. Чөнки ул инде үзе кебек чибәр дә, эшкә дә уңган егет — Иванны да яратып өлгергән була анда.

«Язмышлардан юктыр узмышлар» дигәндәй, 1981нче елның язында Нинаның әтисенә Казанга дәваланырга барырга туры килә. Ләкин бу китүе аның гомерлеккә гаиләсе белән хушлашып китүе булган икән шул: шул китүдән ул авылына гробта гына кайта (операциядән соң көтелмәгәндә үлә). Гаилә өчен бу фаҗигале ел була. Матур хыяллар, яхшы гына гаилә кору бәхетенә ирешү теләге челпәрәмә килә Нинада. Өйдә әле тагын өч бала: Коля, Мария, Тима.

Коля — яшьтән инвалид булып, коляскада утырып шигырьләр яза, балалар журналында рәсемнәр ясап җибәрә, туган авылы турында хикәяләр яза. Бер сүз белән әйткәндә, авылның «Корреспонденты» булып тора ул. Аның матурлыгына, тирән фикерле булуына авыл халкы соклана иде.

Иң кечкенәсе булган Тимага әле җиде яшь кенә булып, беренче класста укып йөргән чагы була. Уртанчысы мария исә, төзүчеләр техникумында укып йөри иде ул вакытта.

Гөрләп торган бәхетле тормышның асты-өскә әйләнә. Ярдәмчесез калган әни кеше өчен газаплы кичерешләр башлана. Абзар тулы мал-туарны карау да, ятим балалар язмышы да бер анага кала бит. Нина белән Мария кала тормышыннан канәгать булып яшәүләрен дәвам итәләр. Нина белән Иван әниләре рөхсәте белән кушылып, туган-тумачалар белән җыелып матур гына туй ясыйлар.

Дөнҗя булгач, тормыш та бер урында гына тормый шул. Нина белән Иванның бер-бер артлы ике уллары — Игорь һәм Вадим дөняга килә. Авылга да сирәк-мирәк кенә булса да кайтып йөриләр. Кулларыннан килгән кадәр әниләренә дә, энекәшләренә дә булышып, матур гына яшәп ятканда, менә дөньның алды, әйтерсең лә, кара ягы белән әйләнә дә куя. Әниләре — Райка түтине җирләргә кайту турында телеграмма килеп төшмәсенме? Югыйсә авыруы турында да бервакытта да зарланмый иде бит әниләре. Инвалид улын (аңа егерме ике яшь иде) туалетка күтәреп алып килеп, юындырып урынга яткыра да, кул эшенә утыра ул. Ләкин күңеле болганып коса башлый. Авызыннан килгән канны күреп, куркуга кала ул. Җиде яшьлек Тиманы әбисенә җибәрә.

Әбисе алардан шактый ерак торганлыктан, бик тиз генә килеп җитмәгәндер. Алар кергәндә, Райканың хәле начарайган була шул. Коля исә йөрәге белән борчылып, өзгәләнеп, ярдәм күрмәтә алмавына үксеп-үксеп елый. Райка үзен туалет чиләгенә утыртуны сорый. Ләкин аны чиләктән торгызырга килгәндә ул үлгән була.

Әйтерсең лә, адым саен ятимлек шәүләсе саклап йөргән бу балаларны. Бу хәл 1987 елның декабрь айлары була. Нинага бу йортта ике баласы белән калып энеләрен тәрбияли башларга туры килә.

Шулай яши торгач, өч ай вакыт үтә. Кара шәлен ябынган үлем шәүләсе болар тирәсеннән ерак китмәгән икән:

Авылда грипп эпидемиясе таралган көннәрнең берсендә, Коля каты авырып китә. Дарулар гына булышмый. Бер атнага якын шулай көрәшсәләр дә, Коляны коткарып калып булмый. Бу хәл барлык авыл халкын гаҗәпкә калдыра. Олы бала буларак, Нинага күп кенә сорауларга җавап эзләргә һәм аны дөрес чишә белергә туры килә.

Бу инде 1987нче елның язы була.

Нина белән Иван киңәшләшеп, туган-тумачаларның да кушуы белән, өйне сатарга булалар. Кечкенә энеләрен үзләре белән алып китеп, укын дәвам иттерәләр.

Туган нигез — туган йорт сагынып сөйләргә генә калды, дисәм дә дөрес булмас кебек. Чөнки бу нигезгә салынган яңа йортта бит шатланып яшәүләр булмады да. Авылның картлары да бу нигезне: элеккедән килгән хәвефле җир булды, — дип сөйләделәр.

Нина белән Иван ятимнәрнең әти-әнисе урынын алыштырып, аларга күңел җылысы биреп яшәп, аларны аякка бастыру һәм яңа тормыш башлауда һәйкәл куярлык затлар булдылар.

Хәзерге көндә үзләре дә ике малай үстереп, уртанчысы булган сеңлесе Мариянең дә улы Русланны да үз балалары кебек күреп яшәп яталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев