Алена Евдокимова: «Байлык түгел акча дигәннәре, байлык түгел алтын һәм көмеш»
«Кряшен чибяре-2022» финалисты: Алёна Евдокимова шигырьләре. Ул Мамадыш районының Шәдче башы авылыннан.
Һәркемнең үз байлыгы
Утырам да янә уйлап куям:
“Нәрсә соң ул байлык дигәне?”
“Акча”,-диеп дөнья куа халык.
Тик бармы сон акча җиткәне?
Кечесе дә чаба,олысы да,
Акча эшләм таба ул, имеш.
Байлык түгел акча дигәннәре,
Байлык түгел алтын һәм көмеш.
Бары саулык-олы байлык дигән
Бер мәкаль бар безнең халыкта.
Акча дигәннәре җитмәячәк,
Җитмәде ул,җитми халыкка.
Байлык дигәннәре мине бик еш уйга сала,
Нәрсә соң ул байлык дигәне?
Байлык бит ул - саулык, гаиләң булу
Ник аңламый халык дигәне...
Шулар арасыннан бер хәерче
Кычкырадыр озелеп үзәге.
“Менә байлык”,-диеп алга кулын суза,
Ә кулында Ипи кисәге.
“Байлык бит ул –тату гаиләң булу”,-
Дип озелә Ана йөрәге.
Ул да белә: байлык- ул балалар,
Ирең булу дөнья терәге.
“Байлык бит ул-онык,оныкчыклар”,-дия,
Әби белән бабай шатланып.
Алар белә байлык ни икәнен,
Яшиләрдер шуңа куанып.
Кем өчендер байлык-яхшы уңыш алу,
Кем өчендер хаман шул акча.
Бәхет табып булмый акча белән,
Булсын шунда,булсын бер бакча.
Ялгышабыз бик еш,аңламыйбыз,
Шул бер акча безнең башларда.
Дөрес юлдан тайпылмыйкчы,дуслар,
Дуслар булсын авыр чакларда.
Дусларыңның шаян елмаюы,
Җылы сүзе туганнарыңның,
Аңла, дустым, менә шулдыр байлык
Бу дөньяда озатып барырлык.
Гади әйберләрдән бәхет таба белик,
Аңлыйк акча байлык түгелен.
Ялгышмыйча, дөрес юлдан атлап,
Бәхет белән үтсен гомерең.
***
Сөю кунса күңелеңнең нечкә кылына,
Давыл булып мәхәббәттән күңел котыра.
Яратудан һәр көнемә сөенеч тула,
Сөя белгән җаннар гына бәхетле була.
Керфекләрең яш(е)рә алмый татлы хисеңне,
Нурлар булып җыр агыла - шуны сиздеңме?
Сөю-наз тулы җырымны сиңа көйләрмен,
Назлы сүзләргә йотлыгып сине күмәрмен.
Ирнеңә кунган елмаю тик мәхәббәттән,
Матур парлар җитәкләшеп йөрсен беррәттән.
Йөрәкне йөрәккә бәйли сөю җепләре,
Һич рәнҗетми саф хисләрне саклап йөрт әле.
"Әниемнең күңел яктысы" шигырен бәйрәм бүләге итеп кабул итегез!
Йомшак кына итеп елмая да,
Җанга өрә өмет чаткысы.
Тормыш дигән юлдан саклап йөртә
Әниемнең күңел яктысы.
Барыр юлдан бераз тайпылсак та,
Әнием син килдең ярдәмгә.
Якты көннән бәхет табабыз без
Ходай безгә сине биргәнгә.
Ялгышыбыз булса, кичердең син,
Яхшы киңәш биреп юаттың.
Юлларыбыз кая юнәлсә дә,
Изге теләк белән озаттың.
Якты нурлар җирне назлагандай
Назланабыз синең кочакта.
Авырлыклар шулчак юк булалар
Синең иркен, җылы кочакта.
Һәр адымың илтсен яхшылыкка,
Изгелектә булсын эшләрең.
Башкаларга үрнәк булып торсын
Җир йөзендә салган эзләрең.
Фото Алена Евдокимованың шәхси альбомыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев