Албайдан Ольга Никифорова шигырьләре
Сугыш чоры баласы Ольга Никифорова Мамадыш районының Албай авылында яши. Ул авылның мактаулы һәм хөрмәтле укытучыларыннан берсе.
Бишек җыры
Түгәрәк күл уртасында
Күрдем аккош баласын,
Миһербанлы бала булып,
Сөендерсен анасын.
Син тууга санадым мин
Нәселемнең баскычын.
Ходай сиңа бирсен, балам,
Бәхетеңнең ачкычын.
Ак та булсын, пакь тә булсын
Киләчәктә гомерең.
Изгелек орлыгы белән
Тулсын, балам, күңелең.
Җәйнең матур таңнарында
Сайрый минем былбылым.
Матур төшләр күрә-күрә,
Йокла, бәгърем, күз нурым.
Оныгымның матур чәчен
Йомшак җилләр тирбәтә,
Гаҗәп серле төшләр күреп,
Йоклый балам мендәрдә.
Кулларымда тирбәтәм мин
Балакаем баласын.
Әбиләре саклап торсын,
Атасы һәм анасы.
Йокла, йокла, йом күзең,
Калмыйсың син берүзең.
Йокыңны саклап торырга
Килгән сөйгән кошчыгың…
Матур гөлем
Тиңдәшлектә булмаган гөл
Саклыйбыз без чәчәк бөреңне.
Чәчәк бөресенә карый-карый,
Нәфис уйлар били күңелне.
Яратуың гомерлеккә булсын,
Ярату ул, килми бер көнгә.
Әти-әниеңә булган яратуың
Илһам бирер сиңа мәңгегә.
Ай сердәш минем уйларыма
Көн дә сине уйлап утырам.
Сине сагыну хисләремне басар өчен,
Шигырь язарга, дип утырам.
Гөл чәчкле болыннарда
Уйнап йөри нәни колыннар.
Сиңа бәхеткәйләр теләп
Тәрәзәдә сайрый былбыллар.
Синең күзләр — матур күзләр
Моңсулыкны белмәсен
Күзләреңдә очкын, йөрәгеңдә ялкын
Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев