“Ак күлмәкле кыз” (хикәя)
Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим хикәясе.
Май төненең матурлыгын да, тротуарларда әледэн-эле очрап торган гашыйкларны да күрмичә атлый бирде ул. Артындагы ягымлы хатын-кыз тавышын да ишетмичә калды. Ләкин тавыш тагын кабатланды:
— Вам грустно?
— Почти, — диде Атлас, нәрсә әйткәнен үзе дә сизмичә. Ул әле һаман язылачак хикәясе тәэсиреннән айнып җитә алмаган иде.
— Сез — татар егете, — диде Атласның янәшәсенә килеп җиткән кыз саф татар телендә.
Атлас кызның нәрсәгә ишарә итүен шунда ук аңлап алды.
— Ә сез менә тел бүлегендә укучы студентка! — диде ул, илтифатсыз гына.
Кыз төн уртасында үзенә сөйләшергә кеше табылуына канәгать иде булса кирәк, дәртләнеп сөйләп китте:
— Сез бераз гына ялгыштыгыз, әлбәттә, ләкин эш анда түгел. Егерменче гасырның икенче яртысында яшәгән татар кызы рустагы һәм татардагы [ч] авазларының аермасын гына белергә тиештер ләбаса инде.
Атлас, кызның йөзен яхшылап күреп бетермәсә дә, аның күлмәген абайламыйча кала алмады. Кыска, киң итәкле ап-ак күлмәк караңгыда аермачык булып күренә, әйтерсең ул төн каралыгын яктыртып тора иде.
Әле һаман уты янган тәрәзә яктысында ул кызның йөзенә карап алды. Чибәр күренә. Гадәттә, мондый чибәр кызлар төннәрен ялгыз йөрмиләр.
— Мин дә һава алырга гына чыккан идем, — диде кыз, тәрәзә каршысында туктап.
— Ә нигә әле сез мине һава алырга гына чыккан дип уйлыйсыз?
— Эшем кешесе сезнең кебек төн уртасында башын иеп салмак кына атлап йөрми. Хәтта берәрсен көтсә дә, тынычсызланып, әледән-әле сәгатенә карап ала.
Шунда гына Атлас кызның аны баядан бирле күзәтеп килүен аңлап алды. Ләкин сер бирергә теләмәде. Кызның сөйләшүе ничектер үзеннән-үзе бәхәскә тартып тора иде.
— Әгәр минем сәгатем булмаса?
— Сәгатегез булмаса, артыгызга борылып, миннән вакьп ны сорар идегез, — диде кыз, киная белән.
Атлас кызга нәрсәдер әйтмәкче иде, ләкин хикәясенә бая эзләгән сүзне тапты да, тәрәзәгә якынрак барып, кесә дәфтәренә язып та куйды: «Ак күлмәкле кыз...»
Ул да булмады, кызый:
— Ярый, гафу итегез! Сезгә комачауламыйм, әнә мине дә диаматым көтә, — дип, ак күлмәгенең итәкләрен җилфердәтеп, тәрәзә аша гына өй эченә сикерде. Атлас нәрсәдер әйтергә авызын ачкан иде дә, тегесе, учларын бер-берсенә кушырып, саубуллашу мәгънәсен аңлатты һәм эре шакмаклы тәрәзә пәрдәсе артына кереп тә югалды. Атлас, ни булганын аңламагандай, бераз басып торды, аннары акрын гынатротуар буйлап алга атлады.
Ул, фикерен җыя алмыйча берничә минут баргач, тагын хикәясенең меңләгән образлары дөньясына кереп чумды. Шул дөньядан аерылмыйча, ниндидер чатларны, урамнарны узды, үзе яшәгән тулай торакка килеп җитте, кире борылды һәм тимер юл линиясе үтә торган зур чокырга табан атлады. Ләкин ул боларның берсен дә уйлап эшләмәде, ахры вакытта аны баганага килеп бәрелүдән яки абынып егылудан инстинкт кына саклый иде булса кирәк. Ул үзенең бөтен йөрәге, мие, акылы белән кайдадыр, бөтенләй башка жир башка заманда кемнәр беләндер бәхәсләшә, кемнәргәдер нидер исбат итә һәм нәрсәләрнедер кире кага иде. Айлар буе походта йөргән солдатлар марш атлап барганда йоклыйлар, ди. Шундый походларда йөргән солдат организмы никадәр йокы теләсә, Атласның хәзерге хәле дә шулкадәр үк иҗат тели иде. Бу теләкнең солдат йокысыннан аермасы шунда гына, берничек тә куып җибәреп булмаган шикелле, чакырып китерергә мөмкин түгел.
Атлас, уйларына бирелеп, байтак вакыт чокыр буенда утырды. Бу хәл тагын күпмегә сузылган булыр иде икән, ләкин электровозның миләргә үтәрлек ачы итем сызгыртып җибәрүе аны «теге дөньясыннан» бу дөньяга кайтарды һәм ул, таң сызылып килүен шәйләп, тулай торакка табан юнәлде.
Чишенеп урынына яткач кына кабат исенә төште ак күлмәкле кыз. Атлас аның килеш-килбәтен хәтерләде. Нәрсәнедер әйтергәме, юкмы дигәндәй, туктаусыз хәрәкәтләнеп торучы тулы иреннәр... Яңакларын каплап иңбашына салынып төшкән чем-кара чәч... Антик сыннардагыдай калку күкрәк... һәм төн карасын яктыртып торган ап-ак күлмәк. «Студенткадыр, диамат көтә, диде бит, — дип уйлады Атлас.
— Тукта, тукта! Кайсы урамда, кайсы йортка кереп китте соң әле ул?! Юк, һич кенә дә искә төшереп булмый». — Атлас озак кына хәтерләргә тырышып ятты, аннары: «Хәер, кайсы йортка кереп китсә дә барыбер түгелмени, аның каравы, исеме хикәядә калды», — дип куйды ул эчтән генә. Йокларга дип одеялга гына төренгән иде, кичтән сүндермичә калдырылган радио колакны тондырырлык булып шаулый да башлады. Бүлмәдәшләре караватларыннан шыбырдашып коелабашладылар. Китте гантельләр чыңгылдавы, китте кешегә буйсынмас дәрәҗәдә камилләшкән роботлар турында кичтән өзелгән бәхәс, китте шау-шу. Атлас түзә алмады, корт чаккандай сикереп торып, радионы сүндерде һәм иптәшләренә:
— Кеше йоклый, ә сез урмандагы кебек акырышасыз, — дип кычкырды. Ләкин аңа:
— Расписание, дорогой, — дип кенә җибәрделәр.
* * *
Җәйге имтиханнар җитеп килә, тик Атласның архитектура буенча сызымнары һаман төгәлләнмәгән. Эшләр болайрак барса, курс эшенең төп башына утыртып калдыруы да бар.
Атлас, кулындагы сызымнарыннан башын күтәреп, өскә карады. Агачлар яфрак ярыр-ярмас вакытта бигрәк матур инде шушы Казан паркы. Анда агачлар кара урмандагы кебек биек һәм ботаксыз булып та үсмиләр, саксауллардай кәрлә дә түгелләр.
— Ә сезнең сызымыгызда төгәлсезлек бар.
Атлас кинәт артына борылып карады һәм, үз күзләренә үзе ышанмыйча, аптырап калды. Ак күлмәкле кыз (бүген инде спорт киеменнән), озын саплы урам себеркесе кочаклап, сырлы эскәмия артына таянган да игътибар белән Атлас кулындагы сызымнарга текәлгән. Маңгаеннан ике якка таралып төшкән чем-кара чәчләре һавада җилфердәп тора. Менә ул, себеркесен бер читкә ыргытып, Атлас янына килеп утырды һәм кып-кызыл тырнаклы бармаклары белән сызымдагы шакмакларга күрсәтә-күрсәтә сөйләп тә китте:
— Йортларның болай урнашулары урамны җилләндерүгә комачаулаячак. Чөнки син аларны көньяк җилләренә аркылы салгансың, алар җәй көннәрендә җылы җилләрне шәһәр урамына кертмичә тоткарлап торачак. Әгәр аларны менә бу юнәлештә салсак, урамда җәй буе җиләс булачак һәм кыш көне көрт ишек төпләренә өелмәячәк.
Атлас башта аптырабрак торса да, кызның чыннан да төпле генә фикерләр әйтүен күреп, үзе дә хыялый шәһәргә кереп китте, һәм алар ярты сәгать дигәндә шәһәрнең кечкенә бер районын яңадан төзеп тә куйдылар.
— Миңа, әлбәттә, беркайчан да архитектор булырга һәм шәһәр сызымнары сызарга туры килгәне юк, — диде кыз, Атласның гаҗәпләнүенә каршы. (Атлас инде бу кызыйның төзүчеләр институтының архитекторлар бүлегендә укуына тәмам ышанып җиткән иде.) — Ә шулай да, — дип дәвам итте кыз, — миңа калса, шәһәрләр нәкъ менә шулай төзелергә тиештер кебек.
Атлас рәхмәт әйтергә дә өлгермәде, кыз сикереп торды да аллея буйлап килүче алъяпкычлы карт янына йөгерде. Атлас аның:
— Ярар, бабай, калганын үзең себереп бетерерсең инде, эшкә соңга калмыйм тагын, — дигән сүзләрен ишетте һәм нәкъ теге төндәгечә кулларын кушырып саубуллашуын гына күреп калды — бер минуттан инде кыз аллея буйлап урамга чыгып очкан иде.
Кыз киткәч, Атлас күңеленең ерак, томанлы бер почмагында теге төндәге, дөресрәге, теге таңдагы үзе дә аңлап бетермәгән һәм моңарчы беркайчан да кичереп карамаган ниндидер рәхәт тә, әллә ниткән сагышлы да бер хис уянуын тойды. Ул, түш кесәсеннән дәфтәрен алып, ашыга-ашыга нәрсәдер яза башлады. Бераз язды да сызып ыргытты. Башын күтәреп агачларга карады, уйга талды. Бермәл хәрәкәтсез торды. Бераздан соң тагын язарга тотынды: «Ботакларга, әле өлгереп җитмәгән, ләкин менә-менә өлгерергә торган кыйммәтле асылташлар кебек, нәфис бөреләр тезелгән. Кыз аллеялар себереп йөри иде...»
Эңгер төшеп, үзе язганны үзе танымый башлагач кына дәфтәреннән башын күтәрде Атлас. Ул шунда гына концертка соңга калганын аңлап алды.
Дәвамы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев