Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Мин кайттым

Хөрмәтле укучыларыбыз, Сезгә Әлмәт районы Кәләй авылы шагыйрәсе, Татарстан Язучылар Берлеге члены Зинаида Захарованың "Мин кайттым" хикәясен тәкъдим итәбез. (Дәвамы. Башы 16 (308) санда.) - Елама, сиңа еларга ярамый, сөеклем, - дип юатырга тырышты Мөнир. - Туасы балабыз хакына елама, - дигән иде шунда ире. Ә үзе күзеннән ник бер...

Хөрмәтле укучыларыбыз, Сезгә Әлмәт районы Кәләй авылы шагыйрәсе, Татарстан Язучылар Берлеге члены Зинаида Захарованың "Мин кайттым" хикәясен тәкъдим итәбез.

(Дәвамы. Башы 16 (308) санда.)

- Елама, сиңа еларга ярамый, сөеклем, - дип юатырга тырышты Мөнир. - Туасы балабыз хакына елама, - дигән иде шунда ире. Ә үзе күзеннән ник бер бөртек күз яшен чыгарсын. Мәрзыяның бөдрәләнеп торган кара чәчләреннән сыйпады. Бертуктаусыз карлыгандай кара күзләреннән үпте.

- Менә күр дә тор, яратканым, ике-өч айдан кайтып та җитәрбез. Дошманны оясына бик тиз куып кертербез. Көтегез генә.

- Ике-өч ай, - дисең, Мөнир. - Синнән башка ничек яшәрмен соң мин? - дип өзгәләнде ул. Елый-елый шешенеп беткән Мәрзыяны иреннән аерып алу бик авыр булды. Бармакларын түгел, җанын каерып алдылармыни. Ярый әле әхирәте - Нурия янында иде. Ул юата да, кирәкле сүзләрне дә таба белде. "Ялгыз башыңа түгел, илгә килгән бәхетсезлек бит бу, сабыр бул, дустым!" - диде ахирате.

- Көт мине, сөеклем, - дип кычкыды Мөнире. Күздән югалганчы кулын изәп барды.

Соңгы сүзләре шул булды: "Көт мине!" Һаман көтә Мәрзыя. Илле елга якын көтә. Әйтергә генә җиңел. Мөниренең үлгән хәбәре дә килмәде. Хәбәрсез югалды солдат. Ирләренең үле хәбәрен алган хатыннар бәхетлеләр, күптән тынычлап яшиләр. Кайберләре ирләренең каберләренә дә барып кайтты. Истәлеккә орден-медальләре калды. Авыл уртасында, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга, куелган һәйкәлдә аларның исемнәре истәлек тактасына уеп язылган. Хәбәрсез югалган Мөнирнең генә исеме юк тактада. Ел да авылдашлары Җиңү көнен һәйкәл янында зурлап билгеләп үтәләр. Мәктәп балалары җыела, сугыш ветераннары да килә. Күкрәкләрендә сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән медальләре балкый. Хөкүмәтебездән аларга хөрмәт зур. Ирләре сугышта үлеп калган толларны да бик олылыйлар. Тик Мәрзыя толлар рәтенә керми. Аягында йөргәндә ул бер генә митингны да калдырмады. Йөрәге урыныннан куба иде шул минутларда. Аның өчен Җиңү көне бәйрәм була алмады. Эх, беләсе иде, кайда икән аның Мөнире, җирдәме, күктәме? Нигә Мәрзыяга шундый язмыш язган соң?

***
Аның күңеле сизә - исән булырга тиеш аның ире. Соңгы хаты да сугыш бетәр алдыннан килде. Мәрзыя өчпочмаклы солдат хатларын сандыгы төбендә саклый. Искереп, таушалып бетсәләр дә, аның өчен бик кадерле алар. Бигрәк тә иренең соңгы хатын алып укырга ярата ул.

"Фашистларны дөмектерер көннәр якыная. Улымны да, сине дә бик сагындым. Сезнең белән күрешү мизгелләрен уйлап юанам. Мин һичшиксез кайтачакмын", - диелгән иде анда. Хатны алгач Мәрзыяның шатланганын сөйләп тә, язып та аңлатып булырлык түгел иде. Канатлар үсте диярсең. Шатлыгын уртаклашу өчен ул тизрәк Мөнирнең әти-әнисе яшәгән йортка ашыкты. Сөенечтән кочаклашып елаштылар. Шатлыгы да бермә-бер артты Мәрзыяның ул мизгелләрдә. Иртәрәк шатланганнар шул. Алар инде вафатлар, Мөнирнең югалуын бик авыр кичерделәр. Киленнәрен үз кызлары кебек якын күрделәр. Бәхтиярне алар үстереште. Мәрзыяның көннәре мәктәптә уза иде. Укытучы эшен тавык та чүпләп бетерә алырлык түгел. Бәхтияр күбрәк әби-бабалары тәрбиясендә булды. Дөнья бәясе кешеләр иде, мәрхүмнәр.

- Кызым, Бәхтияр өчен борчылма, кулдан килгәнчә булышырбыз. Ул бит безнең нәсел дәвамчыбыз. Сиңа ничек кадерле булса, безгә дә нәкъ шулай, - дия иделәр. Урыннары җәннәттә булсын. Аллага шөкер, бик акыллы, тәрбияле булып үсте улы. Әтисез үссә дә бөтен ир-ат эшенә кулы ятып тора. Булышыр кешесе булмаса да йорт-җирне дә яңартты. Яңа мунча, сарайлар, бар да яңа. Белмәгән эше юк. Әтиле егетләр арасында ялгыш юлдан китүчеләр дә җитәрлек.

Мәрзыя күрәзәгә, багуларга ышанмый иде. Мөнире хәбәрсез югалгач түбән очта ялгызы яшәүче, күрәзәче Әминә янына йөри башлады ул. Кеше белмәсә, сизмәсә генә ярар иде дип борчылса да, барды. Күрәзәче әйткәннәргә ышана да башлады. Әминә бик тәмле итеп үлән чәйләре эчерде, табын көйләде. Мәрзыя дә күчтәнәчсез йөрми иде. Ул Әминәне гел кисәтеп торды.

- Берүк, Әминә, кеше генә белмәсен! Мин бит укытучы кеше, белсәләр, оят! Әминә ант итте һәм биргән антын бозмады - Мәрзыяның серен берәүгә дә ачмады. Килгән саен карта ача иде. Ачкан саен шул бер үк сүз:

- Ирең исән-сау, хатыны, баласы бар. Оныт син аны, кияүгә чык. Алам, дип торучың булганда чык, Мәрзыя.

Сугыштан яраланып кайтып, авыл мәктәбендә директор булып эшли башлаган Каюм гашыйк иде Мәрзыяга. Ошамаслык түгел үзе. Озын буйлы, куе кара чәчле, шомырттай кара күзле. Эшкә батыр, тыйнак, югары белемле. Башка берәүгә дә күз салмый. Яшь хатынның ялгыз чагын туры китерә дә, мәхәббәтен аңлата.

- Яратам мин сине, Мәрзыя, чык миңа кияүгә. Онытырсың Мөнирне, ул кайтмаячак бит инде. Күпме көтәргә була кайтмаган ирне, - дип юлына төшә. - Бәхтиярне дә, сине дә яратам. Синең улың - минем улым булыр, - дип тә әйтеп карый ул. Юк, чыкмады Мәрзыя Каюмга. Вәгъдәсенә тап төшермәде. Кияүгә чыккач кына ире кайтып төшсә, ни дияр?

- Юк, юк, булдыра алмыйм, - диде ул. Оныта алмады Мөнирне. Күңеле дә сүрелмәде. Ирен көтеп картайганын сизми дә калды. Ашарга утыруга, ирен исән итеп күз алдына китереп, Мөнирнең тамагы тукмы икән дип, хәсрәтләнде. Үлгәндер дип уйлап, аның рухына багышлап дога укыды.

***
Капка ачылып ябылды. Төш тә җиткән ләса. Көн узганы сизелми дә. Ул да булмады, килене, елмаеп, Мәрзыя бүлмәсенә килеп керде. Аның ятагы янына килеп иңнәреннән кочты. Адәмнең хөрмәт күрүе дә, хурлык күрүе дә үз кулында. Килене белән аралары әйбәт, ул аны үз кызыдай күреп ярата.

- Туган көнең котлы булсын, әнкәй, - диде Рухия, тәмле теле белән. Караваты янындагы урындыкка утырды да, Мәрзыяның хәлен белеште. "Балалар шалтыраттымы?" - дип сорарга да онытмады. "Өйнең яме ана белән, диләр. Әнкәй исән булсын", дип теләмәгән көне юктыр Рухиянең. Бик игътибарлы шул килене. Ул әнисенең йөзендә ниндидер сәерлек тойды. Күзләре дә елаганга охшаган.

- Әнкәй, бер-бер күңелсезлек бармы әллә? - дип кызыксынды.

- Юк-юк, балам, бар да көндәгечә, үзгәрешләр юк.

Килене бар да көндәгечә түгел икәнен әнкәсенең күзләреннән күрде. "Нидер яшерә, әйтергә теләми", - дип уйлады.

Колхоз идарәсендә хисапчы булып эшли Рухия. Төшкә өйгә кайтып йөри. Мәрзыяны ашатып-эчертеп китә. Әнкәсен ашатмый торып үзе ашарга да утырмый. Аш бүлмәсеннән борынны кытыклап тәмле шулпа исе килә. Аш-суга оста килене, пешеренергә ярата. Мәрзыя ятагына торып утырды. Килене итле шулпа китерде.

- Тәмле пешерәсең, балам, - диеп киленен мактап алды ул. Җылы сүз җан азыгы, диләр.

Әнкәсенең мактау сүзләре Рухиянең күңелен тагы да йомшатып, эретеп җибәрә. Ашап-эчкәннән соң Мәрзыяны һавага чыгарга өндәде килене.

- Көне матур, әнкәй, кояшлы, җылы. Җәй уза бит, бер генә ае калып бара. Ә синең бакчабызны да күргәнең юк, - диде өзгәләнеп.

- Бүген түгел бала, бүген түгел, - диде кайнанасы. Аның ялгыз калырга теләве сизелә иде. Китап укырга да ярата Мәрзыя. Бүлмәсендәге китап киштәсендә ниди генә китаплар юк. Укырга яратканын белгән таныш-белешләре, туган-тумачалары, балалары да китап бүләк итәләр. Мәрзыяга китаптан да зур бүләк юк. Башлаган китабын, укып бетерми торып, кулыннан да төшерми ул. Яраткан китапларын кат-кат укый. Улы шуңа ачулана да инде.

- Күзсез каласың бит, әнкәй. Укымаган китабың калмады бит инде. Укыганны яңа баштан укыма хет, әнкәй, - ди улы.

Соңгы вакытта Бәхтияр, никтер, гел әтисен искә ала башлады.

- Әнкәй, әгәр әткәй исән булса, нишләр идең? - дип сорап та куйгалый.

- Әткәң исән булса без бергә булыр идек, ул һичшиксез безнең белән булыр иде, - дип җавап кайтара Мәрзыя.

- Ул кайта алмый калган булса, ни әйтерсең?

- Моның булуы мөмкин түгел, бәбкәм! Ул аяксыз-кулсыз булса да кайтачак иде! - ди ана, тагын да киреләнеп. Сөйләшү өзелә.
Әйтеләсе сүзләр әйтелми кала.

"Балаларыма имгәк булып ятам", - дип борчылмый калган көне юк аның. Иң зур борчуы да шул. Бакчага чыгып чүп утаса, кош-корт ашатса да ярдәм булыр иде аларга. Күңеле белән әллә кайлардан, басу-кырлардан, болыннардан, урманнардан урап кайтырдай була. Яшьлеген, Мөнире белән бәхетле чакларны исенә төшерә. Эх, ул хыяллар. Кич тә булган, көн үткәне сизелми дә. Уйларын чуалтып, бер-бер артлы улы белән килене эштән кайттылар. Бәхтиярнең кәефе шәп күренә. "Уракка төштек, әнкәй, - ди улы. - Уңыш шәп булырга тиеш, чөнки вакытында яңгыры яуды, җәй җылы, матур килде. Хәзер яумый торсын иде. Игеннәрне җыеп алырга бирсен".

"Барыбыз да шуны телибез, балам", - диде Мәрзыя, улын хуплап. Улы колхозның бөтен техникасы өчен җаваплы. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, баш инженер булып эшли. Эшендә яраталар үзен. Яратмаслык түгел шул аның Бәхтияре. "Котлыйм, әнкәй, утыз җиде яшең белән, сине", - диде ул шаяртып. Әйе, саннарның урыннарын алыштырып куйсаң, була икән. Мәрзыя кеткелдәп көлеп җибәрде.

- Әле йөгереп йөриячәксең, әнкәй. Ятагыңнан сикереп торачаксың. Егерме беренче гасырда яшәячәксең әле син. Серләремне ачам сиңа бүген. Туган көнеңә сюрприз булсын. Озак сакладым ул серне!

Мәрзыяның йөрәге еш-еш тибә башлады. Иртәнге төшен уйлады.

- Әтиең турындамы? - дип сорады ул көтмәгәндә.

- Каян белдең, әнкәй? - диде Бәхтияр аптырап. Мәрзыя дәшмәде. - Әйе, әткәй турында сүзем, - диде Бәхтияр, озак көттерми. - Минем әткәй исән бит!

Бу сүзләрне ишетүгә Мәрзыя, куллары белән йөзен каплады да, үксеп еларга тотынды. Улы башка берни дә әйтә алмады. Әнкәсен тынычландыру юлларын гына эзләде ул. Ләкин ана тынычланудан узган иде.

- Каян, кайчан белдең? Нигә әйтми йөрдең? - дип өзгәләнде ул. - Нигә сер итеп сакладың? Мин белергә тиештер бит? Куллары, аяклары бармы? Әллә гарипме? Ни хәлдә, кайда? Ялган сүз башта шикәр булса да соңы зәһәр, дөресен сөйлә, балам! - диде Мәрзыя, үксеп.

Бу хәбәр әнкәсенә шулай тәэсир итәр дип, уйламаган да иде Бәхтияр. Күпме гомер узган бит... Әнкәсен кызганып, күп нәрсәләрне сөйләмәскә булды ул. Өйләнгән, баласы бар, дисәң... Юк, юк... Харап булабыз. Ул тыныч булырга тырышты. Әнкәсен дә тынычландырырга теләп:

- Әткәй сугыш ахырында әсирлеккә төшкән. Сугыш беткәч әсирлектән азат ителгән, ләкин алты ел туган иленә кайту тыелган. Кыскача әйткәндә, беркая да китәргә ярамаган. Документларын да бирмәгәннәр, - дип ипләп кенә сөйләде ул, ялгыш сүз ычкындырудан куркып. - Белоруссиядә яши, хәрби комиссариат аша эзләттем, - дип сүзен тәмамлады.

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев