Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Йолдызчыклар эзлибез

Ялындырып кына булса да, табигатькә кыш килде. Тирә-юнь ап-ак юрганга төренеп, язга хәтле йокыга талды. Олысы, кечесе зур түземсезлек белән, яңа ел могҗизасы көтә.

Узып баручы елның соңгы ае керәшеннәр дөньясында чираттагы бер матур вакыйга белән истә кала. Инде менә сигезенче тапкыр керәшен җыруларын яшь башкаручыларның "Туым жондозы" фестиваль-конкурсына сайлап алу турлары үткәрелде. Сайлап алу туры дип кенә атасак та, әлеге зона ярышлары бик зур чарага әйләнеп бара. Быел алар республика буенча биш зонада - Чистай, Зәй, Кайбыч, Алабуга һәм Казанда үтә. Шуларның икесенә тукталып китәбез.

Чистай

15 декабрьдә Чистайда узган сайлау турына Түбән Кама, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Алексеевск, Тукай, Чистай районнарыннан 12 номинант килде. Фестивальнең Чистай җиренә беренче аяк басуы. Шулай да, хуҗалар үзләренә куелган планканы югары тоттылар.

Чистай сәхнәсен балкыткан йолдызчыклар

Районның үзеннән "Карендәшләр" яшүсмерләр һәм "Тәңкәләр" балалар ансамбльләре беренче тапкыр катнашсалар да, бәйрәмнең йөзек кашлары булдылар. Балык Бистәсе районыннан "Алан" яшүсмерләр ансамбле белән Милена һәм Наташа Новиковалар борынгы җыруларны башкарып, жюридан мактау сүзләре ишеттеләр. Фестивальгә беренче тапкыр килгән Яңа Чишмә районы җыручысын күрү аеруча сөенечле булды. Алексеевск һәм Тукай районнары башкаручылары да бирешмәде. Ә менә Түбән Кама конкурсантлары чын артистлар инде дисәм дә, ялгышмам. Роза Харитонова үзенең моңлы тавышы белән жюри членнары мәхәббәтен шундук яулады. Конкурсантлар барысы да дипломнар белән бүләкләнделәр.

Зәй

Зәй - керәшеннәр иң күп яшәүче төбәк, "башкала" дип санала. "Туым жондозы" фестивален дә инде өченче тапкыр үзендә кабул итә. Быелгысы аеруча матур һәм күңелле үтте. "Энергетик" культура йортында узган җыр бәйгесе оештырылу ягыннан да, катнашучылар саны күплеге буенча да "иң яхшылар" исемлегенә кертелергә хаклы. Зәйлеләр фойедан ук килгән кунакларны ипи-тоз белән, такмаклар җырлап каршы алдылар. Чаллы шәһәреннән, Зәй, Сарман, Әлмәт районнарыннан җыелган солистлар һәм фольклор коллективлары конкурска нык әзерләнгәннәр. Жюри членнарына иң яхшы чыгышларны сайлап алу авыр булды.

Бәйгене хуҗалар үзләре ачып җибәрделәр. Петр Утяганов җитәкләгән Баграж авылы "Сандугач" балалар ансамбле бәйрәмнең иң матур бизәге булды. Түбән-Биш авылыннан Рената Вәлиәхмәтова белән Максим Кузнецов этник вокал номинациясендә җиңүче булдылар. Дүртмунча авылыннан Алися Дмитриева, Зәйдән Трофимова Виктория моңлы тавышлары белән жюри членнары күңелен яуладылар.

Түбән Биштән Максим Кузнецов

Әлмәт районы "Асыл бизәк" яшьләр ансамбле уңышлы чыгыш ясап, җиңүче булды. Сарман районы Ләке авылыннан килгән, яңа гына оешкан "Айбагыр" коллективы да үзләренең матур чыгышлары белән барысын да сокландырды.

Чаллы шәһәреннән конкурсантлары Гүзәл Хәкимуллина, Виктор һәм Владислав Агаповлар төрле номинацияләрдә җиңүче булдылар. "Җанагай" яшьләр фольклор ансамбле дә, "егетләр квартеты" да фестивальнең икенче турына узды..

Киләчәк - яшьләр кулында

Бу көннәрдә йөзләгән бала, яшүсмер, яшь кеше үз талантларын күрсәтте. Берсеннән-берсе сәләтле конкурсантларны тыңлау йөрәкләргә сыймаслык горурлык, соклану, шул ук вакытта гаҗәпләнү хисләре дә тудыры. Нихәтле үзәк өзгеч моң, җырулар бар икән бездә! Яшьләребез бу мәдәни мирасыбызны өйрәнеп, тулыландырып, баетып тора икән. Болай булгач, керәшен җырулары һәм гореф-гадәтләренең киләчәге бар икән, дигән өмет-ышанычлар туды күңелдә.

Январь аена узачак "Туым жондозы" фестиваленең гала-концертында берсеннән-берсе талантлы балаларның чыгышларын күреп, шатланасыларыбыз бар әле. Хәзергә алар дәрәҗәле жюри әйткән җитешеп җитмәгән якларын бетерү, осталыкларын тагын да шомарту өстендә эшлиләр. Казанга хәтле баргач, үзләренә, аларны әзерләүче җитәкчеләренә дә тел-теш тидерерлек булмасын, дип тырышалар. Аларның барысына да зур уңышлар телибез. Гран-при бүләге иң лаеклы хуҗасын табып, керәшен мәдәнияте күгендә чираттагы кечкенә йолдызчыкларны кабызсын!

Шулай ук укыгыз:

Чистайда "Туым жондозы" конкурсының сайлап алу туры узды

Зәй зонасында "Туым жондозы" фестиваленең сайлап алу туры узды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев