Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Нардуганда "өй сакладык"

Әле кайчан гына Нардуганга кадәр, дип, Питрау җыеннарыннан таралышкан идек. Бу көн килеп тә җитте. Ярты ел вакыт эчендә мондый очрашуларны тансыклаганбыз икән шул. 12 январь көнне Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге 800 кеше сыйдырышлы концертлар залында узучы бу тамашага, елдагыча, билетлар сатылып беткән, залда бер буш урын да...

Әле кайчан гына Нардуганга кадәр, дип, Питрау җыеннарыннан таралышкан идек. Бу көн килеп тә җитте. Ярты ел вакыт эчендә мондый очрашуларны тансыклаганбыз икән шул. 12 январь көнне Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге 800 кеше сыйдырышлы концертлар залында узучы бу тамашага, елдагыча, билетлар сатылып беткән, залда бер буш урын да калмаган иде.

Быелгысында ниләр булыр икән, күрми калмыйм тагы, дип ашыгып, бөтен эшен бер якка куеп, олысы-кечесе тамаша карарга җыелган. Шулай булмый ни, шушы төбәк керәшеннәренең генә түгел, башка милләт вәкилләре, тирә-як авыл һәм район кешеләре өчен дә иң серле, иң кызыклы бәйрәмнәрнең берсе бит ул - Чаллы Нардуганы.

Нардуган киче тәбрик сүзләре, җылы котлаулар белән башланып китте. "Карендәшләр" халык керәшен фольклор ансамбле солисткалары Мария Егорова белән Надежда Сырышевалар юбилейлары уңаеннан шәһәр башкарма коммитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Бу кичтә тамашачы бәйрәм хуҗалары - "Карендәшләр" ансамбле артистлары белән бергә "Аулак өй саклап", үзләренең яшь чакларда ничек "Нардуган" йөрүләрен искә алды, эчкерсез шатланды, көлде, тормыш мәшәкатьләрен онытты. Шаян сүзләр, берсеннән-берсе кызыклы багу - күрәзәләр, конкурслар, уен-көлке, җыр-бию белән аралашып барган тамашада залда утыручылар да бик теләп катнаштылар: сәхнәгә менеп, чынаяклар астына яшерелгән предметлар буенча, быелгы Ат елында аларны ни көтәчәген белделәр, кияүгә чыгарга теләүче хатын-кызлар караңгылыкта калып, җеп яндырдылар. "Сәвәләй рулеткасы" конкурсында шәп-шәп такмаклар "бәрделәр", "...Урталарга чыгып сайлап, кемне алырсың икән?" дип, "Каеш сугышлы" уйнадылар...

Агаповча әйткәндә, "Коренной "Тәбикмәк пешерү" конкурсыннан башка Чаллы Нардуганы була димени?! Быел да мыеклы пешекчеләр - табачы егетләр, яулык-алъяпкычларын бәйләп, үзләренең пешерү осталыкларын күрсәттеләр. Уртасы чи калса да, кыр-кырлары матур булып кызарып пешкән тәбикмәкләр телне йотарлык тәмле иде. Керәшеннәр килгән кунакны зурлап каршы ала, күчтәнәчен биреп озата. Монда да шулай: сәхнәгә менгән бер генә кеше дә бүләксез калмады.

Бәйрәм кунаклары - ут күршеләр, Алабуга шәһәреннән "Ак каз", беренче тапкыр чаллылылар каршында чыгыш ясаучы Теләче районы Субаш авылының "Нардуган" керәшен фольклор халык ансамбльләре, Самара өлкәсендәге бердәнбер керәшен авылы Назаровкадан килгән "Натукай" фольклор коллективларының җыр-моңнары ямь өстенә ямь бирде. Гомумән, һәрбер концерт номеры яратып, "дәррәү" алкышлар белән кабул ителде. Шунысы куананычлы: Чаллы керәшен җәмгыяте оештырган чараларда сәхнәдә чыгыш ясаучылар арасында елдан-ел яшьләрнең арта баруы күзәтелә. Тамашачы керәшен атнакөн мәктәбенә йөрүче Техник колледж студентларының да, әле яңа оешып киткән "Җанагай" яшьләр вокаль һәм уен кораллары ансамбленең дә, аерым яшь ашкаручыларның да чыгышларын тыңлап, "Менә ичмасам!" дип сокланып утырды. Чыннан да, һәрберсе өмет уятучы талантлы яшьләр. Димәк, бүген халкы өчен җан атып йөрүче өлкән буынның тырышлыгы юкка чыкмыйча, ата-бабаларыбызның мәдәни мирасы, гореф-гадәтләре, йолалары шушы яшьләребез аша киләчәк буыннарга барып тоташыр, Амин!


Гөлфия ЕГОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев