Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Үзебезнең табиб-шагыйрь

Доктор кеше дөньяга карашы белән дә башка юмористлардан аерыла: кешеләрне тиз таный, аның бүтәннәр күрә алмаган сыйфатларын тиз тотып ала

   Ринат Мәннан (Ринат Николаевич Архипов) 1946 елның 6 февралендә Татарстанның Чистай шәһәрендә укытучы гаиләсендә туа.
   Балачагы Шөгер (хәзерге Лениногорск) районында уза. 1964 елда Казан медицина училищесын тәмамлагач, Самара өлкәсенең Клявлино районында фельдшер булып эшли, аннары Совет Армиясендә хезмәт итә. 1968–1974 елларда Казан дәүләт медицина институтында укый. Институтны тәмамлагач, башта Мордовия Республикасында, ә аннан соң Чистай шәһәрендә табиб булып эшли. 1978 елдан бирле Казанда яши, төрле оешмаларда табиблык итә.
   Р.Мәннанның «Умырзая» исемле беренче китабы 1998 елда дөнья күрә.
   Ринат Мәннан күбесенчә пародияләр, сатирик-юмористик шигырьләр яза. Шулай ук балалар өчен дә актив иҗат итә.
   Ә без сезгә "Минем яратканнарым" дип аталган китабыннан юмористик шигырьләрен тәкъдим итәбез:
Рәхәт
Математик исәпләү ясагач,
Профессорлар калган аптырашка:
Коңгыз канатының төзелеше
Ярамый икән бер дә очышка!
...Башын ватмый гына, рәтен белеп,
Коңгыз оча бирә... рәхәтләнеп!
 
Менә шул
Бәйрәмнәр —
Мөбарәк,
Түрәләр —
Түгәрәк!
 
Чама бел
Эшләгәндә бел чамасын,
Ашауда бел чамасын;
Уйлаганда, сүз әйткәндә,
Йокыда бел чамасын;
Белми йөрсәң чамасын,
Ходай күрер чарасын!
 
Чикләр
Ничә чиктән тора икән
Үзгәртеп корулары?
Беренче чиктә килделәр
Аракы чиратлары.
Икенче чиген дә күрдек,
Күнегәбез аңарга,
Чиратта айлар торабыз
 Хезмәт хакын алырга.
Өченче чиге җиткәндә —
Атларга тәк атларга! —
Бастырырлар микән әллә
Чиратка... зиратларга.
 
Сорау
Башлы-күзле булу әйбәт.
 Кем каршы килер? Белмим.
...Күзле булуына шик юк!
 Башлы булырмы? Ләм-мим.
 
Махмыр
Тор тизрәк! Эшкә сиңа,
Инде җиденче ярты.
Беләм, хатын, ләкин миңа
Кирәк икенче... «ярты».
 
Ханәләр
Каршымда тора зур бина,
Ул — китапханә;
Сулдарак, начар хис итсәң,
Бар хастаханә;
Ә уң якта — даруханә һәм кунакханә;
Арттарак, ашыйсың килсә,
Бар зур ашханә.
Бүтән — шыпырт!
Әйтсәм, миңа Була бит... хана!
Янәшәмдә хатын тора,
Ул — «акылханә».
 
Хезмәт хакы
Хатын, ачуланма мине,
Вәт, хезмәт хакы айлык:
Эшемә барып җитәрлек
һәм өемә кайтырлык.
 
Үз бизмәне
«Тәмәке — агу!» дип, күпме
Табиблар яза, сөйли.
Тәмәкече тарта, чөнки
Озак яшәргә теләми —
«Матур» яшәргә тели!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев