Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җырлы-моңлы керәшен

Керәшен халык җырулары

Шомырт чәчкәләре әй, коелган,

Тегермән алларына җыелган.

Никләр җырламамын берәр җыру,

Җыен туган бергә җыелган.

Кабан урамнары озын урам,

Уртасыннан бүләрлек булам.

Белмисез, туганай, хәлләремне,

Сезнең өчен үләрлек булам.

Кабан урамнары озын урам,

Уртасыннан ага гөрләвек.

Сез туганнар белән бер утыргач,

Күгәрченнәр кебек гөрләдек.

Бакылдыйдыр үрдәк, әй, бакылдый,

Бакылдамас иде таш атсак.

Безне  әтекәйләр бәхилләмәс,

Берләр беребезне ташлашсак. 

Зәй районы Кабан-Бастрык авылыннан А.А.Краснова язып җибәрде

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев