Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Узган елның әйбәт гайбәтләре

Менә тагын бер ел тарихка үзенең эзен салды. Битләрен актарып карасаң, күңелле, әйбәт вакыйгалары да, күңелсезләре дә җитәрлек булгандыр аның. Танылган затларыбыз тормышында "тәмләп чәйнәрлек" нинди яңалыклар булды икән? Без бүген әнә шундый "күңелле бит"ләрне актарырбыз. Шулай итеп, әйдәгез, "әйбәт гайбәтләр"не бергәләп укыйк. Лидиянең күлмәге ни бәядә? Татарстанның халык артисты,...


Менә тагын бер ел тарихка үзенең эзен салды. Битләрен актарып карасаң, күңелле, әйбәт вакыйгалары да, күңелсезләре дә җитәрлек булгандыр аның. Танылган затларыбыз тормышында "тәмләп чәйнәрлек" нинди яңалыклар булды икән? Без бүген әнә шундый "күңелле бит"ләрне актарырбыз. Шулай итеп, әйдәгез, "әйбәт гайбәтләр"не бергәләп укыйк.

Лидиянең күлмәге ни бәядә?

Татарстанның халык артисты, җырчы Лидия Әхмәтовага Россиянең атказанган артисты исеме бирелде. Бу исем бирелү уңаеннан оештырылган тантанада җырчы нинди күлмәктән булгандыр, анысын берәү дә хәтерләми. Ә менә Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның сольный концертына Лидия Алексеевна күз явын алырлык күлмәк киеп килгән иде. Ул фасоны дисеңме, ялтыр-йолтырлы төсе дисеңме, гәүдәсенә килешлелегеме - Лидия характерына, таләпләренә нәкъ менә йөз проценты белән туры килә.

Концерттан соң шалтыратып та, очрагач, үзеннән сорап та, күлмәкнең бәясе белән кызыксынучылар, каян алуын сораучылар күп булган.

Шул чаклы кызыксыну уяткан күлмәкнең бәясен беләсебез килеп, җырчының үзенә шалтыраттык.

- Үземнең тегүчем бар. Фасонын бергә сайладык. 50 меңгә төште, - диде ул.

- 50 мең суммы, доллармы? - дип, җавапны ачыклыйсыбыз килде.

Теге яктагы трубкада Лидиянең кеткелдәп көлгән тавышы ишетелде... Аннары сүзне икенче темага борды...

Чынында, күпмелек күлмәк булды соң инде бу: 50 мең сумлыкмы, әллә 50 мең долларлыкмы? 50 мең долларлык булса да гаҗәп түгел. Җырлавы Рәсәй йолдызларыныкыннан ким түгел, ә нигә киеме аларныкыннан ким булырга тиеш әле?! Шулай бит, җәмәгать!

Яраткан кызы машина сораган

Җырчы Вадим Захаровның яраткан кызы Ульяна исемле икән. Юк-юк, ялгыш уйлый күрмәгез. Сүзебез - аның үз кызы - ике яшь ярымлык Ульяна Захарова турында. Әтисе - кызын, кызы - әтисен бик ярата, диләр. Гастрольләргә чыкканда, Ульяна әтисеннән вәгъдә алып кала икән. Ягъни, югалып тормаска, ике сәгать саен шалтыратып торырга. Хәер, ул ике сәгать узганчы, әтисе бүләк иткән телефоннан Ульяна үзе дә берничә тапкыр шалтыратырга өлгерә. Син кайда әле? Ни ашадың?
Миңа ни алдың? Шуның ише сораулар бер-бер артлы тезелеп китә.

Бүләкләрнең вак-төяген әтисеннән сораса да, зурларын Ульяна Кыш бабайдан сорарга ярата. Узган ел ул Кыш бабайдан әтисенә, гомумән, Захаровлар семьясына, яңа машина сораган. "Почти" өр-яңа "пятнадцатый" маркалы машина Ульянага, никтер, ошамый башлаган (кыз, әтисе алдына утырып, руль боргаларга ярата. Чү, полициядә эшләүчеләр ишетмәсен тагын...). Кыш бабай вәгъдә иткән-итүен, тик би-и-и-к озак көтәргә кирәк булачак, дигән. Киткәндә исә, Вадимның колагына: "Мине подводить итмә. Кызыңа яңа машина алып бир", - дип пышылдаган.

Кыш бабайның вәгъдәсен үтәү өчен, Вадимга җиде кат тир түгәргә туры килгән. Гастрольләрнең берсеннән кайтып кына керә - икенчесенә чыгып китәргә кирәк. Татарстан, Башкортостан буйлап концертлар куеп йөргәннәр. Шулай эшли торгач, Вадим үзенең ун килограмм авырлыгын да югалткан, имеш. Үзе молодец тагын - Кыш бабайга биргән вәгъдәсен тәки үтәгән бит. Яңа "Киа-Рио" машинасы алган. Ульянага яңа машина бик тә, бик тә ошаган. "Әти, быел Кыш бабайдан тагын бер машина сорадым, бусын әнигә бирерсең, ә үзеңә Кыш бабай монысыннан да шәбрәген бүләк итәчәк", - дип әйткән ди. Вадим ни көләргә, ни еларга белми хәзер. Кыш бабай ул чын түгел, дияр иде дә, ничек ике яшьлек сабыйның хыялый дөньясын җимерәсең?! Ә яңа машина алу турында сүз дә була алмый - әле бусын да түләп бетерәсе бар... Менә шундый хәлләр ди, Захаровларда.

Георгийның тәвәккәллекләре

Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев өчен 2013 ел тәвәккәл адымнар елы булган. Беренчедән, яраткан җырчыбыз, ниһаять, "духын" җыеп, беренче сольный концертын оештырды. 56 яшьтә. Тәвәккәллек дими, ни дисең?! Концерты "ур-ра"га үткән. Җырчыга бүләк ителгән чәчкәләрдән сәхнәдә гөлбакча ясалып, Георгий үзе
шул гөлбакча эчендә сайраучы сандугачны хәтерләткән. Концерт буласы көнне иртән, тавышы бөтенләй бетеп (нервыдандыр инде), артист бик нык "пошаманга" калган. Ходайның рәхмәте киң - көн үзәгенә бары да үз урынына кайткан. Ә кичен инде тавышы "майлаган" күк булган. Георгий концертта планлаштырган 18 җырын бер тында башкарып чыккан, әле тагын шуның хәтле җыр җырларлык чуты калган.

Икенче тәвәккәллеге - Георгий өлкән улын өйләндергән. Алешасы киленне Тула шәһәреннән үк алып кайткан. Марина исемле бу кызны Георгий белән Әдилә бер күрүдә ошатканнар. Алеша: "Туй үткәрү кирәк түгел. Марина белән ЗАГСтан чыккач, иң-иң якыннар гына ресторанда утырып алабыз", - дип, олыларны аптырашта калдырган. Хәзерге заман туйларының чыгымы 500 меңнән дә ким булмаганын ишетеп килгән әти-әни, сөенергә дә, көенергә дә белмәгән. Ничек инде беренче малайга туй үткәрмисең дә, туганнарыңны җыеп бер сыйламыйсың, ди? Икенче яктан караганда, яшьләр хаклы да сыман - ул туйның бурычын аннары кайчан түләп чыгасың? Алешалары икеләнергә урын калдырмаган. Шоулардан башка, тыныч кына - өлкәннәр яшьләргә, яшьләрь өлкәннәргә кирәкле сүзләрен җиткереп, матур гына утырганнар. Элеккегесен яшьләргә калдырып, Георгий семьясы белән яңа квартирага күчкән. "Черновой вариант"та бирелгән әлеге квартирабызга кул җитми йөри иде, ару булды. Туйга планлаштырып торган бөтен запас кереп китте", - дип әйтә икән Георгий үзе. Урыслар әйтмешли, "Бог с ним", ул акчалар белән. Аның каравы, никадәр тәвәккәл гамәлләр эшләнгән.

Язып алды: Мария МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев