Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Тёща белән булган хәл

2016нчы елда карендәшебез Александр Ермаков җибәргән бер дәмәкне сезгә тәкдим итәбез

"Мин шәһәр читендәге бистәдә яшим. Март урталары иде. Кунакка тещам килеп төште. Иртәгесен "йомышларга" чыгыйм, дисәм (безнең "удобстволар" ишек алдында), тёща миңа караганда өлгеррәк булды. Шул минутта ук, күзләрен акайтып, борылып та керде. "Ни өчен бөтен шәһәр этен үзегезгә җыйдыгыз, ишек алды эт белән тулган - чүт тотып ашамадылар үземне?!"- ди бу. Тәрәзәдән караган идем, чынлап та, ишек алдында - дистәләгән эт. Үз йортың белән яшәгәч, этсез булмый. Үзебездә - ана эт. Ана этләр ел эчендә кимендә ике тапкыр "гулять" итеп алалар. Андый чакта мин үзебезнекен бәйдән ычкындырам. Ул ике - өч тәүлек югалып тора. Аннары, бик "довольный" кыяфәт ясап, оясына кайтып ята. Тик бу юлы, тёща килү хәсрәтеннән (тёща килү минем өчен шактый зур стресс, чөнки ул килсә, безнең өйдә революция ясала!), этнең хәлен сизми калганмын. Шуның өчен бистәдәге бөтен ата эт безгә җыелган. Ниндиләре генә юк, диген. Бозау хәтлеләре дә, мәче хәтлеләре, җонлылары да, җонсызлары да бар.

"Серафима Гавриловна! Ни өчен сез безгә килүегезне бөтенесенә дә хәбәр иттегез, әнә хәзер бөтен кобель безгә җыелган?" - дим тещага.

Тёща үпкәли белми, сүз эзләп кеше кесәсенә дә керми. "Бөтен кобельләр дә җыелып бетмәгән әле, араларында син юк", - ди бу.

Мылтыкны алдым да, ишектән чыгып, ике көпшәсеннән дә һавага атып җибәрдем. Күз ачып йомганчы, ишек алдында бер "кияү" дә калмады. Каян тишек таптылар, шуннан качып беттеләр.

Тёща, инде шактый тынычланып, "йомышын" үтәргә китте. Кинәт, туалет эченнән, җаннарны тетрәндергән ачы тавыш ишетелде. Шул мизгелдә, туалетның ишеге, күгәннәрение белән бергә урыныннан кубып, берничә метр очып, җиргә барып төште. Ул да түгел, теща гәүдәсе күренде. Ул, бер – ике метр очып барды да, гөрселтәп, йөзтүбән, кар өстенә мәтәлде. Үзе, чучка суйгандагы тавыш чыгарып, бертуктамый акыра. Аның артныннан бер эт, атылып чыгып, ике метрлы коймадан тышка сикерде. Теща, кымшанмыйча, бертуктамый акырып ята. Билдән түбән киемнәре туалетта төшеп калган, күрәсең. Якын барырга, ничектер, шикләндерә.

Болай басып торып булмый бит инде. Салкын тидерүе бар. Теща булса да кеше бит, итәкләре белән булса да каплап куярга кирәк, дип, янына килдем.

Тыштагы тавышны ишетеп, өйдән хатын йөгереп чыккан. Нәрсә булганын сорап нитеп тормады: “Ах син хайван, мин генә җитмиммени”, дип, кар көри торган авыр көрәк белән миңа китереп тә тондырды. Теща кырыена мин дә тәгәрәп киттем. Ярый әле башка эләкмәде, үтергән булыр иде.

Көч-хәл белән, тещаны өйгә өстерәп алып кердек. Алып керүе бик җиңел булмады, чөнки аның авырлыгы 120 килограмм! Үзе һаман бертуктаусыз акыра, күзләре акаеп чыкты. Скорый чакыртырга туры килде. Алар берничә укол кададылар, тик теща акырудан туктамады.

Аны алып китеп, тәрәзәләре рәшәткәле, ишеге бикле җиргә урнаштырдылар. Эшнең нәрсәдә булганын мин туаләтнытң ишеген көйләргә дип баргач кына аңладым. Мин мылтыктан атканда, туалет ишеге ачык булган. Бер эт шунда кереп качарга теләгән. Тик, тишегенә туры килеп, шунда чумган икән.

Шәһәр кешесенә җайлы, ул йөгерә дә кереп чыга, ә авылда

соңга хәтле түзәсең. Тёща, озак кысталып, түзеп йөргәннән соң, аны-моны карап тормыйча, кереп чүгәләп утыра һәм... астан "һав" итеп эләктереп алалар. Чынлап та, мондый хәлдә башын ычкынуы ерак түгел.

Этне дә аңларга була. Үлемнән котылырга теләп, базга чума. Бердәнбер котылу юлы булган тишекне 120 килолы марҗа (минем теща рус нәселеннән) каплагач, аңа нишләргә кала?! "Башым бетте, үлемем шушы икән", -дип, өскә ыргыла...

Хәзер мин сөенеп бетә алмыйм. Ярый әле беренче булып туалетка тёща барган. Әгәр дә мәгәр, Аллам сакласын, бәдрәфкә алдан барып, мин чүгәләгән булсам? Аста, ике совковый көрәк хәтле авызлы бульдог утыра... Миннән нәрсә генә калган булыр иде микән?..

Бер атнадан тёщаны больницадан чыгардылар. Кычкыруын туктатканнар туктатуын, тик бер күзе бераз кыегаеп, вакыт-вакыт тартыша торган булып калды.

Бабайның әйтүенә караганда, әбинең арт ягында, эт тешләреннән, берничә яра эзе калган. Бабайның кулы ялгыш кына тиеп китсә дә, әби, сикереп торып, шашынып акыра башлый икән. Бер ягы әйбәт - бүтән безгә килмәскә ант иткән".

Александр ЕРМАКОВ, Зәй шәһәре, 2016 год.

Фото: pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев