Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Купи дәдәй мәзәкләре

Бервакыт Купи дәдәй асрарга ике кәҗә бәтие алган да көтүгә бирмәкче булган

Бервакыт Купи дәдәй асрарга ике кәҗә бәтие алган да көтүгә бирмәкче булган. Хатыны:

– И, кәҗә бәтиләре бакча тирәсендә йөреп тә үсәләр алар. Башлары исән булса ярар, – дигән.

Беркөнне бәтиләр кайтмый. Дәдәй эзләп чыкса, бәтиләре елгага төшеп, бүре ашап киткән булган. Дәдәй аларның башлары белән аякларын күтәреп алып кайткан да:

– Менә, хатын, башлары калса ярар дигән идең, башлары гына түгел, аяклары да исән: менә сиңа ике бәти, ике баш та сигез тәпи,– дип башларын да, аякларын да хатыны алдына китереп салган, ди.

***

Ике кеше атлар җигеп каядыр сәфәр чыкканнар. Авылдан чыгып күп тә бармаганнар, арбада яткан килеш йоклап киткәннәр. Боларның атлары кире авылга борылган. Авылга кергәч, юлчылар да уянып киткәннәр. Берсе, үз йорты турысына җиткәч:

– Кара, бу авылда нәкъ минеке кебек йорт бар икән, — дигән. Икенчесе суга барган түтине күргән дә:

– Карале, минем хатынга охшаган! — дип кычкырып җибәргән, ди.

***

Ике хатын сөйләшә:

– Син иреңнең ачуын чыгарырга яратасыңмы?

– Булгалый инде.

– Нинди очракларда?

– Мәсәлән, палас кагасы булганда. Ачуын китерсәң, ул бу эшне бик яхшы башкара.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев