Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Керәшеннәрнең туй мәҗлесләрендә аралашу

Керәшеннәрдә кода-кодагыйларга, кияү белән кәләшкә, күчтәнәч чыгаручыларга (аларны аргыш дип атыйлар) нинди генә матур, мәгънәле җырлар җырланмый, тапкыр сүзләр әйтелми

Халык авызы иҗаты үрнәкләрен керәшеннәренең туй мәҗлесләрендә рәхәтләнеп тыңларга була. Җыр-халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Ул халык тормышының чагылышы, кеше күңелендәге хисләрнең матур яңгырашы. Керәшеннәрдә кода-кодагыйларга, кияү белән кәләшкә, күчтәнәч чыгаручыларга (аларны аргыш дип атыйлар) нинди генә матур, мәгънәле җырлар җырланмый, тапкыр сүзләр әйтелми. Шулай итеп, кара-каршы җыр ярышы кабынып китә. Кара-каршы җырлашу алар арасында аралашу хезмәтен үти. Аралашу өчен шулай ук мәкальләр дә кулланалар.

Кодаларга багышланган җырлар:

1

. Ай килдек без, килдек без.

    Иделләрне кичеп килдек без.

    Идел кичеп, юлда кунып,

    Сезне сагынып килдек без.

2. Быел гына теккән туннарны

    Чөйләргә лә килә эләсем.

    Кодагый канатым, чык әле каршы,

    Өй эчегезне килә күрәсем.

3. Иртә генә торып, сыерлар саудым.

    Базар перәнникләрен басарга

    Безгә генә ходай язган ла икән

    Ипекәйләрне бергә ашарга.

 4.Урманнарга кердем, озаклап йөрдем,

    Таянырга таяклар тапмадым.

    Күпләр генә күрдем, күпләр лә йөрдем,

    Сезнең кебек кодалар тапмадым.

5. Биек кенә тауның ай ли башында

    Мыжылдыйлардыр байның кортлары.

    Алтын гына багана,көмеш лә капка.

    Шушуы микән лә кода йортлары.

    Аргыш (күчтәнәч тураучы) җырлары:

1. Атларыгыз булса, шундый ла булсын,

    Баскан җирендә биеп лә торсын.

    Җырларын белеп әй җырламасак та,

    Аргыш булуыбыз ла хак булсын. 2.Алтын ла микән лә, көмеш лә микән

    Безнең кодаларның ла баскычы.

    Кодагый канатым, килче каршыма,

    Шушы микән соң чемодан ачкычы?

3. Ачыла ла кибет, ай ли ачыла,

    Башыгызга бирнә ябыла.

    Кияү акчаларын килеп күргәч,

    Бирнәләре лә асат табыла.                      

4. Ике генә сезнең ай ди атыгыз,

    Аның берсесен безгә сатыгыз.

    Моның кадәрле сый-хөриятләрне

    Ничек кенә сез алып килдегез.

5. Японияләрдә агач тегермән

   Җалан гына ла бодай тартадыр.

   Безнең әтекәйнең ай ли атлары

   Күпме төясән, шуны тартадыр.

                                                                                           (Кушымта №4,5)

Кияү белән кәләшкә җырлар:

1. Өстәл өсләрендә ап-ак тустыган,

    Балын кемнәр эчкән лә, бушаган.

    Кияү тиешледән күзне алмыйбыз.

    Бигрәк акыллыга охшаган.

2. Кызыбызның чәче бигрәк шома ла

    Алтын кайчы белән кискәнгә.

    Буй-сыннары ла камыштай зифа

    Багалмасы ашап ла үскәнгә.

                                                                8

3. Биек кенә тауның ай ли башында

    Йомарланып ята ла күк тәкә.

    Сезнең кызыгызны без лә белмибез,

    Егетебез безнең лә мең тәңкә.

4. Кошкайларны тотсаң, ай ли парлап тот,

    Чулман буйларына ла җитеп тот.

    Кызыбызны, кияү, сиңа тапшырдык,

    Какмый-сукмый, иркәләп кенә тот.                                                 

Ике як кодагыйлар кара-каршы җырлашалар:

1.  Канат очыгызга кер кундырмагыз,

     Канатыгыз ла алсуга күрә,

     Без кызыбызны сезгә лә бирдек,

     Нәселегез лә асылга күрә.

2. Урман эчләренә кердем, элмәлек кистем,

    Элмәлек кистем көянтәлеккә.

    Кызыгыз өчен лә сез кайгырмагыз,

    Тотарбыз аны ямьлелеккә.

3. Безнең бакчабызда ай ли алмабыз,

    Кызыл алмасыз безләр калмабыз.

    Иркә генә үскән безнең кызыбыз,

    Саргайтырга сезләр лә алмагыз.

 4. Өйләр түрләрендә ай ли күлебез,

     Як-якларына читән үрербез.

     Кызыгыз өчен лә сез кайгырмагыз,

     Үзегездән иркәрәк тотарбыз.

Источник

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев