Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Ерактагы якыныбыз: Елена Тукмачева балалар йортыннан алып, биш бала – өч малай Һәм ике кыз тәрбияли...

Зәй районының Югары Баграж авылыннан бик күп талантлы кешеләр чыккан. Шуларның берсе – ерак Ханты-Манси якларында гомер итүче шагыйрә Елена Тукмачева

Язмыштыр инде, 2018 елда мин Югары Баграж авылы мәдәният йортына директор булып урнаштым. Түбән Кама шәһәрендә туып-үскән татар кызы булганлыктан, керәшен авылында эшләргә туры килер дип уема да кереп караганы булмады. “Әгәр авыл халкы кабул итмәсә”, дигән уй да борчыды, куркытты да. Ләкин куркуларым юкка булып чыкты. Миңа яше дә, карты да ярдәм итәргә тырышты, авыл яшьләре белән дә уртак тел табылды. Эшли торгач, татарча сөйләшүем дә шомарды. Хәзер инде миңа Югары Баграж үз авылым кебек, кешеләре дә бик якын.

Югары Багражга, аның кешеләренә соклануым көннән-көн арта бара. Күпме талант биргән бу авыл илебезгә! Татарның күренекле язучысы Аяз Гыйләҗев та балалык, яшьлек елларында Югары Багражда яшәгән. Бу авылдан ике галим чыккан. Алар – фәннәр докторлары Михаил Герасимов һәм Вениамин Григорьев. Республикабызның танылган шагыйре, берничә китап авторы Никифор Тукмачев та Югары Баграж егете. “Бәллүр” триосы солисты, зәйлеләргә бала вакытыннан таныш Алена Муханова да шушы авыл кызы.

Бу язмамда газета укучыларны Югары Багражның тагын бер сәләтле кызы – шагыйрә Елена Тукмачева белән таныштырырга булдым.

Елена 1961 елның 19 февралендә Югары Баграж авылының Татьяна һәм Павел Тукмачевлар гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдәге алты бала арасында өченче кыз булган Елена сигезьеллык мәктәпне – туган авылында, ә урта мәктәпне Сарсаз Багражда тәмамлый. 1981 елны Бөгелмә шәһәренең кооператив училищесын бетерә. 1984 елны ире һәм ике яшьлек кызы белән Ханты-Манси округының Урай шәһәренә күчеп китәләр. Ул шундагы балалар бакчасында тәрбияче була. Эш белән беррәттән, читтән торып, 1992 елны Тобольск шәһәренең В.И.Ленин исемендәге педагогия училищесын тәмамлый.

Елена Павловна читтә яшәсә дә, үз телебездә матур-матур шигырьләр иҗат итә. Туган төбәгенә, авылына булган мәхәббәтен, сагышын ул үзенең шигырьләре аша җиткерә.

2016 елны Елена Тукмачеваның 39 шигырьдән һәм берничә җырдан торган “Йөрәктән чыккан теләкләр” исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Авылдашлары Елена Павловна белән горурланалар, аның бәләкәйдән үк җырга-моңга, шигырьгә гашыйк булганлыгы турында сөйлиләр.

Үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Елена Павловнага Югары Баграж халкы ныклы сәламәтлек һәм зурдан-зур иҗат уңышлары тели. Авылдашлары аның өр-яңа шигырьләрен һәм яңа китабын көтеп калалар.

Язмам ахырында шагыйрә Еленаның үз туган авылына багышлаган шигырен дә китерергә булдым

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев