Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәңге яшь булып яшәсәң иде

07 августа 2023, 11:48

910

0

4

Мәңге яшь булып яшәсәң иде

Зәй районының Кабан-Бастырык авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Лаеш районындагы Усад авылында яшәүче Анастасия Никифоровна ШӘЙМӘРДАНОВАның — олы юбилее.

Элҗен көнне туган бердәнбер түтием! Син — минем иң якын сердәшчем, киңәшчем. Бәләкәйдән үк сине яратып, сиңа охшап ачык йөзле, саф күңелле, тырыш һәм кешелекле булып үсәргә омтылдым. Язмыш юллары яшьлегеңдә сине ерак Себергә — Сургут якларына алып китсә дә, хәзерге вакытта бер авылда, ут күршеләр булып яшәү бәхете бирде Ходай. 

Анастасия түтием! Син һаман да яшь күңелле, уңган-булган һәм чибәр! Сине, 65 яшең тулу уңаеннан, чын күңелдән котлыйбыз. Илҗә пагамбәр молитвалары белән, синең җир йөзендәге тормыш юлың озын булсын һәм үзеңне яратучы кешеләр — ирең, улларың, киленнәрең, оныкларың, күп санлы туганнарың янәшәсендә бары тик бәхет-шатлыклар эчендә үтсен. Ходай сиңа барлык изге эшләреңдә ярдәм бирсен. Җизнәбез Рафис белән бу дөньядагы парлы эз-сукмакларыгыз гомерләр актыгына кадәр гел янәшә барсыннар. Мәңге яшәсәң иде...

Якты хисләремне юллап, сеңелең Елена. Бу теләкләргә үзебезнең гаилә, үзләренең гаиләләре белән улларыгыз Рунар, Расим һәм кода-кодагыйлар, барлык туганнар, барча дусларың кушыла.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев