Хәрби эшлеклеләр
Антонов Алексей Иннокентьевич (1896-1962). Гродно шәһәрендә туа. 1944 елны Ялта һәм Потсдам конференцияләрендә катнаша. 1945-1946 елларда Советлар Союзы Кораллы Көчләренең генераль штабы начальнигы була. 1955 елдан – ул Варшава договоры илләре берләштерелгән көчләре штабы начальнигы. Бу вазифада соңгы көннәренә кадәр кала. Армия генералы, Җиңү ордены, өч Ленин ордены, I дәрәҗә Суворов ордены, башка орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Мәскәүдә вафат була, Кызыл Мәйданда җирләнә.
Белов Александр Романович (1901-1983). Вятка губернасының Алабуга өязендәге (хәзерге Удмуртиянең Грахов районы) Яңа Гришкин авылында туа. 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдәге парадта катнаша. Генерал-майор. Ленин ордены, дүрт “Кызыл Байрак” ордены, Кызыл Йолдыз белән бүләкләнә.
Волкогонов Дмитрий Антонович (1928-1995). Чита өлкәсенең Мангут станциясендә туа (ата-анасы – Казан губернасының Чистай өязендәге Югары Кондрата авылыннан). Генерал-полковник, философия фәннәре докторы, Россия фәннәр академиясе член-корреспонденты. 1988-1991 елларда – СССР оборона министрлыгының хәрби тарих институты начальнигы. “Совет халкының Бөек Ватан сугышы” 10 томлыгын чыгаруга җитәкчелек иткән.
Вощинин Александр Николаевич (1914-1986). Уфа губернасының Бәләбәй өязендәге (хәзерге Шаран районы) Яңа Петровка авылында туа. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1941-1943 елларда – Хәрби-Диңгез флоты артиллерия идарәсенең оператив берләшмәсендә оборона линиясен ныгытуны оештыра. Вице-адмирал (1984). “Кызыл Байрак” ордены, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены, Кызыл Йолдыз белән бүләкләнә.
Долгов Константин Панфилович (1916 ел-). Уфа губернасы Минзәлә өязенең Акташ волостендагы Сәвәләй авылында туа. 1939-1940 елгы совет-фин сугышында катнаша. 1941 елны Мәскәүне фашистлардан саклаучылар сафында була. Полковник. Долгов 1947-1989 елларда СССРның тышкы разведкасында хезмәт итә.
Егоров Петр Васильевич (1939-2004). Зәй районының Әхмәт авылында туа. 1958 елда армиягә алынып, сроклы хәрби хезмәтен тәмамлагач, Одесса артиллерия училищесына керә. 1962-1966 елларда Венгриядә хезмәт итәю 1971 елда – Ленинград хәрби инженерлык академиясенең Пенза факультетын, 1979 елда – шушы академиянең инженер-җитәкчеләр әзерли торган факультетын, 1981 елда югары академия курсларын тәмамлый. Африканың төрле илләрендә совет хөкүмәтенең хәрби бурычларын үти. Хәрби хезмәттәге соңгы елларында армия корпусының артиллерия һәм ракета корланышын җитәкчелек итә. Казахстанда яши. Хезмәте өчен, “Кызыл Байрак” һәм башка орденнарга, медальләр белән бүләкләнә.
Колчерин Сергей Демьянович (1923-2002). Зәй районының Әхмәт авылында туа. 1941 елны Чирмешәндәге рус мәктәбендә ун класс тәмамлый. 1941 елда В.Чкалов исемендәге зенит артиллериясе югары училищесына кереп, хәрби белем ала. Өлкән лейтенант Колчерин сугыш тәмамланганчы Мәскәү күген дошманнан саклый. 1953 елларда Ф.Дзержинский исемендәге Мәскәү тупчылар хәрби академиясендә һәм Ленинград хәрби академия адъюнктурасында укый. 1960-1983 елларда Киев шәһәренең С.Киров исемендәге югары зенит-ракета инженерлык училищесында укыта, начальникның укыту һәм фәнни эш буенча урынбасары була.86 фәнни хезмәт авторы генерал-майор Колчерин I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике Кызыл Йолдыз һәм башка орден-медальләр белән бүләкләнә.1983 елда отставкага чыга.
Кукин Харитон Николаевич (1907-1973). Уфа губернасының Минзәлә өязендәге (хәзерге Зәй районы) Әхмәт волостена караган Кабан-Бастырык авылында туа. Казан артиллерия училищесын тәмамлый. Ленинград югары артиллерия училищесында белем ала. 1941 елның декабрендә артиллерия полкы командиры майор Кукин Мәскәү янындагы сугышларда катнаша. Беренче Украина фронтында, Баш командующий резервындагы 25нче Львов гаубица артиллериясендә була. Артиллерия дивизиясе штабы начальнигы полковник Кукин җиңүне Чехословакиядә каршылый. Ике I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Суворов, Кутузов орденнары белән бүләкләнә. Көнбатыш Украинаның Львов шәһәренә НКВД җитәкчесе итеп җибәрелә. 1950 елны ул ТАССРның эчке эшләр министры урынбасары булып Казанга кайта. Казанның Бауман районы милиция башлыгы булып эшли. Беренче группа сугыш инвалиды, полковник Кукин соңгы көннәренә кадәр Орджоникидзе шәһәрендә яши.
Милушев Александр Константинович (1933-1996). Тамбов өлкәсендәге Татарщино авылында туа. Балтыйк хәрби округының автотранспорт колоннасы начальнигы. 1988-1992 елларда – СССР оборона министрлыгының үзәк юл төзелеше идарәсе начальнигы. Генерал-майор. Кызыл Йолдыз белән бүләкләнә.
Салманов Григорий Иванович (1922-1993). Уфа губернасының Акман авылында (хәзерге Бакалы районы) туа. 1942 елдан Көнбатыш фронтта 50нче армиянең 413нче укчы дивизиясендәге 1322нче полкның пулемет взводы командиры, җыелма рота командиры, батальон командиры урынбасары була. 1943-1945 елларда – 18нче укчы корпус штабының оператив бүлеге начальнигы. 1984-1986 елларда – Әфганстан Республикасы Кораллы көчләрендә баш хәрби киңәшче.1989-1992 елларда – СССР оборона министрлыгының генераль инспекторлар төркеме хәрби инспектор-киңәшчесе. Ленин, “Кызыл Байрак”, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.
Фёдоров Александр Федорович (1891-1975). Уфа губернасының Минзәлә өязендәге Иске Маҗында туа (1896 елдан элек бишенче станга кергән). Полковник. Гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы чорларының күренекле хәрби белгече.
Яковлев Алексей Ефимович (1903-1991). Казан губернасының Лаеш өязендәге Туплат (Иванай) авылында туа. 1917 елда Казан үзәк керәшен мәктәбен тәмамлый. 1929-1935 елларда Казанда 6нчы берләштерелгән татар-башкорт хәрби мәктәбе начальнигы урынбасары. 1939 елдан – 135нче укчы дивизиянең 396нчы полкы командиры, ә 1941 елдан – 165нче укчы дивизиянең 641нче полкы командиры. 1941 елның августыннан – подполковник Яковлев Көньяк-Көнбатыш фронтның оператив бүлеге начальнигы урынбасары. 1944 елдан – 53нче армия штабы начальнигы. 1945 елның июнь-июль айларында 53нче армия Забайкальск фронты составына кертелә, совет-япон сугышында Чанчунь, Мукден һәм Порт-Артурны азат итүдә катнаша. 1945-1969 елларда – Эстония корпусы командиры, М.Фрунзе исемендәге хәрби академия кафедрасы начальнигы, СССР Кораллы көчләре генераль штабының К.Ворошилов исемендәге академиясе факультетында кафдера начальнигы. 1968 елда отставкага чыга. Совет хәрби эшлеклесе, хәрби фәннәр кандидаты генерал-лейтенант Алексей Яковлев биш “Кызыл Байрак”, II дәрәҗә Суворов, II дәрәҗә Богдан Хмельницкий, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Кызыл Йолдыз белән бүләкләнә.