Туганайлар

Татарстан

16+

Ватан сугышы һәм башка сугышчан орденнар кавалерлары

Булатов Владимир Семёнович (1910-1999). Кострома шәһәрендә туа. 1939-1944 елларда – КПССның Кырым өлкә комитеты беренче секретаре. 1942-1944 елларда партизаннар хәрәкәтенең Кырым АССР буенча үзәк штабы вәкиле, Кырымдагы партизаннар хәрәкәте җитәкчесе. I ранг капитаны (1951). I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.

Князев Григорий Евдокимович (1925-2005). Уфа губернасының Минзәлә өязендәге Әхмәт авылында туа. 1943 елны, 17 яшендә хәрби хезмәткә алына. Икенче Прибалитка фронтында, 141нче укчы дивизиядә хезмәт итә. Рядовой Сугышта авыр яралана, госпитальдә аягын кисәләр. 1947 елда туган авылына кайта. I группа сугыш инвалиды. I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.

Новиков Пётр Георгиевич (1906-1944). Казан губернасындагы Чистай өязенең Югары Кондрата авылында туа. 1939-1940 елларда совет-фин сугышында була. Бөек Ватан сугышына кадәр үк “Сугышчан Кызыл Байрак” ордены белән бүләкләнә. Новиков – Кызыл Армиянең иң яшь генералы. 1942 елның 1 июлендә Кара диңгез хәрби флоты һәм армия Новороссийск ягына чигенгәндә, Севастопольдә калган гаскәргә генерал Новиков җитәкчелек итә. Шәһәрне, югарыдан боерылганча, 2 көн дәвамында дошманнан саклый. Яралана. Әсирлеккә эләгә. Дошманга хезмәт итүдән катгый баш тарткан генерал-майор Пётр Новиков Флессенбург концлагеры крематориенда яндырыла.

Столяров Николай Георгиевич (1922-1993). Казанда туа. 1942 елның декабреннән – фронтта. Капитан. Авиациянең штурм полкы очучысы. Столяров Украинаны, Молдовияне азат итүдә катнаша, коры җир гаскәрләре Висланы кичкәндә, аларны һавада саклый. Сугыштагы ике ел ярымда ул 185 хәрби очыш ясый, дошманның 52 танкын, 4 артиллерия батареясен, 200дән артык автомашинаны, меңгә якын фашист солдатын һәм офицерын, берничә складын, аэродромын һәм һава сугышларында немец солдатларын юк итә. Җиңү көне җитәрәк капитан Столяров икенче мәртәбә Алтын Йолдызга тәкъдим ителә. Ленин ордены, Невский ордены, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.

Тугалева Надежда Никитична (1923-2002). Хәзерге Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районындагы Париж авылында туа. 1941 елның мартында НКВД органнарында хезмәте башлана. 1943 елны ул СССР дәүләт иминлеге органнарына алына. 1943 елның 19 апрелендә оештырылган “Смерш”ка кабул ителә. 43нче армиянең 90нчы укчы корпусындагы “Смерш” оператив бүлеге составында фронт сызыгына якын урыннарда немец разведчикларын, диверсантларны һәм шпионнарны эзләү белән шөгыльләнә. Көнчыгыш Пруссия операциясендә, шул исәптән Кенигсберг крепостен (хәзерге Калининград) алуда катнаша. Лейтенант званиесендә запаска чыгарыла. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз, Жуков медале белән бүләкләнә.