Җырчылар
Олы сәхнәләрдә танылган, мактаулы исемгә лаек булган керәшен җырчылары.
Лидия Әхмәтова — 1962 елның 17 октябрендә, Кайбыч районының Соравыл авылында туган. Әти-әнисе икесе дә җырга-моңга гашыйк кешеләр була. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы, опера һәм концерт җырчысы; Казан федераль университеты профессоры, Татарстан Республикасы Филармония джаз-оркестры директоры. «Туган җирем — Татарстан» җырын (Рәзинә Сәетгәрәева сүзләре, Лидия Әхмәтова көе), «Джазлы Казан» (Рәзинә Сәетгәрәева сүзләре, Лидия Әхмәтова көе.) Аның зур иҗади эшләренең берсе — 2021 елда җыр-моң сәнгатенә, киләчәк буыннарга мирас булып калырлык «Джазлы Казан» исемле, ноталы 41 җыр тупланган китап. Бу басма-китап музыка-сәнгать уку йортлары өчен дә менә дигән дәреслек.

Галина Казанцева — 1953 елның 12 ноябрендә Татарстанның Тукай районы Керәшен Маҗыны авылында дөньяга килә. Чаллы шәһәренең татар урта мәктәбен, аннары Әлмәттәге музыка училищесын, мәшһүр опера җырчысы — Казан дәүләт консерваториясе профессоры — Зөләйха Хисмәтуллина курсларын тәмамлый. Татарстанның халык артисткасы. Беренче булып Галина Казанцева М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» әсәреннән төп рольне — Алтынчәч ариясен башкара. Опера театрында эшләгән вакытта ул барлык спектакльләрдә дә чыгыш ясый. Балалар операсы һәм оперетта, классик опера спектакльләре булмасын, ул күп очракта төп рольләрне оста итеп башкара. Җырчы бүген дә актив иҗат эшчәнлеге белән яши: керәшен, татар, рус халык җырларын, классик әсәрләрне зур осталык белән башкара.
.jpg)
Винера Ганиева — 1955 елның 24 мартында Казанда туа. Совет һәм Россия татар опера җырчысы, Россия Федерациясе (1995) һәм Татарстан Республикасының (1992) халык артисты. 1982 елдан-Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры солисты. Ганиева репертуарында татар классикларының әсәрләре күп, шулай ук ул күп кенә хәзерге татар композиторлары һәм шагыйрьләре белән хезмәттәшлек итә. Германия, Бельгия, Венгрия, Америка, Төркия, Малайзия, Финляндия, Португалия, Франция, Литва, Латвия, Чехия, Болгария һәм Кипрда гастрольләрдә чыгыш ясый.

Георгий Ибушев — 1957елның 20 сентябрендә Мамадыш районының Владимир авылында дөньяга килгән. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты. Георгий Ибушев сирәк тавышка ия — тенор-альтино. Үзенең гадәти булмаган тембры, башкаруының гадилеге һәм ихласлыгы, шулай ук һәр әсәрнең үзенчәлеген нечкә һәм сизгер тоя белүе аркасында Георгий Ибушев халык күңелен яулады. Георгий Ибушев репертуарына чит ил, рус һәм татар композиторларының (С. Сәйдәшев, Н.Җиһанов, Р. Яхин, М. Мозаффаров, Җ. Фәйзи, Ә.Бакирова, Ф. Әхмәтова, Р. Ениикеева, М. Яруллина һ. б.), шулай ук керәшен, татар һәм рус халык җырлары кергән. Ул концертлар белән Татарстанның һәм Россиянең күп кенә шәһәрләрендә һәм районнарында (Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Екатеринбург, Ижевск, Чебоксар, Уфа һ.б.), якын һәм ерак чит илләрдә (Казахстан, Төркия, АКШ, Корея һ. б.) булган. Югары профессионализмы, үз эшенә сизгер мөнәсәбәте Г. Ибушевны Фәхри Насретдинов, Нияз Даутов, Азат Аббасов, Идеал Ишбулаков кебек бөек татар тенорлары белән бер рәткә куя.

Владимир Васильев — 1978 елның 23 ноябрендә Яр Чаллы шәһәрендә туган. Опера җырчысы (бас), Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе (2004 елдан) һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры (2006 елдан) солисты. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе өлкән укытучысы (2011 елдан). Филармониянең музыкаль-әдәби лекторие сәнгать җитәкчесе (2014 елдан). Татарстанның атказанган (2010) һәм халык (2023) артисты. Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Россия опера җырчысы (бас). Филармония музыкаль-әдәби литературориеның сәнгать җитәкчесе (2014 елдан). И.Иванов исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты. Г.Тукай (2004 елдан) һәм М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты (2006-2019). Хезмәтләре: Поповка авылы тарихы (Зәй районы Поповка авылы нигезләнүгә 100 ел тулу уңаеннан). Казан, Институт истории АН РТ, 2007, Минем гаилә (XVIII гасыр башыннан алып 4179 кеше кергән 11 буын шәҗәрәсе). Казан, 2011.

Елена Бичарина — 1951 елның 12 апрелендә Татарстанның Кайбыч районындагы Иске Корбаш (хәзерге Татарстанның Кайбыч районы Мәлки) авылында туган. Татар җырчысы, Татарстанның атказанган артисты. Татар, керәшен, халык җырларын башкаручы. Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамле хор төркеме солисты. Лена Бичаринаның бәрхет тавышы беркемне дә битараф калдыра алмый. Аның җырлары да озын гомерле, аларда тирән мәгънәле тормыш фәлсәфәсе, халык язмышы ята. 2008 елның 11 февралендә керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле булдырыла. Аның барлыкка килүе Лена Бичаринага яңа иҗат дәрте өстәп җибәрә, канатлар куя. Яшь ансамбльгә ул остаз да, әни дә, югары тәҗрибәле профессионал буларак та ярдәм итә.
.jpg)
Анастасия Васильева(Нафиса Василова) — 1943 елның 15 гыйнварында Теләче районының Субаш авылында Екатерина (Кәтернә түти) белән Петр (Питер дәдәй) гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Кыз тууга, әтисе Петр сугышка алына һәм һәлак була. 1955 елда әнисе белән Казанга күченә. Казан шәһәренең 13нче урта мәктәбен тәмамлагач, төзелеш училищесына кереп, маляр-штукатур белгечлеге ала. «Светоч» кондитер фабрикасында, Казан елга портында эшли, Казан «Идел» тегү берләшмәсендә тегүче була, үзешчән сәнгатьтә катнаша. 1965 елда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең җыр һәм бию ансамбленең конкурсында катнаша һәм, махсус музыка белеме булмаса да, киң диапозонлы, сирәк очрый торган түбән (контральто) тембры булуы сәбәпле, ансамбльгә алына. 1965 елның 17 февралендә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хорында җырлый башлый, 1969 елдан ансамбльнең солисткасы — Нәфисә Василова буларак чыгыш ясый. 1966 елда ансамбль составында Монголия Халык Республикасы буйлап гастрольләрдә була. Татар халык җырларын ― «Гөлҗамал», «Тәфтиләү», «Беләзегем, йөзегем», «Сәгать чылбыры», композитор Солтан Габәшинең «Кәккүк», Марс Макаровның «Киек казлар», Әнвәр Бакировның «Җиде елга» җырларын иң оста башкаручыларның берсе булып таныла. Аның чыгышлары чит илләрдә дә югары бәя ала. 1979 елда аңа «ТАССРның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелә. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә 25 ел гомерен багышлый. 2006 елның 17 июлендә Казанда вафат булган. Коры Елга бистәсе зиратында җирләнгән.

Раиса Тимофеева — 1929 елның 7 февралендә Чаллы (хәзерге Тукай) районы Борды авылында туган[2]. Әтисе Григорий (Гөргөри) тенор тавышлы, әнисе Федора Ивановна (Җәйләү авылыннан) нечкә сопрано тавышлы җыр сөюче кешеләр булалар. Раиса 4 яшеннән җырлый. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлый. Район үзәгенә үзешчән сәнгать смотрларына йөри. 1950 елда Советлар Татарстанының 30 еллыгы уңае белән үзешчән сәнгать көчләренә республика күләмендә смотр уздырыла. Раиса Тимофеева биредә «Гөлләр үсә» җыры белән зур уңыш казана һәм бу җыр аңа олы сәхнәгә юл ача. Зур сәхнәдән керәшен җырларын яңгыраткан, аларны бүгенге буынга китереп җиткергән олуг зат буларак, ул — «Нардуган», «Питрау» кебек керәшен бәйрәмнәренең көтеп алынган кунагы була, җыру әйтә, туганайларның күңелен күреп яши. Раиса Григорьевна 2013 елның 11 маенда мәңгелеккә күчә.

Вадим Захаров — 1986 елның 24 июнендә Татарстан АССР Кукмара районы Пчеловод авылында колхозчы гаиләсендә туган. Вадим Борисович Татарстанның атказанган (2017) һәм халык (2023) артисты. Әбисе, әтисе гармунда уйнаган. Балачактан бирле җырчы булырга хыялланган. Казан музыка укуханәсендә укый башлаган, аннан киткәч, Казан дәүләт мәдәният институтының Венера Ганиева классында белем алган. Башлап Зөһрә Шәрифуллинаның концерт бригадасында чыгышлар ясый. Вадим Захаров — халык мәхәббәтен яулаган җырчы. Һәрвакыт елмаеп тора: сәхнәдә дә, тормышта да. Нечкә хисле, моңлы җырчы. Керәшен халкының мәдәниятен, сәнгатен саклап калуда да аның өлеше зур.

Виталий Агапов — 1960 елның 1 июнендә Татарстанның Зәй районы Сәвәләй авылында туган. Виталий Васильевич җырчы, җәмәгать эшлеклесе, үзешчән сәнгать коллективы җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2001), Татарстанның халык артисты (2010). Өч йөз җыр авторы. Татарстан халыклары ассамблеясенең Чаллыдагы филиалы җитәкчесе. Ике махсус урта белем алган: «эчке хезмәт лейтенанты» белгечлеге буенча ССРБ ЭЭМ Ивановодагы янгын-техник укуханәсен (2015 елдан Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Иваново дәүләт янгынга каршы хезмәте академиясе), «социаль-мәдәни эшчәнлек һәм халык иҗаты» белгечлеге буенча Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаган. Югары белемне КИСИның Чаллы филиалында алган. Яр Чаллының «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты каршындагы үзешчән сәнгать коллективы — «Карендәшләр» ансамбле җитәкчесе.

Надежда Игнатьева – 1988 елның 19 июлендә Алабугай шәһәрендә туа. Кечкенә вакыттан ук җырлый. Э.Бакиров исемендәгемузыка мәктәбен тәмамлый. Опера җырчысы Надежда бик күп Халыкара һәм Россиякүләм конкурслар лауреаты.

Зоя Борисова — 27 майда, Балык Бистәсенең Алан-Полян авылында туган. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты. Татарстанның атказанган артисткасы, сопрано тавышлы җырчы. Ул байтак вакыт ерак Хабаровск краенда яшәгәннән соң, гаиләсе белән, 2022 елның җәендә Казанга күченеп кайткан. Озак еллар үзе солист булып эшләгән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә урнашкан. Зоя Борисова башкаруында «Гөлләр үсә», «Безнең ил» җырлары һәркемгә таныш.

Марина Карпова — 1989 елның 4 декабрендә Башкортстан АССРның Октябрьский шәһәрендә туган. Әти — әнисе Башкортстанның Бакалы районы Яңа Шәрәшле авылыннан. Марина Ивановна җырчы, М.Е. Пятницкий исемендәге дәүләт академия рус халык хоры солисты. Октябрьский музыка мәктәбенең фольклор бүлеген тәмамлый. «Таусень» ансамблендә шөгыльләнә. Керәшен җыруларын җырлап дебют ясый. Керәшен җыруларын Бакалы районы Яңа Шәрәшле авылында яшәүче әбисе Валентина Василий кызыннан өйрәнә. Мәктәпне тәмамлагач, Санкт-Петербург мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә. Уку алдынгысы буларак, Санкт-Петербург губернаторы стипендиясен алып укый. Ике курсны укып бетергәч, Мәскәүгә күчеп, Иванов исемендәге дәүләт музыкаль- педагогика институтын тәмамлый.

Алина Кәримова — 1992 елның 14 мартында Түбән Кама шәһәрендә туган. 2000 елда гаиләсе белән Сарман районы Сарайлы авылына күченә. Җырчы, халыкара конкурслар лауреаты, ТНВ каналында «Җырлыйк әле» телевизион тапшыруын алып баручы (2017 елдан, ире Азат Кәримов белән бергә). Сарман сәнгать мәктәбен (укытучылары Гөлназ Гөлүс кызы, Татарстанның атказанган укытучысы Рәсиха Мөгалләф кызы Хәмидуллина) тәмамлаган. Җырларга әбисе этәргән. Бала чакта җырларга яратмаса да, әкренләп сәхнәгә тартылган, авыл клубында җырлаган. «Энҗе бөртекләре» районкүләм җыр конкурсында сәләтен күрсәтә. Бер-бер артлы «Сандугач сайрар илем», «Сандугач керде күңелгә», Сара Садыйкова, Әлфия Авзалова исемендәге һ.б. бәйгеләрдә катнашып, лауреат исеменә лаек була.

Татьяна Ефремова — 21 июньдә, Яшел Үзән районында туган. «Керәшен чибәре — 2016» титулы, Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-конкурсының гран-при иясе. Казахстанда «Voice of Turan» бәйгесендә җиңү яулап кайткан яшь җырчы кызыбыз. Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең этномузыка кафедрасын, Казан мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган.

Алина Давыдова — 1991 елның, 9 январенда Казан шәһәрендә туган. «Керәшен чибяре — 2014» җиңүчесе. Җырчы карендәшебез Алина кыю адымнар белән, эстрада дөньясында танылып килә. 3 яшьтән җырлый. Казандагы музыка мәктәбенә йөри. Иҗат юлыннан китүендә аның өлеше зур. Әүхәдиев исемендәге колледжда укый. Эстрада җырларына өстенлек бирү теләге Казан дәүләт сәнгать институының Салават Фәтхетдинов классына китерә. 2024 елда, ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттә уңышлары өчен» күкрәк билгесе дәүләт бүләге тапшырылды.

Наил табанаков — 1976 елнын 21 январенда Казан шәһәрендә туган. җырчы, автор-башкаручы. Аның үзенчәлекле, башкаларныкына охшамаган, моңлы да, мәгънәле дә җырларын күпләр ярата. «Су буенда талым ялгыз», «Ана сагышы», «Оныт мине» , «Кызлар көлә» җырлары аеруча популяр.

Римма Никитина — 1988 елның 23 июнендә, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында туган. Казан дәүләт мәдәният университетының социаль-мәдәни эшчәнлек факультетын тәмамлаган. Иҗат юлын Илсөя Бәдретдинова төркемендә башлап җибәрә. Римма үзе җырлар иҗат итә һәм яшьләр арасында зур танылу ала. «Мои хорошие, зажжём» фразасы Римманың «коронная фраза» сына әверелде. Бу фразаны белмәгән кеше юктыр. Тамашачыларга энергиясен җәлләми өләшә, һәрчак үз көченә ышанып яши, иҗатта алга бара.

Игорь Дмитриев — 1990 елның 7 февралендә, Питрэч районының Пановка авылында туган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Эстрадабызның яшь, талантлы җырчысы, автор-башкаручы «Әни генә», «Үкенмим», «Син генә», «Ашыктык», Син яраткан чәчәкләр«, «Кайтты» (Ямьле торкеме белэн башкара), "Синен жырларыңда"( Гелүс Хабибрахманов репертуарында җырлары белән халыкка танылды.
