Советлар Союзы Геройлары
Баталов Федор Алексеевич (1900- 1941). Казанда туа. Гражданнар, совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша. Көнбатыш фронтта 21нче армиянең 154нче укчы дивизиясендәге 437нче полкында батальон белән командалык итә. Батальон 1941 елның 14-18 июлендә Белоруссиянең Гомель өлкәсендәге сугышта, Придорожное, Заградье һәм Заводное авылларын бер-бер артлы камап, дошманнан азат итә, “Жлобин” станциясе депосын ала. Капитан Баталовка 1941 елның 9 августында Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 17 августта һәлак була. Алтын Йолдыз, Ленин ордены, “Кызыл Байрак” ордены белән бүләкләнә.
Бикбов Евгений Архипович (1914-1983). Оренбург губернасының (хәзерге Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы) Остроленск станицасында туа. Гвардия сержанты. Советлар Союзы Герое. 3нче Белоруссия фронтындагы 11нче гвардия армиясенең 2нче танк корпусына караган 25нче бригаданың автоматчылар батальоны бүлеге командиры. Ленин ордены, Алтын Йолдыз, Кызыл Йолдыз белән бүләкләнә.
Валиев Леонид Геонаевич (1910-1944). Казан губернасының Чистай өязендәге Кутлушкино авылында туа. Дүртенче Украина фронтының 51нче армиясендәге 33нче укчы дивизиясенә караган 91нче полкта отделение командиры. Өлкән сержант. Советлар Союзы Герое (1944).
Воробьев Петр Егорович (1908-84). Казан губернасының Тәңкә авылында туа. 718нче укчы полкның отделение командиры. Сержант. Советлар Союзы Герое. Ленин ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
Гаврилов Петр Михайлович (1900-1979). 1900 елны Казан губернасының Лаеш өязендәге (хәзерге Питрәч районы) Әлбәдән авылында туа. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән Брест крепостенда Көнчыгыш форт оборонасына җитәкчелек итә. Камалуда калып, 23 июльгә кадәр дошманга каршылык күрсәтәләр. Полк командиры майор Гаврилов әсирлек ачысын кичерә. Туган ягыннан Краснодар ягына күчеп китәргә мәҗбүр була. 1957 елда Пётр Гавриловка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1979 елда вафат була. Брест крепостенда җирләнә.
Гордов Василий Николаевич (1896-1951). Уфа губернасының Минзәлә өязендәге (хәзерге Минзәлә районы) Матвеевка авылында туа. Бөек Ватан сугышының беренче айларында штаб начальнигы, 1941-1942 елларда – 21нче армия, ә 1942 елда – Сталинград фронты командующие, 1942-1944 елларда – 33нче, ә 1944-1945 елларда 3нче гвардия армияләренә командалык итә. Сталинград сугышында, Смоленск, Берлин, Прага операцияләрендә катнаша. 1945-1947 елларда – Идел буе хәрби округы командующие. Советлар Союзы Герое. Ике Ленин ордены, өч Кызыл Йолдыз, өч I дәрәҗә Суворов ордены, I дәрәҗә Кутузов ордены белән бүләкләнә. Генерал-полковник Василий Гордов 1947 елны репрессиягә эләгә. 1950 елның 24 августында аталар. Куйбышевта (хәзерге Самара) җирләнә. 1957 елны аклана.
Иванов Валентин Прокофьевич (1911-1993). Казан губернасындагы Лаеш өязенең (хәзерге Балык Бистәсе районы) Шомбыт волостена кергән Казаклар Чаллысы авылында туа. 1943 елда өлкән сержант Иванов Воронеж фронтында 60нчы армиянең 1нче артиллерия дивизиясендәге 3нче бригадага караган 167нче полкның 1нче дивизионына командалык итә. 1943 елны аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугышны Прага шәһәрендә майор званиесендә тәмамлый. Ленин ордены, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Алтын Йолдыз белән бүләкләнә. Авыр җинаяте өчен барлык сугышчан бүләкләре һәм дәрәҗәләре алына. 1993 елны Зеленодольскидагы картлар йортында вафат була.
Карбышев Дмитрий Михайлович (1880-1945). Омск шәһәрендә нагайбәк-казак офицеры гаиләсендә туа. 10нчы армия штабы чолганышта калгач, әсирлеккә эләгә. 1945 елның 17 февралендә Маутхаузен лагерында аны фашистлар җәзалап үтерәләр – гәүдәсе боз булып катканчы салкын су сибеп, кар өстендә тоталар. Хәрби фәннәр докторы, инженерлык гаскәрләрендә хезмәт иткән генерал-лейтенант. 1946 елны Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Ксенофонтов Александр Кузьмич (1910-1940). Казан губернасының Мамадыш өязендәге Әбде авылында (хәзер Теләче районына карый) туа. Кызыл Армиядә – 1933 елдан. 1939-1940 елгы совет-фин сугышында катнаша. Төньяк-Көнбатыш фронтның 7нче армиясендәге 86нчы мото-укчы дивизиясенә караган 169нчы полк пулемётчысы. 1940 елның 4 мартында, ялгызы, пулемёттан атып, подразделениенең чолганыштан чыгуын тәэмин итә. 12 мартта яралана. 1940 елның 21 мартында, үлеменнән соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Кузьмин Михаил Кузьмич (1915-1941). Казан губернасының Цивиль өязендәге Иске Тәберде авылында туа. Сугышта танк ротасы политругы. Сержант. 1941 елның 29 ноябрендә Тихвин шәһәре өчен барган сугышта һәлак була. 1941 елның 17 декабрендә СССР Югары Советы президиумы указы белән, политрук Михаил Кузьминга, үлеменнән соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены белән бүләкләнә.
Максимов Иван Тихонович (1924-1987). Хәзерге Мамадыш районының Албай авылында туа. 1944 елның февраленнән Ленинград фронтының укчы полкында хезмәт итә. Кече лейтенант. Рота командиры. 1945 елның июнендә Иван Максимовка, безнең гаскәрләрнең Висла елгасын уңышлы кичүен тәэмин иткәне өчен, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены, Алтын Йолдыз белән бүләкләнә.
Москвин Михаил Кириллович (1910-1969). Казан губернасының Мамадыш өязендәге Албай авылында туа. 1943 елда Үзәк фронтта 60нчы армиянең 7нче механикалаштырылган корпусындагы 26нчы бригада батальоны белән командалык итә. Днепр өчен барган сугышларда батырлыгы белән аерылып тора. Аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены, Алтын Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз белән бүләкләнә. 1945 елда югары офицерлар мәктәбен тәмамлый. Гвардия майоры.
Осипов Василий Иванович (1912-1943). Неялово авылында (хәзерге Питрәч районы) туа. 1942 елдан – фронтта. Үзәк фронтта 13нче армиянең 15нче укчы корпусындагы 8нче дивизиягә караган 310нчы полк укчысы. 1943 елның сентябрендә Днепр өчен барган сугышларда аерылып тора. Сал ясап, дошман уты астында каршы як ярга кыр кухнясын алып чыга, 310нчы полкның исән калган сугышчыларын ашата. 1943 елны Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены, Алтын Йолдыз белән бүләкләнә. 1944 елның мартында һәлак була. Батыр кызылармияченең Подволочиск посёлогындагы каберен 1974 елны әнисе Анисия Сидоровна да барып күрә.
Осипов Илья Тимофеевич (1922-1944). Алтай губернасының Сарыково авылында (Красногорск районы) хәзерге Татарстан ягыннан күченеп килгән керәшен гаиләсендә туа. 1942 елның сентябреннән 134нче моторлаштырылган понтон-күпер салу батальонында понтон салучы була. 1943 елның 25-29 сентябрендә Киев өлкәсенең Балыко-Щучкино һәм Козинцы авыллары тирәсендә Днепрны кичү өчен, рядовой Осипов, бер төркем сугышчылар белән бергә, пристань төзиләр, паром кичүен кабат торгызалар. 1944 елның 10 январенда СССР Югары Советы Президиумы указы белән, Илья Тимофеевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул Ленин ордены һәм Кызыл Йолдыз белән бүләкләнә. Илья Осипов 1944 елның январенда хәбәрсез югала.
Петров Михаил Петрович (1904-1967). Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Иске Сарышлы авылында туа. Икенче Белоруссия фронтында 50нче армиянең 139нчы укчы дивизиясенә караган 364нче полк командиры. Подполковник Петров 1944 елның июнендәге һөҗүмнәр вакытында полк подразделениеләре белән оста командалык итә. Дошман оборонасын өзеп, 1944 елның 24-26 июнендә полк Проня, Бася, Реста елгаларын кичеп чыга. 1944 елның 28 июненә каршы төндә Могилёв шәһәреннән көньяктарак 215тән артык торак пунктны азат итеп, чолганыштагы дошман төркеменә көнбатышка чигенү юлын яба. 1945 елда Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин, “Сугышчан Кызыл Байрак”, Александр Невский орденнары, Кызыл Йолдыз белән бүләкләнә. Полковник Михаил Петров 1954 елдан запаска чыга.
Санфирова Ольга Александровна (1917-1944). Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәрендә туа. 1941 елның октябреннән – Кызыл Армиядә. Төнге бомбардировщикларның 46нчы Тамань хатын-кызлар авиация полкы очучысы. Гвардия капитаны Ольга Санфирова 630 хәрби очыш ясый. 1944 елның 13 декабрендә гвардия капитаны Ольга Санфирова һәлак була. Үлеменнән соң, аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены, “Кызыл Байрак” ордены, Невский ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Тапиков Самуил Михайлович (1915-1945). Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылында туа. 1941 елның июленнән – фронтта. Артиллерия дивизионы командиры. Аның дивизионы Ленинградтан көнбатыш чиккә кадәр сугышчан юл үткән, Польшаны азат итүдә катнашкан. II Белоруссия фронты подразделниеләреннән беренче булып Висланы кичкән. 1945 елның 5 февралендәге сугышта офицер Тапиков һәлак була. СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 29 июлендәге указы белән, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. “Кызыл Байрак”, Невский орденнары белән бүләкләнә.
Токарликов Никита Евдокимович (1918-1944). Хәзерге Әлмәт районының Кәләй авылында туа. 1939-1943 елларда Ерак Көнчыгышта хезмәт итә.1943 ел азагында аларның артиллерия часте, эшелонга төялеп, көнбатышка кузгала. 1944 елның 23 июлендә сержант Токарликов расчеты беренче сугышта ук фашист танкын сафтан чыгара. Аларның танкка каршы полкын фронтның иң катлаулы участогына җибәрәләр. Полкның 4нче, 6нчы батареяләренә каршы дошманның иллеләп танкы һәм орудиесе, ә алар артыннан фашист автоматчылары чылбыры килгәне күренә. Бу бәрелештә Токарликов расчеты “Тигр”ны һәм тагын ике танкны юк итә. Аның орудиесе сафтан чыга, үзе дә яралана. Икенче бер орудие төзәүчесен алмаштырган Такарликов дошманның тагын өч танкын юк итә... СССР Югары Советы президиумының 1945 елның 24 мартындагы указы белән, Никита Токарликовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены, Алтын Йолдыз белән бүләкләнә.
Фёдоров Иван Михайлович (1924-1971). Зөя кантонының (хәзерге Кайбыч районы) Турмин авылында туа. 1943 елдан – хәрәкәттәге армиядә. Көньяк-Көнбатыш, Карелия, Укриана фронтларында, Баш командованиенең резервтагы 7нче артиллерия дивизиясендә дошманга каршы сугыша. 877нче гаубица артиллерия полкы сержанты Иван Фёдоров 1944 елның 5 декабрендә, дошман уты астында, Венгриянең Эрчи шәһәре тирәсендә Дунай елгасы аша көймәдә радиостанцияне алып чыга. Батареянең штурм төркеме белән элемтә урнаштыра. Безнең гаскәрләр плацдармны яулап алалар. Сержант Фёдоровка 1945 елны Совтелар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены, Алтын Йолдыз белән бүләкләнә.
Чалдаев Виктор Алексеевич (1915-1944). Чита өлкәсенең Чернышевский районындагы Качита авылында туа. Беренче Украина фронтында 3нче гвардия танк армиясенең 53нче бригадасы взводы командиры була. 1944 елның 12-15 апрелендә Тернополь шәһәре тирәсендә, үз взводы белән, дошманның унике танкын, биш бронетранспортёрын сафтан чыгара, йөз илле гитлерчыны юк итә. 1944 елның 15 апрелендә һәлак була. Үлеменнән соң, гвардия кече лейтенантына Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены белән бүләкләнә.
Четенев Алексей Семенович (1916-1945). Томск губернасының (хәзерге Кемеровск өлкәсе) Кузнецк өязендәге Шанда авылында туа. 1938-1940 елларда Эшче-Крестьян Кызыл Армиясендә хезмәт итә. 1941 елның августыннан – фронтта. Беренче Белоруссия фронтының 7нче гвардия кавалерия корпусындагы 14нче дивизиянең 56нчы полкында танкка каршы корал взводы командиры ярдәмчесе була. 1945 елның 30 январенда аны азат иткәндә батырлыгы белән аерылып тора. Зелёна-Гура шәһәреннән төньяк-көнчыгышта Одерны кичкәндә, елганың көнбатыш ярындагы сугышта немецларның ике пулемётын юк итә, үзе һәлак була. СССР Югары Советы президиумы указы белән, 1945 елның 27 февралендә гвардия өлкән сержанты Алексей Четеновка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены белән бүләкләнә.
Шакуров Яков Савельевич(1912-1944). Түбән Новгородта туа. Гаиләләре 1937 елда Омскига күченә, ул заводта эшли. 1941 елның июненнән – фронтта. Икенче Прибалтика фронтының 3нче удар армиясендәге 219нчы Идрицк укчы дивизиясенә караган 375нче полкта 1нче рота укчысы. Яков Шакуров 1944 елның 19 июлендә Латвия җирендә онытылмаслык батырлык үрнәге күрсәтә. Ун разведчикка, алар арасында Яков та була, дошманның тылына үтеп, немецлар чигенә торган шоссе юлны ябу бурычы йөкләнә. Безнең разведчикларны сан ягыннан бер батальонга җитәрлек дошман камап ала. Алар тактик яктан әһәмияте зур булган позицияне ике тәүлек – өстәмә көчләр килеп җиткәнче кулда тотып торалар. Разведчиклар 200 гитлерчыны юк итә. Бу бәрелештә Яков Шәкүров һәлак була. СССР Югары Советы президиумы указы белән, 1945 елның 24 мартында кызылармияче Яков Шакуровка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены белән бүләкләнә.