Рәссамнар
Танылган керәшен рәссамнары шактый. Дмитрий Красильников, Виктор Селивёрстов, Илья Максимов һәм башкалар. Дөньяның матурлыгын ак кәгазьгә төшерү - аларга тумыштан бирелгән сәләт.
Дмитрий Красильников – 1903 елда Зәй районы Пәнәче авылында туган. Революция белән барлыкка килгән җәмгыять тормышындагы үзгәрешләр аңа сәләтен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Ул шул чорда иң яхшы һөнәри белем ала, башта Казанда, аннары Мәскәүдә укый һәм 1933 елда Полиграфия институтын тәмамлый. Дмитрий Николаевич 1920 еллар уртасыннан формалашкан яшь рәссамнар плеядасының иң күренекле вәкилләренең берсе. Иҗади эшчәнлеге Казанда укыган елларда ук башлана. 1979 елда Дмитрий Красильниковның иҗаты казанлыларга тәкъдим ителә. «Хәзинә» галереясендә рәссамның беренче шәхси күргәзмәсе. Ул биредә график, рәссам буларак та тәкъдим ителгән һәм аның бар талантын лаеклы бәяләргә мөмкинлек тудырылган. 2018 елда Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» галереясендә «Мәскәү казанлылары» проектының «Дмитрий Красильников. Рәсем, графика» дип исемләнгән күргәзмәсе эшләде.
Виктор Селивёрстов – Алабуга районының Шүрнәк авылыннан. Ул – Татарстан рәссамнар союзы члены. Карендәшебезнең рәсем ясарга сәләтле булуы бәләкәй чагыннан ук билгеле була. Иң яратып ясый торган рәсемнәре барысы да диярлек табигатькә багышлана. Армиядән соң Алабуга мәдәният йортында эшли ул, Алабуга сәнгать мәктәбен, Мәскәү халык сәнгать университетын тәмамлый. Соңрак, Яр Чаллы институтында графика факультетында белем ала. Танылган рәссам Виктор Селивёрстов бик күп күргәзмәләрдә катнаша. Эшләгән вакытта янында булганнарга мастер-класслар күрсәтә, яшь рәссамнарга үз киңәшләрен бирә. Бүгенге көндә Виктор Александрович Алабуга үзәк китапханәсендә бизәүче-рәссам булып эшли. Виктор Селивёрстов — Татарстан Дәүләт советы рәисенең Рәхмәт хаты иясе. Алабуга музей-тыюлыгы командасы белән бергә, ул — «Интермузей» музейлар фестивале җиңүчесе. Аның пенопластан ясалган төрле сыннарын бәйрәмнәрдә, күргәзмәләрдә файдаланалар.

Илья Максимов – Теләче районының Тәмте авылында туа. Татарстан рәссамнары Берлеге члены. Сигез классны тәмамлагач, Казан художество учелищесына укырга керә. Илья Николаевич бүгенге көндә Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжының «Дизайн» бүлегендә студентларга белем бирә. Рәссам Россиянең төрле шәһәрләрендә, хәтта, чит илләрдә дә группалар белән төрле күргәзмәләрдә катнаша. Рәссам берничә ел элек Казан Кремлендә һәм Халыклар дуслыгы йортында шәхси күргәзмәләрен дә оештырды.