Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле
«Бәрмәнчек» ансамбле 2008 елда республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты базасында 2002 елда оешкан «Бәрмәнчек» керәшен яшьләр фольклор коллективы – дәүләт югарылгындагы үз ансамблебезнең юл башы дип саналырга лаек. Ул яшьләр ансамблендә, беренчеләрдән булып, мәдәният университетының милли сәнгать факультеты студентлары җырлап-биеп йөриләр. Хәзерге вакытта «Бәрмәнчек»нең вокал, бию һәм оркестр группаларында барлыгы 27 профессионал артист эшли.
Адресы: Казан шәһәре, Спартаковская урамы, 90нчы йорт