Туганайлар

Татарстан

16+

Язучылар, шагыйрьләр

Николай Асанбаев - Күренекле прозаик, шагыйрь, драматург Николай Васильевич Башкортстанның Бакалы районындагы Ахман авылында 1921 елда туган. 1954 елдан ул республиканың язучылык оешмасына керә. «Кәрим», «Вәлимә», «Минем герой» һәм башка хикәяләр җыентыкларын яза. Ул күп тапкырлар «Башкортостан», «Кызыл тан» һәм «Өмет» республика газеталарының лауреаты була.

Ринат Архипов - Ринат Мәннан (Ринат Николаевич Архипов) 1946 елның 6 февралендә Татарстанның Чистай шәһәрендә укытучы гаиләсендә туа. Балачагы Шөгер (хәзерге Лениногорск) районында уза. 1964 елда Казан медицина училищесын тәмамлагач, Самара өлкәсенең Клявлино районында фельдшер булып эшли, аннары Совет Армиясендә хезмәт итә. 1968–1974 елларда Казан дәүләт медицина институтында укый. Институтны тәмамлагач, башта Мордовия Республикасында, ә аннан соң Чистай шәһәрендә табиб булып эшли.

Даржия Аппакова - Ул 1898 елда Түбән Кама (элекке Ширәмәт районы) ягындагы керәшен авылы Байгылда туа. 13 яшеннән Казанга барып, керәшеннәр өчен ачылган укытучылар мәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлап чыккач, 1916-1917 елларда Казанда балалар укыта. Шуннан соң, Байгылга кайта. Авылда яшәгән чагында ул, Казандагы – “Кызыл әләм”, соңыннан “Киңәш” газеталары хәбәрчесе буларак, балалар һәм авыл халкының авыр тормышы турында хәбәрләр язып тора.

Клара Булатова - Клара Гариф кызы - шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты. Ул бөтен иҗади эшчәнлеген Әлмәт җиренең матурлыгын, нефтьчеләрнең, авыл хезмәтчәннәренең хезмәтләрен мактауга багышлый.

Гаврила Беляев - 26 февраль 1903, Түбән Бикмәт, Сарман (Әлмәт-Мулла) вулысы, Минзәлә өязе, Уфа губернасында туган. 1973 елда үлгән. Журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1965).

Давид Григорьев-Саврушевский - 1876 елда Мамадыш өязенең Олы Саурыш авылында туган Давид Григорьев "Саврушевский" псевдонимы астында иҗат итә. Василий Тимофеев җитәкләгән Үзәк керәшен мәктәбендә белем алганнан соң, Казан учительләр семинариясен (инородческая семинария) бетерә. Соңрак үзе дә Үзәк керәшен мәктәбендә укыта башлый. Минзәлә өязе Баграж авылының Троица, Баткак авылының Михаил Архангел, Бәләбәй өязенең Бакалы авылы чиркәүләрендә священник булып тора. Журналист, тәрҗемәче буларак күп хезмәт куя. "Кряшен", "Кызыл алям" газеталарын чыгаруда катнаша. 24 шигырьдән торган, "Сандугач" дип исемләнгән җыентыгы билгеле.

Елена Григорьева (Данилова) - Мамадыш районының Владимир авылында туып-үскән Елена Григорьева-Данилова – талантлы биюче, музыка коралларында уйнаучы, керәшен җыруларын искиткеч оста башкаручы һәм олы тәҗрибәгә ия сәхнә остасы. Елена Михайловна 2009 елның февраленнән керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамблендә артист булып эшли. Аны белмәгән, танымаган кеше сирәктер.

Яков Емельянов - 1848 елда Казан губернасының Лаеш өязе Алан-Полян авылында (хәзерге Татарстанның Балык Бистәсе районы) дөньяга килә. 1879 елда Яков Емельянов беренче тапкыр үзен әдәби өлкәдә сынап карый, аның «Керәшен телендә шигырьләр» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә, яисә «Даржа äби княгясе» («Дарья әби китабы»). Керәшен культурасын тикшерүчеләр, аерым алганда Хатип Усманов, Максим Глухов, Равил Фәйзуллин һәм башкалар, Яков Емельянов шигырьләренең югары дәрәҗәдә гражданлыгы, социаль һәм фаш итү мотивларының күплеге турында билгеләп үтә.

Зинаида Захарова - Зинаида Захарова әдәбиятка соң, лаеклы ялга чыккач кына килә. Беренче китабы 2010 елда басыла.  Бүгенге көндә аның инде 10 китабы басылган. Балалар язучысы булу катлаулы да, җаваплы да, четерекле дә. Һәркем бу юнәлештә яза алмый. Чөнки үтемле әсәрләр иҗат итү өчен балаларны аңлый, аларның фикерен үзең аша үткәрә, сабыйлар теле белән сөйләшә белергә дә кирәк. Зинаида Захарова әнә шундыйлардан. Ул тырыш, тиз иҗат итә торган шагыйрә. Шагыйрә  «Тылсымлы сарай» китабы өчен Рафаил Төхфәтуллин премиясенә, «Нурлы җиһан» китабы өчен  Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең кызыксындыру бүләгенә лаек була.

Ямаш Игәнәй (Ананий Малов) - Ананий Нестерович Малов (Ямаш Игәнәй) 1938 елның 10 январенда Татарстан Республикасының Сарман районы Ләке авылында туган.1982 елдан Татарстан Язучылар берлеге члены. Дистәгә якын китап авторы. «Керәшен сүзе» газетасының (1993-2002) беренче редакторы. 1997 елның 1 мартында вафат булды. Туган авылы Ләкедә күмелгән.

Георгий Ибушев - Бала чагыннан ук ул җырга тартыла. Матур яңгырашлы тавышы һәм сәхнәдә чыгыш ясау хыялы аны (җырчы Миңгол Галиев киңәше буенча) Казан консерваториясенә китерә. Биредә ул вокал буенча Чувашиянең атказанган артисты М.Ф.Кольцовта, аннан – ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисткасы Әлфия Заһидуллинада белем ала. 1985 елда консерваторияне тәмамлаганнан соң ул Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторий бүлегенә эшкә алына. 1986 елда яшь җырчы Мәскәүнең Колонналар залында Габдулла Тукайның тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсендә СССРның халык артистлары данлыклы И.Козловский. А Соловьяненко, З.Соткилава белән баргә чыгыш ясый. Георгий Ибушевның репертуары опера арияләре, романслар һәм чит ил композиторлары әсәрләренә бик бай. Шулай ук җырчы матбугат аша үзенең сәнгатькә карата булган фикерләрен саллы мәкаләләре, шигырьләре аша җиткереп тора. 2007 елда аның “Рәхмәт сиңа, җыр” дип исемләнгән үз шигырьләре тупланган китабы дөнья күрде.

Александр Малов – 1926 елда туа. Ул - III дәрәҗәдәге Дан ордены һәм I дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены кавалеры да, Журналистлар берлеге әгъзасы да, "Берлинны алу өчен", "Праганы азат итү өчен" медальләре иясе дә, Хезмәт һәм сугыш ветераны да! Бүген исә бу дәрәҗәләренә яңалары өстәлде. Казан һәм Татарстан митрополиты исеменнән, протоиерей, Казан духовный семинариясе профессоры Алексей Колчерин Александр Маловка Гурий святитель исемендәге медаль тапшырды.

Григорий Родионов әрәй Рәхим) - 1941 елның 15 июлендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Аланлык (Федотовка) авылында дөньяга килә. 1948-1959 елларда ул урта мәктәптә белем ала. Бу чорда әдип әдәбият белән кызыксына башлый. 1961 елда аның район газетасында “Язгы җыр” исемле беренче шигыре басылып чыга. 1962–1967 елларда Гәрәй Рәхим Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

Никифор Тукмачев - Никифор Тукмачев 1942 елда Зәй районы Югары Баграж авылында туа. Җидееллык мәктәпне туган авылында, урта мәктәпне Тубән-Биш авылында тәмамлый. 1963 елда Алабуга медицина училищесын, 1970 елда Казан медицина институтын тәмамлый. 25 ел Эчке эшләр министрлыгы системасында хәрби врач булып хезмәт итә. Хәзерге вакытта Тубән Кама кан салу станциясендә врач булып эшли. Никифор Тукмачёвның “Гомерем Питраулары” һәм “Таң суы” исемле ике шигырьләр җыентыгы дөнья күрде, 60тан артык шигыренә көйләр язылды.

Егор Уткин - Егор Васильевич Уткин 1932 елның 27 июлендә хәзерге Менделеевск районы Бөрешле авылында туа. Балачактан ук ул үзендә туган иленә мәхәббәт, хезмәткә һәм өлкәннәргә хөрмәт тәрбияли. Егор Уткин укучыларга лирик шагыйрь буларак билгеле. Үзенең шигырьләрендә ул, нигездә, бүгенге авыл кешеләренең фидакарь эшләрен, туган як табигатенең күркәмлеген, замандашларыбызның тынычлыкны яклап көрәшүләрен тасвирлый. Бер-бер артлы авторның "Яз күрке" ("Краса весны") ,"Кырлар сәламе" ("Привет с полей") "Төнге яшен" ("Ночная молния"), "Минем романтикам" ("Моя романтика") шигырьләр җыентыклары дөнья күрә.

Александр Филиппов - Күренекле журналист, шагыйрь, язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре 1937 елда туа. Безнең укучыларбыз аны "Буранлы яшен", "Керәшен геройлары", "Карендәшләр" китаплары буенча да беләләр. Александр Сергеевич Казан дәүләт университетын тәмамлап, күп еллар журналистикада эшләп, үзенең бар гомерен матбугатка багышлады. Газетабызның махсус хәбәрчесе буларак, "Туганайлар" битләрендә шактый гына кызыклы материаллар бастырды. Шуларның иң җитдие, күләмлесе - керәшеннәр арасыннан чыккан СССРның армия генералы, Совет армиясенең Генераль штабы, Оператив идарәсе начальнигы, Бөек Ватан сугышы елларында Сталин белән янәшә торып эшләгән, Варшава Договоры илләренең Берләшкән Кораллы Көчләр штабы, Ялта һәм Постсдам халыкара конференцияләрендә катнашкан, Җиңү ордены белән бүләкләнгән бердәнбер генерал, керәшеннәр арасыннан чыккан бөек шәхес Алексей Антонов турындагы әсәре булды.

Луиза Янсуар - 1981 елның 13 августында Луиза Шарова ( Янсуар) туа. Казан дәүләт университетының татар филология, тарих һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлый. Филология фәннәре кандидаты. «Пробуждаются подснежники», «Прародина», «Дева-Лань», «Костры, пробужденные нами» китаплары авторы. 2000 елдан ТР Язучылар берлеге әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, Белла Әхмәдуллина исемендәге Россия-итальян премиясе лауреаты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты.