Актёрлар
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты булган керәшен актерлары бар. Алар - сәхнәбезнең якты йолдызлары.
Николай Дунаев — 1937 елның 3 маенда Зәй районы Әхмәт авылында туа. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты иде. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Актерлык хезмәте белән бергә театр өчен пьесалар тәрҗемә итә. Моннан тыш Казан мәдәният һәм сәнгать университетында профессор булып эшли, актерлык осталыгына укыта. Күренекле, киң диапазонлы артист. Артист образларының нечкә тойгыларын, психологик кичерешләрен халыкка тулысынча җиткерә ала. 2022 елның 30 октябрендә 85 яшендә Казанда мәңгелеккә күчә. Казанның Курган зиратында җирләнә.

Вера Минкина — 1918 елның 9 сентябрендә Чистай районының Бахта авылында дөньяга килә. Вера Егоровна — драма артисты, 1952-2011 елларда Камал театры актрисасы, ТАССР (1968) һәм РСФСР (1977) халык артисты. Казанга килеп Театр техникумына укырга керә, аны 1938 елда тәмамлый. Иҗат юлын Республика татар күчмә театрында башлый. 1952 елдан исә ул — Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисткасы. Биредә ул 60 тан артык ел хезмәт итә. Вера Минкина катнашкан спектакльләргә тамашачы яратып йөрде. Ул Мостай Кәримнең «Җырланмаган җыр» спектаклендә Гөлбикә, Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар» спектаклендә Гыйльмениса, Туфан Миңнуллинның «Гөргери кияүләре»ндә Палый һәм башка күп рольләрне үзенә генә хас осталык белән башкарды. Артистка 2011 елның 20 сентябрендә Казанда мәңгелеккә күчә.

Анатолий Богатырев — 1942 елның 12 апрелендә Татарстанның Алабуга районы Атиаз авылында туа. 1959 нче елда Алабуга культура — агарту училищесын тәмамлап, Минзәлә драма театрына эшкә килә һәм 30 ел гомерен шушы театрга багышлый. Беренче рольләреннән булган Х. Вахитның «Беренче мәхәббәт» драмасындагы Тәлгать образы аны сәләтле артист итеп таныта. Артист иҗат иткән образлар арасында аның соңгы рольләренең берсе — Ә.Гаффарның "Сары чәчәчк саплары«ндагы сәүдәгәр Байназаров образы кызыклы. Ул анда чын мәгънәсендә спектакльнең эчке пружинасын тәшкил итә. Анатолий Степанович Богатыревның уйнаган рольләре шактый күп. Аның мәдәниятебез алдында кылган хезмәтләре актерлык белән генә чикләнми. 1976 нчы елда, Анатолий Степанович үз җилкәсенә театр белән җитәкчелек итү вазыйфасын ала. Анатолий Степановичны Минзәлә театрыннан соң, язмыш сукмаклары 1989 нчы елда Түбән Камага китерә, ул анда Техника йорты директоры булып эшли башлый. Керәшен халык иҗатына багышланган кичәләрнең режиссеры да, алып баручысы да ул. 1979 нчы елда Анатолий Степанович Богатыревка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә. 2002 нче елның 15 нче августында ул безнең арадан китте.
Юрий Чуктиев — Татарстан Республикасының «Әкият» курчак театрында эшли. Татарстанның атказанган артисты.Театрда 1998 елдан бирле эшли. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты (1997) Юрий Чуктиев Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Бөтендөнья татар конгрессының «татар мәдәниятен, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклаган өчен» Рәхмәт хаты; бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган Бөтенроссия иҗат конкурсы лауреаты дипломы; ТР Мәдәният министрлыгының «театр сәнгате өлкәсендәге нәтиҗәле эше өчен» Мактау грамотасы; "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә«медале белән бүләкләнгән.

Олег Фазылҗанов — 1968 елның 10 мартында Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Казак Чаллысы авылында туган. Олег Фарук (Фаррух) улы Фазылҗанов (1968 елның 10 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Казак Чаллысы) — Әлмәт драма (1987 елда), Түбән Кама драма (2003 елда), Камал (2004 елдан) театрлары актеры, Татарстанның атказанган (2010) һәм халык (2023) артисты. Сигезьеллык мәктәпне, Казан театр училищесын тәмамлаган (1987). Казан дәүләт мәдәният институтында укый. 1987 елда Әлмәт татар театрында эшли башлый. 1987-1990 елларда хәрби хезмәттә була. 1990 елдан Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәсе каршындагы театр студиясендә, 1996 елдан Түбән Кама халык иҗат йортында артист-вокалист булып эшли. 2003 елда Түбән Кама драма театрында эшләп ала. 2004 елның августыннан Г. Камал исемендәге Татар академия театрында хезмәт итә. Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» спектаклендәге Күке Зарифы образы — актерның иң күренекле рольләренең берсе.
.jpg)
Артем Пискунов — 1989 елның 5 июнендә Татарстан АССР Мөслим районы Яңа Усы авылында биш балалы гаиләдә туган. Артем Олегович драма актеры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, «Тантана» (2014), Дамир Сираҗиев (2011, 2024), Муса Җәлил (2017) исемендәге премияләр лауреаты. Әтисе Олег Романович — керәшен, әнисе Гөлсинә Актаныш районы Гәрәй авылыннан, башлангыч класслар укытучысы. Казан театр училищесын, КФУ татар филологиясе факультетын тәмамлаган. 2008 елда Габдулла Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачылар театрына билгеләнә. Шул ук елны, Зөлфәт Закиров Мәскәүгә укырга кергәнлектән, бер урын бушап, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына күчә. Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Айгөл иле» романтик драмасында Ричард Галин ролен башкаруы танылу китерә. Театр белән Россия өлкәләрендә, Төркиядә, Бельгиядә гастрольләрдә була. Уильям Шекспирның «Гамлет»ында Гамлетны уйнау яңа уңыш китерә.

Юрий Павлов — 1987 елның 6 октябрендә Киров шәһәрендә туган. 2007 елда, Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, Түбән Кама татар драма театрында эшли башлый. Ә 2013 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын «Актерлык сәнгате» белгечлеге буенча тәмамлый. Бүләкләре: «Перспектива» — 2011 номинациясендә мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен ТР Хөкүмәте гранты, «Габдулла Тукай — тууына 135 ел» истәлекле билгесе (Р. Галиевның «Күкләр тарафыннан сайланган» спектаклен режиссер эше өчен) — 2021, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты — 2023.
