Гражданнар сугышы чорындагы батырлар
Габышев Иван Яковлевич (1887–1918). Казан губернасының Лаеш өязендәге Паново авылында туа. Казан приход мәктәбен тәмамлый. Беренче Бөтендөнья сугышында, Гражданнар сугышында катнаша. Англия интеревенциясе вакытында Әзербайҗанда Кызыл Армия бригадасының хәрби комиссары була. Бакуда совет власте бәреп төшерелгәч, кулга алына. Ул – 1918 елның 20 сентябрендә атып үтерелгән 26 Баку комиссарының берсе.
Домолазов Степан Васильевич (1885-1938). Казан губернасы Мамадыш өязенең Албай авылында туа. Гражданнар сугышында 2нче Армиянең Азин дивизиясендәге 39нчы укучы полкына җитәкчелек итә. Гражданнар сугышында катнаша, батырлыклары өчен өч мәртәбә “Сугышчан Кызыл Байрак” ордены белән бүләкләнә. 1923-1925 елларда ТАССР хәрби комиссары. Идел буе хәрби округы штабы хезмәткәре. 1937 елны Ватанга хыянәт итүдә гаепләнеп, НКВД тарафыннан кулга алына.1938 елның 30 январенда СССР Югары суды хәрби коллегиясе аны үлем җәзасына хөкем итә. Хөкем карары шул көнне үк үтәлә. 1956 елда аклана.
Енборисов Гавриил Васильевич (1858-1946). Хәзерге Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районындагы Арси-сюр поселогында туа. Оренбург казакларыннан. 1918 елның январеннан Оренбург казаклар гаскәре хәрби комиссиясе председателе. Енборисов үз якташларыннан – Верхнеуральск казакларыннан аклар хәрәкәтенең партизан отрядын оештыра. Генерал Г.Семёновның көрәштәше.
Корни́лов Лавр Гео́ргиевич (1870-1918). Усть-Каменогорскида тылмач нагайбәк-казак гаиләсендә туа. Рус-япон һәм Беренче Бөтендөнья сугышларында катнаша. III һәм IV дәрәҗә Георгий ордены кавалеры. Батырлыгы өчен алтын корал белән бүләкләнә. 1917 елның июль-август айларында – рус армиясе югары баш командующие.