Туганайлар

Татарстан

16+

Геройлар

Смирнов Георгий Семенович (1914-1941). Казан губернасының Мамадыш өязендәге Албай авылында туа. 1937 елны Оренбургта К.Ворошилов исемендәге 3нче хәрби очучылар мәктәбен тәмамлый. Көньяк фронтта, 50нче ерак очышлы бомбардировка аваиация дивизиясенең 81нче полкында звено командиры була. Лейтенант Георгий Смирнов 22 хәрби очышта дошман өстенә 17 тонна авиабомба ташлый һәм өч истребителен, дүрт танкын юк итә. 1941 елның 31 октябрь төнендә звено командиры кече лейтенант Георгий Смирнов командалыгындагы ТБ-3 самолёты экипажы сугышчан бурычны үтәп кайтышлый дошман утына эләгә. Хәзерге Ставрополь краеның Севрное авылы янында самолет җиргә төшә. Яраланган командир яна башлаган самолеттан экипаж членнарын алып чыгып, аларга тиешле ярәм күрсәтә. Үзе 9 ноябрьдә госпитальдә үлә. Лейтенант Смирнов ике мәртәбә – 1941 һәм 1942 елларда Совтелар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә, әмма ул документлар югала. Смирновның үлеменнән соң 67 ел үткәч, улы Геннадий Россия Президенты Влдаимир Путинга мөрәҗәгать итә һәм, нәтиҗәдә, Президентның 2008 елның 8 мартындагы 327нче указы белән, очучы Смирновка Россия Герое исеме бирелә. Алтын Йолдыз һәм Герой исеме Смирновның балаларына тапшырыла.

Додосов Иван Алексеевич (1989). Питрәч районының Питрәч авылында туа. 2010 елда Казан югары танк командирлары училищесын алтын медальгә тәмамлый. Ростов өлкәсенең Новочеркасск шәһәрендә урнашкан 33744нче хәрби частьның танк батальоны командиры. 1922 елда Украинадагы махсус хәрби операция барышында Попасная шәһәре тирәсендә каршы як көчнең оборонасын өзеп, безнең гаскәрләрнең алга баруын һәм Луганскиның бер өлешен азат итүне тәэмин иткәне өчен, майор Додосовка “Россия Федерациясе Герое” исеме бирелә. Подполковник Иван Додосов Алтын Йолдыз, Батырлык ордены, Суворов медале белән бүләкләнә.