Туганайлар

Татарстан

16+

Дан ордены кавалерлары

Алаев Михаил Константинович (1925-1945). Бөгелмә кантонының (хәзерге Әлмәт районы) Абдрахман волостена караган Васильевка авылында (керәшенчә Кизләү башы) туа. Старшина Алаев 1944 елның 19 июлендә – Украинаның Волын өлкәсендәге Любомль шәһәре, 1945 елның 14 январенда Польшаның Радом шәһәре өчен барган, ә 19 апрель-2 майда Берлин тирәсендәге сугышларда батырлыгы белән аерылып тора. Дан орденнарының тулы кавалеры. 1945 елның язында хәбәрсез югалган булып исәпләнә.

Басыйров Георгий Васильевич (1925-2009). Себер краеның Томск округындагы (хәзерге Кемерово өлкәсенең Ижморск районы) Теплоречка авылында туа. Сугыш башлангач, 16 яше тулмаган үсмер хәрби комиссариатка килә. 1942 елның июлендә хәрби хәзерлек үтеп, танкка каршы корал төзәүчесе белгечлеген үзләштерә. 1942 елның октябрендә 62нче армиягә җибәрелә. 1943 елның кышында “Боҗра” операциясендәге сугышта дошманның ике танкын, өч бронемашинасын сафтан чыгара. Сталинград сугышыннан соң, Владимир шәһәрендә танк мәктәбен тәмамлап, Т-34 танкы механик-йөртүчесе белгечлеген ала. 1944 елны сержант Басыйровны Баш командующий резервындагы 9нчы танк корпусына караган 95нче бригаданың 142нче батальонына билгелиләр. Аларның корпусы Беренче Белоруссия фронтына тапшырыла. 1945 елның 22 апрелендә аларның батальоны Берлинга бәреп керә. 30 апрельдә механик-йөртүче старшина Басыйровның Т-34 экипажы дошманның бер танкын, ике үзйөрешле артиллерия җайланмасын, дүрт артиллерия һәм бер зенит пушкасын, алты ДОТын, алты автомашинасын, 100дән артык солдат һәм офицерын юк итә. Дан орденнарының тулы кавалеры. I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән дә бүләкләнә.

Булатов Григорий Петрович (1925-1973). Урал өлкәсенең (хәзерге Свердловск) Черкасово авылында туа, аңа 4 яшь чагында гаиләләре Киров өлкәсенең Слободск шәһәренә күчә. Фронтта – 1944 елның апреленнән. Беренче Белоруссия фронтының 3нче удар армиясендәге 150нче укчы дивизиясенең 674нче полкы укчысы, аннан разведка взводына күчерелә. Рядовой-разведчик. 1945 елның 30 апрелендә Берлинда рейхстагны алуда катнаша, беренче булып рейхстагка кызыл флаг беркетә. 1945 елның 6 маенда 674нче укчы полк командиры Алексей Плеходанов рядовой Булатовка тутырган “Наградной лист”та язылган: “30.04.1945 елны 14 сәгатьтә Рейхстаг бинасына бәреп кергәч... иптәш Булатов, разведчиклар төркеме белән, 14. 25 сәгатьтә Рейхстагка кызыл байрак беркетте. Советлар Союзы Герое исеменә лаек”. Әмма рядовой Григорий Булатовка Советлар Союзы Герое исеме бирелми. Ул “Кызыл Байрак” ордены, III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Әмма үзе яшәгән шәһәрдә аның батырлыгына ышанмыйлар,“Гриша-Рейхстаг” кушаматы тагыла. Язмышы аянычлы чикләнә.

Габидуллин Михаил Семенович (1925-1965). Приморский крайда туа. 1943 елдан – фронтта. 674нче укчы полк разведчигы, рядовой. Полк разведка взводы командирының Рейхстагка кызыл Байрак беркетү өчен сайлап алган төркемдә рядовой Михаил да була. III дәрәҗә Дан ордены, “Кызыл Байрак” ордены белән бүләкләнә.

Едиханов Андрей Иванович (1924-1991). Волгоград өлкәсенең хәзерге Палласовский районындагы Бурсы авылында туа. 1942 елдан – фронтта. Өлкән сержант. Беренче Белоруссия фронтының 28нче армиясендәге 130нчы укчы дивизиягә караган 151нче аерым разведка ротасында отделение командиры. Дан орденнарының тулы кавалеры.

Захаров Пётр Иванович (1917-1981). Вятка губернасының Алабуга өязендәге Олы Шүрнәк авылында туа. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә полклары чигенгәндә әсирлеккә эләгә. 1942 елның языннан Белоруссиядәге 5нче партизан отрядында дошманга каршы сугыша. Тиешле тикшерүне узганнан соң, 334нче укчы дивизиянең 1126нчы полкына алына. Орудие расчеты төзәүчесе була. Яралана, госпитальдә дәвалана. Сугышны 39нчы армиянең танкка каршы артполкында артиллерия батареясе өлкән разведчигы булып дәвам итә. Көнчыгыш Пруссия өчен барган сугышларда батырлыгы белән аерылып тора. Сержант. Дан орденнарының тулы кавалеры. Сугыштан соң Магнитогорск шәһәрендә яши.

Игошев Григорий Егорович (1925-1995). Оренбург өлкәсенең (хәзерге Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы) Фершампенуаз авылында туа. 1942 елда 1нче гвардия һава-десант дивизиясенә билгеләнә. Гвардия өлкән сержанты. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Өченче Украина фронтының 438нче артиллерия полкы взводы командиры Игошев 1945 елның 24 июнендә Мәскәү шәһәренең Кызыл Мәйданда уздырылган Җиңү парадында катнаша. 

Кадыйров Анатолий Николаевич (1921-1944). Төмән өлкәсендәге Тобольскида туа. Гаиләләре Камешково поселогына күченгән. 338нче укчы дивизиянең 1138нче полкы разведчигы. Дан орденнарының тулы кавалеры Кадыйров II дәрәҗә Ватан сугыш ордены, Кызыл Йолдыз белән  бүләкләнә. Өлкән сержант Кадыйров 1944 елның 19 нояберндә һәлак була.

Князев Семен Евдокимович (1915-?). Уфа губернасының Минзәлә өязендәге Әхмәт авылында туа. 1942 елдан – фронтта. 56нчы укчы дивизиянең 213нче полкында батарея орудиесе командиры була. Баш командующий Сталинның 1944 елның 13 октябрендәге приказы белән, өлкән сержант Семён Князевка, Латвиянең башкаласы Рига шәһәрен азат иткәндәге батырлыгы өчен,  Рәхмәт белдерелә. III дәрәҗә Дан ордены, ике “Кызыл Йолдыз” ордены, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.

Костин Яков Дмитриевич (1917-1993). Уфа губернасының Бакалы авылында туа. Беренче Белоруссия фронтының 69нчы армиясендәге 370нче укчы дивизиянең 1234нче полкы укчы ротасында отделение командиры була. Кече сержант. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Дан орденнарының тулы кавалеры.