Туганайлар

Татарстан

16+

Дин

Барлыгы 44 керәшен авылында һәм шәһәрләрдә (Казан, Түбән Кама, Чаллы, Чистай) чиркәү яки иман йорты бар. Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясендә 20 керәшен священнигы хезмәт итә. Шуларның 11е – керәшен приходларында, калганнары – келәүләр чиркәү-славян телендә алып барыла торган рус телле приходларда.1 4 керәшен приходында, даими рәвештә, келәүләр алып барыла (10ысында – чиркәү-керәшен, 4есендә – чиркәү-славян телендә). Бүгенге көндә керәшен приходларының 27се – вакантлы, ягъни аларда чиркәү яки иман йорты булса да, үз священниклары юк. Келәүләр 24 приходта – үзләренә беркетелгән священниклар тарафыннан, ә 3есендә сирәк кенә алып барыла.