Керәшеннәрнең бәйрәм-йолалары
Керәшеннәрнең бәйрәм, йола-гадәт көннәре календаре. Элгәредән һәрбер бәйрәмдә тиешле йола үткәрелгән. Әлеге бәйрәмнәр хәзер дә керәшеннәр тарафыннан искә алына яки зурлап үткәрелә.
Туым бәйрәме (Рождество) – 7 гыйнвар.
Нардуган – Рождестводан соң Качмануга кадәр үткәрелә.
Качману (Крещение) – 19 гыйнвар.
Май чабу (Масленица) – Олы көнгә җиде атна калгач бер атна була.
Бәрмәнчек атнасы (Вербное воскресенье) – Олы көнгә бер атна калгач була.
Олы көн – иске стиль буенча 22 марттан 25 апрель арасындагы якшәмбе көннәрнең берсенә туры килә. Яңа стиль күчерү өчен 13 саны кушыла.
Язгы Микулы – 22 май.
Симек – олы көннән соң җиденче кечатна (пәнҗешәмбе) көнне Тройсынга ике көн калгач була.
Тройсын – Олы көннән соң 7 атна узгач, 50нче көндә була.
Питрау – 12 июль.
Элҗен – 2 август.
Баллы Спас (Беренче Спас) – 14 август.
Алма Спасы (Урта Спас) – 19 август. Чикләвек Спасы (Соңгы Спас) – 29 август.
Кече Покрау – 11 октябрь.
Олы Покрау – 14 октябрь.
Көҗмә-Демьян – 14 ноябрь.
Кышкы Микулы – 19 декабрь.