Туганайлар

Татарстан

голосования

Онлайн-тавыш бирү "Кряшен чибяре-2022"

05 июля 2022, 17:59

ИГЪТИБАР!
Онлайн-тавыш бирүдә җиңү конкурсантка бәйгенең үзендә өстенлек яки өстәмә баллар бирми. Тавышларны ялган ысул белән (накрутка) җыю тыела.

"On-line кряшен чибяре" номинациясе җиңүчесенең исеме 16 июль көнне Җөри авылында уза торган "Питрау" республикакүләм керәшен мәдәнияте фестивалендә игълан ителәчәк. Шулай ук, "Кряшен чибяре" конкурсының төп җиңүчесе дә 16 июльдә билгеле булачак.
Онлайн тавыш бирү 16 июль көнне 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.

Конкурста 12 керәшен кызы катнаша.

Лидия МИХАЙЛОВА

Лидиягә 21 яшь, Кукмара районының Югары Чура авылыннан. Сәрдекбаш авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Тегәргә ярата.

Светлана ИВАНОВА

Светланага 18 яшь, Мамадыш шәһәреннән. 11 класс тәмамлаган. Фотолар төшерергә һәм бию белән шөгыльләнергә ярата. Киләчәктә табиб һөнәрен үзләштерергә тели.

Алёна ЕВДОКИМОВА

Алёнага 23 яшь, Мамадыш районының Шәдче башы авылыннан. Быел Казан федераль университеты филиалы булган Алабуга институтындагы филология һәм тарих бүлегенен тәмамлаган. Шигырьләр яза, Алабугада "университет" мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучы булып эшләгән.

София КОМИССАРОВА

Софиягә 21 яшь, Яр Чаллы шәһәреннән. "Башлангыч класс укытучысы" белгечлеге буенча квалификациясе бар. Шәһәрдәге керәшеннәрнең мәдәният, тел һәм гореф-гадәтләрен яратучыларның "Игәнәй" клубы активисты. Китап укырга ярата.

Светлана ЕГОРОВА

Светланага 21 яшь, Түбән Кама районының Троицк поселогыннан. Казан федераль университетының музыка бүлегендә 3 курс тәмамлаган. Җырларга ярата.

Вероника СТЕПАНОВА

Вероникага 20 яшь, Балык Бистәсе районының Казаклар-Чаллысы авылыннан. Казан дәүләт энергетика университетының "Аквакультура һәм су биоресурсы" дип аталган экология юнәлешендә 3 курс тәмамлаган. Авылның "Йолдызчык" яшьләр фольклор ансамбленә йөри.

Эльвина САМОЙЛОВА

Эльвинага 18 яшь, Түбән Кама шәһәреннән. Казан сәүдә-икътисад техникумында "визажист" белгечлегенә укый. Хатын-кызларга макияж ясый.

Ксения АЛЕКСАНДРОВА

Ксениягә 16 яшь, Менделеевск районының Сәйтәк авылыннан. 9 класс тәмамлаган. Кул эшләре белән шөгыльләнә. Авылның "Карендәшләр" фольклор ансамбленә йөри, җырларга ярата.

Эльза ГОРДЕЕВА

Эльзага 19 яшь, Балык Бистәсе районының Үри Чаллысы авылыннан. Казанда медицина колледжында укый, сәүдә үзәгендә эшли. Җырга гашыйк, күп кенә конкурслар җиңүчесе.

Татьяна ЕФИМОВА

Татьянага 27 яшь, Балык Бистәсенең Казаклар Чаллысы авылыннан. Казанда кондитер булып эшли. Авылның "Йолдызчык" яшьләр фольклор ансамбленә йөри.

Регина МУХИНА

Регинага 16 яшь, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан. Казан социаль-гуманитар техникумында 1 курста укый. Авылның "Сәяр" халык ансамбле җыручысы.

Алёна АРХИПОВА

Алёнага 17 яшь, Мамадыш шәһәре, 10 классны тәмамлаган. Волейбол һәм баскетбол белән шөгыльләнә. Музыка мәктәбенең бию классын кызыл дипломга тәмамлый.

25-26 июнь көннәрендә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә конкурсның сайлап алу һәм әзерлек этаплары узды. Финал 8 сынаудан торачак. Бу хатка тулырак уку өчен шушында басыгыз.

 

"Туганайлар" газетасы "Кряшен чибяре - 2022" конкурсының "On-line кряшен чибяре" номинациясендә җиңүчене билгеләү өчен, тавыш бирү этабын башлый. Тавыш бирү нәтиҗәсендә, җиңүче кызга "On-line кряшен чибяре" исеме бирелә. Финалистлар турында тулырак уку өчен, шушы язмага басарга кирәк
6973 кеше тавыш бирде