Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Соңгы кыңгыраудан – соңгы аваз

Май ахырында, елдагыча күзләрне чылатып, күңелләрне җилкетеп, якты хәтирәләрне яңартып, соңгы кыңгырау чыңлады. Мәктәпне тәмамлауга, укучылар бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек атмосферасына чумды. Әлбәттә, һәр чыгарылыш сыйныф укучысына әлеге сынаулар көчле басым ясап торалар. Өйгә кайтсаң да шул турыда сүз бара, мәктәп турында әйтәсе дә юк инде... Имтиханнарга кадәр үк баш...

Май ахырында, елдагыча күзләрне чылатып, күңелләрне җилкетеп, якты хәтирәләрне яңартып, соңгы кыңгырау чыңлады. Мәктәпне тәмамлауга, укучылар бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек атмосферасына чумды.
Әлбәттә, һәр чыгарылыш сыйныф укучысына әлеге сынаулар көчле басым ясап торалар. Өйгә кайтсаң да шул турыда сүз бара, мәктәп турында әйтәсе дә юк инде... Имтиханнарга кадәр үк баш бер кат кайнап чыгарга өлгерә. Башкача мөмкин дә түгел. Яхшы уку йортына кереп, югары белем аласың килә икән, ни генә булуга да карамастан, имтиханнар яхшы нәтиҗә китерергә тиеш. Элеккеге вакытлардагыча, әти-әнинең бер-ике үгезен, тавык-казларын тапшырып кына эш пешмәячәк. Шуңа күрә, укучылар белән беррәттән әти-әниләр дә ут эчендә яши. Бары имтиханнар китергән яхшы нәтиҗәләр генә меңәрләгән утлы йөрәкне тынычландыра ала. Әлеге нәтиҗәләр шулай ук мәктәп тормышына да йогынтысыз калмый. Баллар югары булса борчу-мәшәкать тә әзрәк, ә түбән булса - киресенчә. Уйлап карасак, бер имтихан нәтиҗәсе кеше тормышына нинди йогынты ясый. Ниһаять, 2015 елның да БДИ (ЕГЭ) нәтиҗәләре билгеле булды. Күпләр җиңел сулап, шатланып, якты киләчәккә өметләр баглый, планнар кора. Беренче чиратта, бу вакыйгалар чыгарылыш класс укучыларына кагыла. Әлеге нәтиҗәләр кечкенәдән хыялланган уку йортына кертә, яки киресенчә, бер уйламаган уку йортына илтә дә куя. Бу көннәрдә мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре гөрләячәк. Бу уңайдан кайбер укучылар белән сөйләшеп, киләчәккә планнарын белештек.
Марианна Чулкова (Кукмара районы, Поршур авылы):
- Соңгы звонок күз яшьләрсез генә узмады...Күңелле дә булды, моңсу да. Мәктәпне 4,5 билгеләренә тәмамладым. Экзаменнарны яхшы билгеләргә биргәнемә сөенеп бетә алмыйм. Бер уйлаганда, котолдым дисең, ә икенче уйлаганда, сагыначакмын...
Киләчәккә планнарга килгәндә, балачак хыялым тәрбияче булу. Шуңа да, әлеге юнәлештә китәрмен, дип уйлыйм.
Лиана Антонова (Сарман районы, Ләке авылы):
- Укуны яхшы гына тәмамлавыма шатланам, классташларымнан аерылу бик ямансу. Тизрәк укырга кереп, музыка буенча белемемне арттырып, җырчы булу хыялымны чынга ашырасым килә. Алабуга музыка колледжына укырга керәм. Бер караганда, уку елы бетү бик күңелле, чөнки җәйге каникуллар. Шулай да, минем өчен бик ямансу. Олы тормышка аяк басарга ярдәм иткән өчен, әти-әниемә, музыка укытучым Расиха апага, класс җитәкчесе Светлана Григорьевнага һәм мәктәп администрациясенә бик зур рәхмәтлемен.
Лена Борисова (Мамадыш районы, Владимир авылы):
- Барлык экзаменнар да яхшы нәтиҗә китерде. Алга таба Казанга китәргә җыенам, уку йортын сайлый алмадым әле. Экономика яки менеджмент буенча китәрмен, дип уйлыйм. Мәктәпне алтын медальгә тәмамладым. Соңгы звонок бәйрәме дә бик күңелле булды, ләкин ахырда еламыйча түзеп булмады... Инде студент та булып карыйсы килә. ЕГЭга әзерлек нык булды, репетиторларга да күп йөрергә туры килде. Экзаменнар бик авырга туры килсә дә, хәзер шатлыгымның чиге юк!
Аида Кирушина (Мамадыш районы, Албай авылы):
- Экзаменнар сөенечле хәбәрләргә бай булуы белән истә калды. Киләчәктә үземнең тормышымны инглиз теле укытучысы яки тәрҗемәче бу
ларак күз алдыма китерәм. Инглиз теленнән беренче белем бас кычларын Светлана Владимировна Никифорова бирде, ә инде шушы белемне тагын да үстерер гә үзебезнең туганыбыз, инглиз теле фәне белгече Нурия Нургалиевна Григорьева ярдәм итте. Мин аларга чиксез рәхмәтлемен! Мәктәпне бишле билгеләренә генә тәмамладым. 9 сыйныфка кадәр Албай мәктәбендә укыдым, ә 11не Усали мәктәбендә бетердем. Ике мәктәптә дә укыткан укытучыларга рәхмәтем чиксез! Биргән белемнәре, тәрбияләре туры юлдан гына алып барыр, дип ышанам!
Мәктәптә үрнәк була алган кебек, барган җирләрегездә дә үзегезне бары яхшы яктан гына күрсәтергә тырышыгыз. Зур уңышлар һәм ак юл сезгә!
Надежда ТОКРАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев