Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Чаллыда керәшен яшьләре җыены

Быелның 14 феврале керәшен яшьләре өчен икеләтә бәйрәм булды. Беренчедән, Гашыйклар көнен бәйрәм итсәк, икенчедән бу көнне Чаллы шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында керәшен яшьләре форумы үтте. Форумга Казан, Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш шәһәрләреннән, Зәй, Балык Бистәсе, Кукмара, Тукай, Бакалы районнарыннан яшьләр җыелган иде. Җыенның нәкъ тә Гашыйклар көненә туры китерелүе...

Быелның 14 феврале керәшен яшьләре өчен икеләтә бәйрәм булды. Беренчедән, Гашыйклар көнен бәйрәм итсәк, икенчедән бу көнне Чаллы шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында керәшен яшьләре форумы үтте.

Форумга Казан, Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш шәһәрләреннән, Зәй, Балык Бистәсе, Кукмара, Тукай, Бакалы районнарыннан яшьләр җыелган иде.

Җыенның нәкъ тә Гашыйклар көненә туры китерелүе юкка гына түгел иде, билгеле. Күпме егет-кызларыбыз үз тиңнәрен таба алмыйча йөри. Әлеге очрашулар да яшьләргә бер-берсен табарга булышмый калмас. Әле бер генә керәшен җыенының да уңай нәтиҗәләрсез калганы юк. Казанда узучы шул ук керәшен яшьләре форумнары инде ничәмә керәшен егет-кызларын таныштырып, кавыштырырга өлгерде. Әлеге нәтиҗәләр бик сөендерә. Яңа дуслар, парлар табу теләге каядыр читтә йөргән керәшен егет-кызларын да шушы очрашуларга китерә.

Беренче эш итеп, килгән делегатларны Халыклар дуслыгы йортында эшләп килүче керәшен йортына кунакка чакырдылар. Тәбикмәк, кайнар чәй белән һәр кунакка сый-хөрмәт күрсәттеләр.

"Бүгенге дөньяда Интернет аша гына танышып, яшәп булмый, җыелышып аралашырга кирәк. Монда сузылган дуслык җепләре үссен, ныгысын, алга таба да үзенең нәтиҗәләрен бирсен", - диде яшьләргә Чаллы керәшен оешмасы җитәкчесе Виталий Агапов.

Алга таба сүзне инде бер ничә ел рәттән яшьләр оешмасы советының координаторы булып торган Алена Кудряшева алды.

Узган 2014 ел Чаллы яшьләре өчен бик уңышлы булган. Иң актив оештыручы булып Артур Салахиев танылган. Олылар белән ансамбльгә дә, авылларга концерт белән дә йөри, үзе белем алган уку йортының җәмәгать эшләрендә дә җитешә, "Җанагай" ансамбленә дә катнаша икән.

Январь аенда Казан шәһәрендә узган "Туым җондозы" конкурсында Чаллылар призлы урыннар алып кайтканнар. Узган елны "Питрау чибәре" конкурсында Алина Ахметшина-Майорова белән Алена Кудряшева катнашып, Алена "Иң оста керәшен биюен башкаручы" номинациясенә җиңүче булып, ә Алина 3 урынны яулап, "Мисс Татарстан" бәйгесендә катнашу хокукына ия булдылар.

Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: керәшен атнакөн мәктәбе Чаллыда иң алдынгы мәктәпләр исемлегендә.

Бу турыда "Бәрәкәт" яшьләр оешмасы җитәкчесе Алиса Спиридоновада әйтеп китте:

"Әлеге актив яшьләр көтмәгән җирдән барлыкка килмәгәннәр, билгеле. Аларны атнакөн мәктәбе тәрбияләгән. Шуңа күрә дә безнең бүгенге көндә актив эш күрсәтерлек яшьләребез бар! Керәшен хәрәкәтенең тамыры нәкъ тә Чаллы шәһәренә тоташа. Монда керәшен җәмгыятендә күп еллар актив эшләгән һәм эшләүче ветераннар яши һәм без алардан үрнәк алабыз."

Яшьләр тугыз кешедән торган яңа координацион Совет сайладылар. Аның җитәкчесе Совет утырышында билгеләнәчәк.

Киләсе 2015 елның 14 февралендә дә чаллылар яшьләрне кабат бергә җыярга планлаштыралар икән. Ләкин әлеге очрашу башка типта булыр дип көтелә. Анда Россиянең төрле почмакларында яшәүче керәшен яшьләреннән торган КВН командалары катнашачак. Шуңа да теләге булган яшьләргә хәзердән үк әзерләнә башларга бик вакыт. Керәшен яшьләре арасында әлегә күзәтелмәгән әлеге яңалык күпләрне кызыксындырыр, дип уйлыйм.

Икенче өлеш концерт номерлары белән башланды. Чаллылар безгә, берсеннән берсе моңлы җырлар, дәртле биюләр бүләк итеп, кашыкларда, гармунда уйнау осталыкларын да күрсәттеләр. Ул гына да түгел, Казан делегациясе дә чаллыларга бүләк йөзеннән махсус җыр әзерләп килгән иде.

Иң ахырда безне керәшенчә дискотека көтә иде. Төрле кызыклы уеннарда катнашып, күңел ачтык. Иң мавыктыргыч тоелганы, минемчә, күкәй тәгәрәтү булды. Башта парлап-парлап кызлар ярышты, аннан егетләр үзара көч сынашты.

Керәшеннәрдә шулай гомердән-гомергә "рәт җөргәннәр". Республика зур, яшьләр күп. Казанга, Чаллыга җыелырга барысының җае булмаска да мөмкин.

Киләсе җыен кайда булыр икән? Яшьләр һәрвакыт әзер!

Надежда ТОКРАНОВА

Чаллы-Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев