Татарстанда тагын кайсы трассаларда камералар куялар - исемлек
Әлеге система машиналарны буеннан буена контрольдә тотачак
Республиканың ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов Татарстанның тагын биш төбәк юлында «тоталь контроль» камералары эшли башлаячагын "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында сөйләгән. Бу турыда "Интертат" хәбәр итә.
Камераларны Казан – Шәмәрдән, Чистай – Түбән Кама, Казан – Малмыж, Шәле – Саескан Тавы һәм Чаллы – Зәй – Әлмәт юлларына куячаклар. "Әлеге җайланма аларны буеннан буена контрольдә тотачак", - дип әйткән ул.
«Тоталь контроль»дә камералары датчик узган вакытта уртача һәм моменталь тизлекне үлчи. Әлеге система җиңел транспортны йөк автомобильләреннән аерырга мөмкинлек бирә.
2018 елда тоталь контроль системасы Казан – Оренбург һәм Казан – Ульяновск трассаларында урнаштырылган.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев